Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы

“Тукай- милләтнең милли хисен уятучы халык шагыйредер… Тукай — татар мәдәниятенә онытылмаслык байлыклар бирүче бер татар төзүчеседер…”- дип язып калдырган атаклы язучы Гаяз Исхакый. Әйе, чыннан да Габдулла Тукай- шагыйрь генә түгел, әдәбиятка караган тәнкыйть мәкаләләре белән чыгыш ясаучы да.  Ә иң мөһиме, татар милләтен күтәрүче, дөньяга ачык йөз белән баручы, татар милләтенең миллилеген исбат итеп иҗат итүче, көрәшүче шагыйрь буларак танылган ул безләргә. Шунлыктан әлеге фәнни-тикшеренү эшен без татар халкының йөзек кашы булган – “Габдулла Тукай шигъриятендә милләт язмышы”на багышларга булдык.

Максатыбыз – татар милләтенә карата Тукай тудырган һәм хәзерге заман сәясәтен ачыклау.

Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

-Татар милләте мәгънәсен чагылдырган шигырьләрен тирәнтен анализлау, билгеле бер системага салу.

— Әсәрләренең уртак эчтәлеген, бәйләнешләрне табу;

-XX гасыр башы татар әдәбиятында әдипның төп темасын, идеясен, идеаль героен ачыклау.

Белгәнебезчә, XIX йөзнең  икенче яртысы һәм  XX йөз башы татарларның  уяну, милләт булып формалашу, милли азатлык өчен көрәш башлау чоры иде.

Татар милләте ─   хокуклары чикләнгән, изелүче милләт. Менә шул  чорда милли аң уяна, милли хисләр куера, гомумән милләт идеясе игътибар үзәгенә алына.

Тукай үзенең бер мәкаләсендә менә болай ди: “Без милләткә әдәбият гөл-сулары  сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә  йомшак җил истерик һәм авызына  иттихад  вә иттифакъ  сулары салыйк;  җан рәхәте булган  музыкалар илә дәртләндерик, хәтта  рәсемнәр илә  милләтнең  үз сурәтен  үзенә күрсәтик; тәмам  күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.”

Нинди тирән мәгънәле сүзләр… Габдулла Тукай үз бәхетен дә  тулаем  милләт иминлеге  белән генә  тәэмин ителә  дип инанды.

Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта,  милләтем;

Саулыгың ─ минем саулык, авыруың –минем авыруым.

дип яза “Милләткә” дигән шигырендә Тукай. Бу юллардан күренгәнчә, автор татар милләте өчен янып көя, аның белән бергә “чәчәк ата”, милләтебез кытлык кичергәндә, ул да авырый.

Чынлап та, Тукайның  бар  уе милләттә, халыкта булды. Ул  — милли шагыйрь. Үзе яшәгән  елларның  бер генә хәл-әхвәленә, игътибарны җәлеп итәрлек  бер генә вакыйгасына да  битараф калмый. Ул милләтебезнең  кол хәлендә  яшәвенә сызлана, аның бәхетле, ирекле чагын күрергә тели.

Кайчан соң, и фәкыйрь милләт, бәһарең!

Кайчан китәр кичең, килер нәһарең?

дип, халкы өчен яз, якты көннәр килүен теләп, күп санлы әсәрләрен иҗат итте.

Мәсәлән “ Дусларга бер сүз” шигырендә лирик геройның хисләре, уйланулары милләт хәле белән бәйләнгән. Әсәрнең беренче строфасында ук шагыйрьне кулына каләм алырга мәҗбүр иткән сәбәпнең татар халкының кимчелекләре, җитешсезлекләре- наданлык, түрәләрдән изелү, халыкның ваемсызлыгы — “Милләт ертыгы”булуы хәбәр ителә:

Ушбу милләт ертыгының җөен җөйлим,-

Җебем – кара, инәм каләм булсын имди.

Габдулла Тукай милләткә метафора белән бәя бирә. Метафорасы – ертык өс киеме. Кием ертыгы – милләтнең кимчелеге. Җөе – кимчелекне бетерү чарасы.

Биредә милли чынбарлыктагы кимчелекләргә, җитешсезлекләргә мөнәсәбәт белдерү генә түгел, ә алардан котылу, авыр хәлдән чыгу юллары тәкъдим итү,  күрсәтү алгы планга чыга. Тукай татарларны берләшергә чакыра. Берләшүнең максаты – белем алып, башка милләтләр дәрәҗәсенә җитү, милләтне якларлык кешене депутат итеп сайлау, депутат ярдәме белән бергәләп азатлыкка ирешү.

Барып керик хөрриятнең кочагына,

Тәрәкъкыйнең күкләренә очмагына;

Бу егетләр безне дөнья оҗмахына

Кулдан тотып җитәклиләр, белсәң имди!

Әлеге шигырьдә табылган идея башка әсәрләрнең дә эчтәлеген тулыландырып киләләр. “Иттифакъ хакында” шигырендә дә  — мин-минлек, йокы, наданлык кебек милләтне алга барырга комачаулаучы өч сыйфат турында яза да, аннан котылу чарасын да җиткерә. Төп фикерен әсәрнең исеменә үк куя. “Иттифак” – берләшү дигән сүз. Димәк, Тукай киң юлга чыгуның төп шарты берләшү, үзара дуслашу дип исәпли. Ләкин, Тукай фикеренчә, бердәмлеккә наданлыкны җиңү юлы белән генә ирешергә мөмкин.

Якты  көннәр алда әле,

Җәһел безне алдалый;

Бүлик без бер алманы

Биш кисәккә, бәдәвам.

“Сөткә төшкән тычкан” шигыренең дә алдагы әсәрләр белән бәйләнеше бар. Автор монда да киңәш бирә, яхшы булырга чакыра. Сабырлык, чыдамлык, ныклык сыйфатлары да милләткә карыйлар һәм мәгърифәт, азатлык, активлык сыйфатларының дәвамы булалар.

И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!

Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә гайрәт, сөбат!

“Сөбханалла,сөбхалалла” шигырендә Тукай үзен белемле дип мактанган кешенең шул ук вакытта наданлыгын күрсәтсә, “Йокы”   шигырендә исә белем алырга тиешле кешеләрдән, алар бернәрсә белән дә кызыксынмаганга астыртын көлә.

Безне адәм иткән йокы,

Адәмне алга иткән йокы,

Илтеп күккә җиткән йокы,-

Йокы, йокы, йокы.

“Печән базары, Яхүд яңа Кисекбаш” әсәрендә сүзнең мин-минлек турында баруын күрү кыен түгел. Шагыйрь татар милләтенең, алга киткән милләт халыклары кебек, үз язмышын үзе хәл итәрлек, дәртле, белемле булуын тели. Күпләрнең битарафлыкларына, горурлыкларын югалтуларына, юк эшне бар итүләренә борчыла. Шуңа күрә бу поэмада авторның көлкесе аның борчылуына, хәсрәтенә төренгән.

“Көз” шигырендә сурәтләүләрнең һәрберсендә милләткә бәйле мәгънә ята. Мәсәлән, “Озак тормас, килер ак тунлы кыш та” сүзләре – милләт  тормышы тагын да начарланыр мәгънәсен бирә, “Китә башлады инде бездән кошлар”сүзләреннән матурлык китә мәгънәсе чыга дип тә әйтергә мөмкин. Шагыйрь көз турында яза, ләкин күз алдында милләтнең аяныч хәлен тота.Торгынлык, битарафлыкны ул  салкын көз белән тиңләштерә.

“Государственная думага”шигырендә шагыйрь крестьяннарга җир бирүне бик хаклы рәвештә ирек бирү белән бәйли. Ирек халык сайлаган депутатлар таләбе белән реформа нәтиҗәсендә генә алынырга мөмкин дип уйлый. Ләкин Думага дәгъвасын шагыйръ дәвам итә. Залим башлыкларны эштән алмаган өчен гаепли. Хакимиятне кулына ала алмаганга  битәрли.Соңгы юлларында исә ул турыдан –туры татар халкына мөрәҗәгать итә.Үз хакларын якларга куша.

 

Әйдә, дустлар, бер тибрәник,

Акны Тәңре яклар бит,-

Ах син, Дума, Дума, Дума,

Барлык гайрәтең бума?

Ирек-җир өчен, коллыктан арыну өчен көрәшүне гаделлек дип бәяли.

“Өзелгән өмид” шигыре алда карап киткән әсәрләреннән аерылып тора. Моңа кадәр Габдулла Тукай татар милләтенең уянып та тиз арада мәгърифәт юлыннан китүенә, ирек алуына ышана иде, хәзер ул милләтне корыган агач белән тиңләштерә, “бер генә юк җанлысы, яфраклысы”, -дип, герой моңы милләткә ишетелмәвенә үкенә.

Күпме моңлансам кунып агачлар өстенә,

Барсы корган – бер генә юк җанлысы, яфраклысы,..

Әдәбиятның чишмә башы булган Тукайның иҗаты тулысы белән милләт язмышына багышланган дисәк тә булыр.  Аның шигырьләрендә кат-кат сурәтләнгән геройлар —  надан, мактанчык, ваемсыз кешеләр. Алар, күреп торабыз, фәкать кире геройлар гына була алалар. Димәк, уңай герой шул сыйфатларның киресенә ия булырга тиеш дигән нәтиҗә табигый рәвештә сорала.

Ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә!

Милләтнең чире – керешмәүдәдер эшкә,-

дип язды Г.Тукай “Бу көннәрдә…” дип башланган шигырендә һәм “эшкә керешкән” уңай герой сыйфатларын Хөсәен Ямашевта күрде. “Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” шигырендә аның башкаларга үрнәк булырга тиешле герое – ярлыны да, байны да бер күрүче, көрәшче һәм акыл иясе, мин-минлек чире белән авырмаучы кеше.

Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд:

Карны-бозны ул ничек эртә көлеп һәм нур коеп.

Шулай ук, әдип  Шиһабетдин Мәрҗәнине дә “бәһа җитмәс кыйбат шәхес” дип атый.

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкьдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше.

Г.Тукайның  әлеге шәхесләргә мөнәсәбәте уңай, аларны хөрмәт итә һәм безгә үрнәк итеп куя, аларга охшарга тырышыгыз дип өнди. Х.Ямашев белән Ш.Мәрҗәни XX гасыр башының уңай геройлары. Һәм алар безнең милли геройларыбыз, чөнки аларның халкыбыз, милләтебез өчен башкарган эшләре бихисап.

Бүгенге көндә дә татар милләте һәм аның милли хәрәкәте тирән кризис кичерә. 90 еллардагы милли күтәрелеш дулкынында ул чорда яшәгән буынның үткәндәге татар мәдәнияты белән кызыксынуы иң югары ноктасына җиткән булса, бүгенге көндә елдан- ел кире чигенү процессы бара. Моннан берничә ел элек кенә шәһәрдә үскән татар балалары татар мәдәниятен белмиләр дип кайгырсак, бүгенге көнгә бу процесс авылларга да үтеп керә башлады. Безгә үз милләтебезне саклап калу өчен,  моннан 100 ел элек Тукай күтәргән проблемаларны тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк. Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтебез белән, тел белән горурланырга кирәк.Сүземне йомгаклап, барлык татар халкына күңелемдә туган шигырь юлы белән мөрәҗәгать итәм:

Күңелләргә Тукай салган нурны

Югалтмыйча бүген саклап калыйк.

Көрәшергә вакыт бар бит әле,

Соңга калмыйк, кардәш,

Соңга калмыйк!

Хисамова Алия Илдар кызы

Лениногорск муниципаль районы Урмышлы урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:  югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1Тукай Г.. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.-Казан:Татарстан Республикасы “Хәтер” нәш., 2002.

2.Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре.- Казан:”Мәгариф” нәш., 2003

3.Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман.-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.

Updated: 25.02.2018 — 11:15
RUZALIA.RU © 2018 Материалларны кулланганда сайтка сылтама куегыз!!!
Яндекс.Метрика