Баһаветдинов Гыйльми Абзал улы

1923 елның февралендә хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Сарабиккол авылында туган.

Кызыл армиягә 1942 елны алынган. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышында . 1944 елдан КПСС әгъзәсы.

1259 нчы укчы  полкның пулемет расчеты командиры сержант Баһаветдинов 1944  елның 10июнендә Карел бугазы оборонасын өзгән вакыттагы сугышларда  дошманның ныгытмаларына беренче булып  ташланып ,башкаларны да үз артыннан иярткән.Дзотка гранталар ыргытып, взодның алга баруын тәэмин иткән. Сафтан чыккан командирны алыштырып, сугышчыларны күп тапкыр һөҗүмгә  күтәргән. Ике тапкыр яраланса да, сугыш кырыннан китмәгән. 1945 елның 19 мартын Данциг тирәсендә һәлак булган. СССР Югары Советы Президиумы  Указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое бирелгән. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Сугышлар булган урында җирләнгән.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ