Иң зирәк укучы (бәйге)

Student Taking a Test Clipart

Иң зирәк укучы!

(татар теле һәм әдәбияты фәне буенча)

1тур:Сайлап алу туры.Сорауларга җавап биреп, балл җыйган укучылар алдагы уенга үтәләр.

  1. Кешенең якын дусты.
  2. Әкиятләр гадәттә ничек башлана?
  3. Нинди кошлар бер малайны канатларына утыртып алып китәләр?
  4. Кәҗә белән сарыкның капчыгында ниләр бар?
  5. Яңа ел агачы?
  6. Бөтен гаилә белән тартып чыгара торган яшелчә?
  7. Салават күперендә ничә төс?
  8. Әнинең әтисе кем була?
  9. ТР гербында нинди җәнлек сурәтләнгән?
  10. Елда ничә көн?
  11. Хат ташучы кош?
  12. Шалканны тартканда кыздан соң кем килә?
  13. 2013 ел нинди ел?
  14. Универсиада нәрсә ул?
  15. Бүләк таратучы бабай.
  16. Казан артында нәрсә бар? (н хәрефе)
  17. Татар халкының милли аяк киеме (читек)
  18. Кешенең нәрсә белән булса да мавыгуы (хобби)
  19. Татарстан президенты? (Р.Миннеханов)
  20. Казандагы иң зур мәчет(Кол Шәриф)

2 тур: Тукай иҗаты буенча сораулар.

1.Г.Тукайның туган елы (1886, 26 апрель)

2.Г.Тукай туган авылы? (Кушлавыч)

  1. Тукайны бала чакта ничек атыйлар? (Апуш)

4.Тукай ничә яшьтә ятим кала?

  1. Әти-әнисенең исеме? (Мөхәммәтгариф, Мәмдүдә)

6.Аның турында кайсы язучы биографик әсәр язган? (Ә.Фәйзи)

7.Г.Тукайның кайсы әсәре татар халкының гимнына әверелгән (Туган тел)

  1. Тукайның Казанга килүе кайсы әсәрендә тасвирлана? (Пар ат)
  2. Быел Тукайның тууына ничә ел була? (127)
  3. “Шүрәле” поэмасында кайсы авыл турында сүз бара? (Кырлай)

11.Җаекта нинди мәдрәсәдә укый (Мотыйгия)

  1. Усал карчыкның исеме? (Шәрифә)

13.Тукайның  соңгы сулышы кайчан өзелә?

14.Тукай әсәрләре?(Су анасы, шүрәле, һ.б.)

  1. Алтын таракның онытылып калган урыны?(Басма)

16.Кәҗә кемгә әйтеп сакалын селкетә? (Галигә)

  1. Тукай ничә ел яшәгән? (27)
  2. Ул шүрәленең бармагын кыскан(Былтыр)

19.Тукайга багышланган ничә музей бар (2, Кырлай, Казан)

  1. Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясен татар язучыларыннан кемгә бренче бирәләр? (Ә.Фәйзи “Тукай” романы өчен 1958)

 

3 тур: Татар теле буенча сораулар. Иң күп балл җыючы 5 кеше катнаша.

  1. Мәгънәдәш сүз? (синоним)
  2. Дөрес язуны өйрәнә? (орфография)
  3. Тәмамланган уй -фикерне белдерә? (Җөмлә)
  4. Сүздәге авазларның төшеп калуы? (Редукция)
  5. Төзелеш сүзе синонимның касы төре? (Ирен гармониясе)
  6. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы ? (алфавит)
  7. Тартыклар нинди төргә бүленә (Яңгырау, саңгыру)
  8. Татар телендә ничә сузык аваз бар?(12)
  9. Алгы рәт сузыклар алар нинди сузыклар? (нечкә)
  10. Аваз белән хәреф арасында нинди аерма бар?(Әйтелеш белән язылышта)
  11. Баш кисәкләр (Ия, хәбәр)
  12. Нинди авазларны шаулы диләр? (Саңгырау)
  13. Бер составлы җөмлә дип ……- (баш кисәкләрнең берсе генә килгән җөмлә атала)
  14. Хәлнең ничә төре бар? (8)
  15. Сүзләр арасында нинди бәйләнешләр килә? (Ияртүле, тезүле)
  16. Иярченле кушма җөмләнең төре? (аналитик, синтетик)
  17. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләр нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә? (тезүче теркәгечләр)
  18. Катлаулы тезелмә дип нәрсә атала? (2 дән артык хәбәрлекле үзәктән торган җөмлә)
  19. Туңдырма –туңдырма – болар нинди сүзләр? (омоним)
  20. Мин татар телен яратам җөмләсендә татар телен сүзе җөмләнең нинди кисәге? (тәмамлык)
  21. Татар телендә ничә сүз төркеме? (13)
  22. Затланышлы фигыльләр? (хикәя,боерык, шарт)
  23. Тартым белән төрләнә? (исем)
  24. Зат-сан белән төрләнә? (фигыль)
  25. Һәм нинди сүз төркеме?(Җыючы теркәгеч)

4 тур: 3 кеше катнаша. Әсәрләрне таны уены.

1.Ничек тә булса, Мәрфуга апага үземнең батыр икәнемне, һөнәрле икәнемне күрсәтү уеннан мин кайта алмадым. Моның өчен мин аның өйдән чыгуын саклап тордым да, чыкканын күргәч, койма башына менеп киттем. (“Нәҗип” Ф.Әмирхан)

2.Үги әбинең 6 күгзрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине  еласам – юатучы, иркәләним дисәң – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә , төркәннәр. (Г.Тукай “Исемдә калганнар”)

5 тур: Мәкальнең дәвамын әйт

1.Инсафлының ( теле саф)

2.Тел белемнең ачкычы (акылның баскычы)

  1. Телләр белгән (ил ачар)

4.Белмимнең (белеме артмый)

5.Эшле кешегә көн җитми (эшчезгә көн үтми)

6.Әдәп башы  (тел)

7.Телең белән ашыкма, (эшең белән ашык)

8.Һәр илнең ачкычы (тел0

  1. Уңган кеше – алтын кеше, (ялкау кеше-ярты кеше)

10.Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел)

 

6.тур:  Сүзләрнең фразеологизмнарын әйт.

Качу – табан ялтырату

Алдау – Кәкре каенга терәү.

Уйлау – баш вату

Тәмле – тел йотарлык

Шатлану – түбәсе күккә тию

Дәшмә – авызга су кабу

Бик тиз – күз ачып йомганчы.

Ялганлау – борчак сибү

Булышу – кул арасына керү

Дус булмау – борчак пешмәү.

Ахырда иң күп балл җыючы соңгы бала “Иң зирәк  укучы”

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ