Мурзин Ибрай Хөсәен улы

1916 елда хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Иске Шөгер авылында крестьян гаиләсендә туган.1941 нче елда Совет Армеясендә хезмәт итә.

158 нче гвардия артиллерия полкында, орудие командиры гвардия өлкән сержанты Мурзин 1945  елның  1 февралендә беренче булып үзенең тубы белән Призен  бистәсе тирәсендә сугышкан.

Җәяүле гаскәр сафларында хәрәкәт итеп, туп расчеты белән әлеге торак пунктны азат ителүдә катнашкан. Дошманның 3 пулеметын һәм бер рота чамасы  солдатларын юк иткән.1945 елның 10 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Ленин, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары,  медальләре белән бүләкләнгән. 1946 елның гыйнварында фаҗигале рәвештә һәлак була.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ