Сүз төркемнәренә сәяхәт

Максат: 1.6нчы сыйныфта сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне кабатлау һәм ныгыту.

  1. Алардан гамәли файдалана белү күнекмәләре булдыру, сөйләм һәм язу телен үстерү.

3.Эстетик тәрбия бирү, телне тирәнтен өйрәнү ихтыяҗы тудыру.

Дәрес тибы: Кабатлау һәм ныгыту дәресе.

Дәрес методы: Эвристик, тикшеренү һәм әңгәмә методлары.

Дәрестә кулланылган алымнар: Сорау-җавап, карточкалар белән эш, уен аша белемне      бәяләү, тактада эшләү.

Җиһазлау: Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек- “Мәгариф” 2006; Татар теле – теория, күнегүләр, тестлар – Ч.М.Харисова. “Мәгариф” 2006; Ребус, биремле ромашка чәчәге, карточкалар.

Дәрес планы.

I.Оештыру моменты:

1) дәрескә кереш.

2) ребус чишеп дәреснең темасын табу.

  1. Белемнәрне ныгыту этабы:
  • ромашка уены.(Сорауларга җавап бирү)
  • сүзлек диктанты яздыру, биремен үтәү.
  • карточкалар белән эш.

III.Дәресне йомгаклау этабы:

  • сүз төркемнәренең схемасын төзү.
  • дәрескә нәтиҗә ясау, билгеләр кую.
  1. Өйгә эш бирү этабы:
  • сүз төркемнәрен яңадан кабатларга.
  • карточкадагы биремнәрне дәфтәрләргә үтәргә.
  • барлык сүз төркемнәрен кертеп хикәя язырга.

Дәрес барышы:

Укытучы: Хәерле көн, укучылар.Дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресебез бик күңелле булыр. Чөнки уеннар уйнап, алган белемнәребезне искә тәшерербез, ныгытырбыз. Иң элек, сез, менә бу ребусны чишеп, үзегез дәреснең темасын табарга тиешсез

Ребус эленә. Укучылар теманы табалар. Җавап бирәләр.

Укытучы: Молодцы. Дөрес чиштегез. Димәк, бүгенге дәресебезне сүз төркемнәрен кабатлауга багышлыйбыз.

  • Нәрсә соң ул сүз төркемнәре? Кайсыгыз җавап бирә?

 Укучы: Мәгънәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр сүз төркемнәре дип атала.

Укытучы:Дөрес. Телебездә ничә сүз төркеме бар, нинди группага бүленәләр.

Укучы: 13 сүз төркеме бар.Алар 3 зур группага бүленәләр: Мөстәкыйль сүз төркемнәре, бәйләгеч сүз төркемнәре Һәм модаль сүз төркемнәре.

Укытучы: Хәзер ромашка уены уйнап алыйк әле. Бу ромашка гади генә чәчәк түгел, һәрбер таҗында биремнәре бар.Сез бер таҗны алып, биремен үтәргә тиеш буласыз.

 Ромашка уены.Сорауларга җавап бирү.

1)мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз һәм билгеләмәсен әйтегез.

Мөстәкыйль сүз төркемнәре дип –сөйләм оештыручы һәм аерым сорауга җавап биреп, җөмлә кисәге булып килә торган сүз төркемнәрен атыйлар. Аларга исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык,фигыль, аваз ияртеме керә.

2)бәйләгеч сүз төркемнәре дип нәрсә атала һәм төрләре?

Мөстәкыйль мәгънәле сүзләрне узара бәйләүче сүзләр- бәйләгеч сүз төркемнәре дип атала.Аларга бәйлекләр һәм теркәгечләр керә.

3)модаль сүз төркемнәре дип нәрсә атала? Төрләре.

Сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерүче сүзләр модаль сүзләр дип атала. Аларга модаль сүз, ымлык, кисәкчә керә.

4)нәрсә ул аваз ияртеме?

Кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга һәм төрле предмет, табигать күренешенең тавышларына охшатып ясалган сүзләр- аваз ияртеме дип атала. Аларның ике төре бар: — Аларны ишетеп була (шап-шоп, дөп-дөп)

                                         -Аларны күреп була (Җем-җем, елык-елык)

5)Фигыльнең ничә төркемчәсе бар?

8 төркемчәсе бар.Затланышлы фигыльләрдән: боерык, хикәя, шарт, теләк фигыль.

Затланышсыз фигыльләрдән:сыйфат фигыль, хәл фигыль, исем фигыль,инфинитив.

6) фигыль нинди грамматик билгеләргә ия?

— Эш-хәл, хәрәкәтне белдерә; зат-сан, заман белән төрләнә,барлыкта-юклыкта килә.

7)сыйфатларның грамматик үзенчәлеге?

Алар предмет һәм затны белдерә; гади, чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәдә килә; асыл (предметның төп билгесен белдерә, мәс. Яшел кыяр, киң елга) һәм нисби (бер предметның икенче предметка булган мөнәсәбәтен билге итеп белдерә,мәс.җәйге һава, әдәби әсәр) төрләргә бүленә.

8)рәвешләрнең грамматик үзенчәлеген әйтегез.

Рәвеш – эш яки хәлнең билгесен белдерә.Башка мөстәкыйль сүз төркемнәреннән аерылып тора торган үзенчәлеге – ул төрләнми торган сүз төркеме.6 төркемчәгә бүленә: саф рәвеш, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын, сәбәп-максат рәвешләре.

9)Нәрсә ул алмашлык? Төркемчәләре.

Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз – алмашлык дип атала. Алар 7 төркемчәгә бүленә:Зат алм., күрсәтү алм., билгеләү алм., сорау алм., юклык алм., билгесезлек алм., тартым алм.

10) сан турында ниләр беләсез?

Предметның санын, исәбен белдерә, ничә? Ничәшәр? Һ.б. сорауларга җавап бирә.

5 төркемчәгә бүленә: төп сан, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны. Ясалышы ягыннан – тамыр, кушма, парлы, тезмә саннар бар.

11) исем нәрсә белән төрләнә?

Килеш, тартым белән төрләнә.Берлек һәм күплек санда килә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәренә бүләләр.

12)теркәгечнең төре?

2 төргә бүленәләр: — Тезүче теркәгечләр (җыючы, каршы куючы, бүлүче)

                             — Ияртүче теркәгечләр(чөнки, әгәр, гәрчә, гүя, ки, гүяки)

13) бәйлек. Аларның төркемчәләре?

Бәйлек – иярүче кисәкне ияртүче кисәккә бәйли. 3 төркемчәгә бүленә: — баш килешне сораучы бәйлекләр (белән, кебек)

  • юнәлеш килешне сораучы бәйлекләр (таба, күрә, каршы)
  • чыгыш килешне сораучы бәйлекләр (башка, бирле, соң, элек, тыш, үзгә)

14) нәрсә ул ымлык?

        Кешенең эчке кичерешләре аша чынбарлыкка мөнәсәбәтне белдерүче сүзләр ымлык дип атала. Мәс. Ах, на-на, пес-пес.

  • нәрсә ул кисәкчә? Төркемчәләре?

Аерым сүзнең яки җөмләнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә  торган сүзләр – кисәкчә дип атала. 8 төркемчәгә бүленә: — көчәйткеч кис.: иң, чалт.

  • чикләүче кис.: гына, генә.
  • Сорауны белдерүче: -мы,-ме, мени.
  • Якынлык, ераклык, тизлек кис.:да, дә, та,тә,ук.
  • Раслаучы, ныгытучы кис.:бит, ич, ла,лә.
  • Үтенү, теләкне белдерү:әле, инде, санә,че.
  • Инкарь итү, юклык: һич, түгел.

16) хәбәрлек сәзләр турында ни беләсез?

Сөйләмгә кирәклек, тиешлек, раслау, кире кагу төсмерен бирә торган сүзләргә әйтәләр.(мөмкин, кирәк, ярый, ярамас, тиешсез)Бу сүзләр мөстәкыйль һәм модаль мәгънәле сүз төркемнәре арасында торалар. Алар еш кына килеш, тартым, заман һәм зат-сан кушымчалары белән кулланыла.Шулай итеп, алар җөмлә кисәкләре дә булып килә, сөйләүченең чынбарлыкка мөнәсәбәтен дә белдереп килә.

  • модаль сүз нәрсә ул?

Фикер чынлыгын раслый яки икеләнү төсмерен белдерә торган сүзләр – модаль сүзләр дип атала. (Дөрес, әлбәттә, шиксез, шаять, бәлки, ахрысы, бугай, ихтимал)

Укытучы: Шулай итеп, сүз төркемнәре буенча алган белемнәрне кабатлап чыктык. Хәзер шул белемнәрне ныгыту өстендә эшләрбез.

Сүзлек диктанты яздыру:

 Нәкъ, әлбәттә, ялт-йолт, зәгыйфь, унбер, кемдер, барчасы, юу, хәтле, әмма, берьюлы.

(Укучылар язып бетергәч, алдан әзерләп куйган тактадан хаталарын тикшерәләр һәм нинди сүз төркемнәре булуын язып чыгалар. 1 укучы тактада тикшерсә дә ярый.)

— Хәзер һәрберегез  дәфтәрләрдә мөстәкыйль эшли. Биремнәренең авырлыгына карап, төрле дәрәҗәдәге карточкалар таратам. Берсен эшләп бетергәч, икенчесен алырсыз.

Укытучы: Дәресебез ахырына якынлашып килә.Укучылар, буген без нәрсә турында сөйләштек? (җавап бирәләр)

Алган белемнәребезне йомгаклап, сүз төркемнәренең схемасын тактада бирик. ( 1 укучы тактада сыза, сөйли

Укытучы: Молодцы.Дәрестә актив катнашып утыручыларга билгеләр куям. Киләсе дәресләрдә дә актив булырга. Ә хәзер өй эшләрен язабыз.

  • сүз төркемнәрен кабатларга.
  • Карточкадагы биремнәрне язмача эшләргә.
  • Барлык сүз төркемнәрен кертеп хикәя язып килергә.

— Дәрес бетте. Чыгарга мөмкин, сау булыгыз

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ