Тест 7 класс

  1. Ия җөмләнең

-хәбәрен генә;

-иярчен кисәкләрен;

-барлык кисәкләрен үзенә ияртә.

 

2.Иягә бирелгән ялгыш аңлатманы күрсәтегез.

— ия – башка барлык кисәкләрне үзенә ияртүче баш кисәк;

— ия – башка барлык кисәкләргәиярүче баш кисәк;

— ия – эш-хәлне үтәүче мәгънәсендә баш килештә килгән кисәк

 

3.Хәбәргә дөрес бирелгән билгеләмәне күрсәтегез.

— ия турында яңалык хәбәр итә, аңа ияреп килә;

— хәбәр башка барлык җөмлә кисәкләрен ияртә;

-хәбәр ияне ияртеп килә.

 

4.Ия белән хәбәр арасына сызык куела, чөнки

— икесе дә җөмләнең баш кисәкләре;

— икесе дә исем һәм исем мәгънәсендәге сүзләр белән бирелгән;

— икесе дә җәмләнең башка кисәкләрен ияртеп килә.

 

5.Аергыч ачыклаган исем

— сыйфатланмыш;

— саналмыш;

— аерылмыш дип атала.

 

6.Аергыч белдерелә

— сыйфат һәм сан белән;

— барлык сүз төркемнәре белән;

— сыйфат фигыль белән.

 

7.Иртәнге таң нурыннан уянды ромашкалар(М.Җ.) җөмләсендә билгеләнгән сүз

— хәл;

— аергыч;

— хәбәр булып килгән.

 

8.Тәмамлык җөмләнең

— фигыль белән белдерелгән кисәген;

— исем белән белдерелгән кисәген;

— теләсә кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәкне ачыклый.

 

9.Тәмамлыкның

— ике;

— өч;

— дүрт төре бар.

 

10.Туры тәмамлык

— баш килештәге;

— төшем килештәге;

— баш һәм төшем килешләрендәге исемнәр һәм исемләшкән сүз төркемнәре белән белдерелә.

 

11.Сагындырды әнкәемнең иркәләп уятуы җөмләсендәге билгеләнгән сүз

— аергыч

— тәмамлык

— ия булып килгән

 

12.Әти хат укый җөмләсендәге билгеләнгән сүз

— ия

— туры тәмамлык

— кыек тәмамлык булып килгән.

 

13.Сөйләүче өчен билгелерәк булган әйбер турында әйткәндә, туры тәмамлык

— баш килештәге исем белән;

— төшем килешендәге исем белән;

— икесе белән дә белдерелә.

 

14.Туры һәм кыек тәмамлыклары булган җәмлә:

— Зөһрә Русланны авызы ачкан килеш тыңлады;

— Ул Зәһрәнең күзләренә туры карарга кыймады;

— Зөһрә әнисенә Русланны әләкләү өчен йөгереп китте.

 

  1. Ул тагын күзләрен ачты җөмләсендә билгеләнгән сүз

— чыгыш килешендәге исем б\н белдерелгән кыек тәмамлык;

— баш килештәге исем б\н белдерелгән туры тәмамлык;

— төшем килешендәге исем б\н белдерелгән туры тәмамлык;

 

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ