Яницкий Василий Иван улы

1916 елның 28 февралендә Лениногорск районы Иске Куак авылында туа. 1940 елдан Совет Ариясе сафларында. Очучылар хәзерләү югары курсларын тәмамлый, Киев хәрби округының 227 нче авиациясе полкы хәрби очучысы була. 1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында. 52 нче бомбага тоту авиаполканың  эскадрилья командиры урынбасары өлкән лейтенант Яницкий дошманның күп кенә аэродромнарын һәм гаскәрләрен юк […]

Яковлев Евстафий Григорий улы

1914 елның 27 апрелендә Лениногорск районы Сходнево-Чертанла авылында туа. Милләте Чуаш. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша.1943 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Яковлевның сугыш юлы Кавказдан алып, Германиянең башкаласы Берлинга кадәр сузыла.1945 елның 16 апрелендә 1054 нче укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Яковлев Одердан Берлинга таба ясалган һөҗүмдә […]

Халиуллин Мисбах Халиулла улы

1916 елның 12 мартында Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. 1940 елда Энгельс шәһәрендә хәрби очучылар мәктәбен, 1941 елда Хәрби Һава көчләренең Югары штурман мәктәбен тәмамлаган. 1943 ел маеннан Бөек Ватан сугышында. 783 нче штрумлау авиациясе полкында эскадрилья командиры копитан Хәлиуллин  1945 елның апрель аена кадәр дошманның ныгытмаларын һәм гаскәрләрен штурмлау өчен 88 сугышчан очыш ясаган, […]

Халиков Ислам Рәхим улы

1918 елның 15 ноябрендә Лениногосрк районы Иске Шөгер авылында туган. 1939 елда Совет Армиясендә. 1941 елдан Бөек Ватан сугышларында катнашкан. 83 нче диңгез укчы бригадасында танкларга каршы көрәшүче аерым артиллерия дивизионда туп командиры өлкән сершант Халиков Днестр елгасы тамагын кичкәндә, Бессарабияне азат иткәндә батырлык күрсәткән. 1944 елның 29 августында, Успенка авылы өчен барган сугышта зур […]

Баһаветдинов Гыйльми Абзал улы

1923 елның февралендә хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Сарабиккол авылында туган. Кызыл армиягә 1942 елны алынган. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышында . 1944 елдан КПСС әгъзәсы. 1259 нчы укчы  полкның пулемет расчеты командиры сержант Баһаветдинов 1944  елның 10июнендә Карел бугазы оборонасын өзгән вакыттагы сугышларда  дошманның ныгытмаларына беренче булып  ташланып ,башкаларны да үз артыннан иярткән.Дзотка […]

Гафиятуллин Газиннур Гафиятулла улы

1923 елның 13 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Сугышлы авылында туган.Бераздан аларның гаиләсе Бөгелмә районына  күчеп киткән. 1941 елның июленнән- фронтта. 2 нче Балтыйк буе фронтының 22 нче армиясендә 37 нче укчы дивизиягә керүче 20 нче полкның  отделение командиры урынбасары сержант  Гафиятуллин 1944 елның 14 гыйнварында  Овсище авылы өчен барган һөҗүм сугышында отделениесе белән  […]

Хайретдинов Әкрәм Минһаҗ улы

1924 елда Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылында туган. 1943 елдан Хәрби Диңгез флотында 1943 елдан Бөек Ватан сугышында. 1944 елның 26 матрында 384 нче аерым диңгез пехотасы батальоны хәрби – диңгез базасы, Кара диңгез флоты пулеметчысы мотрос Хәйретдинов  өлкән лейтенант К.Ф.Ольшанский җитәкчелегендәге десант отряды белән Николаев шәһәре портына дошман тылына төшерелгән. Ике тәүлек дәвамында отряд […]

Ушполис Григорий Сауль улы

1923 елның 26 декабрендә Литва Республикасының Игналин районы Яңа Даугелишкэй авылында туган. Милләте яһүд. Совет Армиясе сафларына Лениногорск районыннан алына. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 нче Балтыйк буе фронтының 2 нче гвардия армиясе 16 нчы укчы дивизиясендәге 249 нче укчы полкта орудие командиры ефрейтор Ушполис  1944 елның 12 октябрендә Неман елгасы буендагы Пачечяй торак пункты […]

Заварыкин Иван Александр улы

1916 елның 23 октябрендә Лениногорск районының Иске Куак авылында креятьян гаиләсендә туа. 1936 елдан Совет Армиясендә. 1938 елда Энгелс хәрби авиация училищесын тәмалаган. Бөек Ватан сугышы башлануга  — фронтта. 4 нче Украина фронты составындагы 8 нче һава армиясенең 7нче штурм авияциясе корпусына караган 206 нче штурм авияциясе девизиясенең 806 штурм авияциясе полкы командирының һава –укчы […]

Денисов Иван Федор улы

1924 елның 19 декабрендә Яңа Писмән  эшче гаиләсендә туа. Совет Армиясендә 1941 елдан. Бөек Ватан сугышында 1941 елның декабреннән. 1943 елда Моршанск пулемет-миномет училищесын тәмамлый. 102 гвардия укчы полкның автоматчылар взводы командиры гвардия өлкән лейтенанты И.Денисов взводы Польшада Магнушев плацдармы өчен көрәшләрдә 1944 елның 1 августында беренчеләрдән булып Висла елгасын кичә. Дошманның каршылыгын җиңеп, полкның […]

Страница 3 из 41234
RUZALIA.RU © 2018 Материалларны кулланганда сайтка сылтама куегыз!!!
Яндекс.Метрика