Татар әдәбиятында Газинур Гафиятуллин образы

 

Кереш

Тиздән, ягъни 2015 елда, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша.   Безгә бу җиңү җиңел бирелмәде. Сугыш безнең илебезгә авыр яралар, күп югалтулар алып килде. Гитлерчылар йөз меңләгән шәһәрләрне, авылларны яндырдылар. Безнең илдә кайгы күрмәгән өй, гаиләне, әтисен яки әнисен, улын яки кызын, абыйсын яки апасын, дустын югалтмаган кешене табу бик кыен. Җиңү безгә бик кыйммәткә төште. Шуңа күрә дә без бу көннәр турында, геройларыбыз турында онытырга тиеш түгел. Шунлыктан әлеге фәнни-тикшеренү эшен без якташыбыз, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллинга багышларга булдык.

Максатыбыз – татар әдәбиятында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин образы бирелешен тикшерү.

Максаттан чыгып без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:

— Газинур Гафиятуллиның тормыш юлын өйрәнү;

— Гамил Афзалның “Газинуртурында баллада”сына анализ ясау;

— Г.Әпсәләмовның “Газинур” романына һәм И.Сираҗинең “Сержант” драмасына әдәби күзәтү ясау һ.б.

Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – татар әдәбияты, предметы – Гамил Афзалның “Газинур турында баллада”сы, Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” романы, Искәндәр Сираҗинең  “Сержант” драмасы.

Әлеге эшне башкарганда күзәтү, гомумиләштерү, тикшеренү, эзләнү һ.б. метод-алымнар кулланылды.

Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлешнең ике бүлегеннән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.

Фәнни-тикшеренү эшен башкарганда Г.Афзал, Г.Әпсәләмов һәм И.Сираҗи әсәрләре, Әдәбият белеме сүзлеге, Дания Заһидуллина һәм А.Г.Яхин хезмәтләре, җирле материаллар  файдаланылды.

1 бүлек. Газинур Гафиятуллинның тормыш юлы

Газинур Гафиятуллин 1913 нче елның 13 нче гыйнварында Татарстан Республикасының Лениногорск районы Сугышлы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Балачагы бик авыр үтә. Газинур туган көнне әтисе өйдә булмый. Гафиятулла абый патша армиясендә хезмәт итә торган була. Сугыш башлангач, аны Кавказга җибәрәләр. Ул анда чолганышка эләгә. Яраланган килеш өенә көч-хәл белән кайтып җитә һәм шунда ук ятакка ята. Олы күңел күтәренкелеге аңа кабат аягына басырга ярдәм итә. Ләкин, күп тә үтми, котычкыч ачлык килә. Ул Газинурның әнисен якты дөньядан алып китә.

1930 нчы елда Иске Исак болыннарында 30 йорттан гына торган  Яңа Сугышлы авылы үсеп чыга. Иң беренче килеп утыручылар рәтендә атсыз Гафиятуллиннар гайләсе була. Гафиятулла абый һәм аның 17 яшьлек улы Газинур. Алар үзләренә, зур юлдан ерак булмаган, урман кырыенда җир сайлыйлар. Әтисенә сыер көтүе көтәргә ярдәм итеп, Газинур үз ипи кисәген үзе табып ашый. 6 яшьтән әнисез калган малай, наз күрмичә үсә.

Көндезләрен колхоз эшләре, кичләрен йорт мәшәкатләре булганга күрә, авылда күңел ачулар булмый. Яшьләр генә, авыл кырыендагы аланчыкка җыелышып, тальян гармун астында җырлаганнар, күңелләрен бушатканнар, биегәннәр. Араларында кара күзле бер кыз бигрәкләр дә яхшы биегән. Ул биегән чакта, дус кызлары түгәрәктән артка чигенгәннәр, ә егетләрнең  исә түбәтәйләре очып китә торган булган. Ләкин аңа да көндәш табыла, җиңеп тә чыга. Бәләкәй генә буйлы, җилкәләре киң булмаган, кузләреннән ягымлылык бөркелгән егет була бу. Шулай да җиңеп чыга бит! Юкка гына авыл Сугышлы дип аталмый.

Озакламый, ике биюче, Газинур белән Гильмура, гөрләтеп туй уздыралар, балалары туа.  Колхозда Газинур иң яхшы эшчеләрнең берсе була. Ул комсомолга керә һәм көчен кызганмыйча эшли. Кырда да, урманда  кышка утын әзерләүдә дә өлгерә. Урман промышленносте хуҗалыгындагындагы эш яшь колхозчы тормышында тирән эз калдыра. Ул монда укырга, язарга өйрәнә, беренче тапкыр зур, төрле милләтләрдән торган күп кешеле коллектив белән очраша.

“Икенче Бөек Ватан сугышы Газинурга хыялларын чынга ашырырыга ирек бирми, дип искә ала геройның тормыш иптәше Гильмура ханым,  – ул йорт салырга да өлгермәде, хаттә кече улын күрергә дә өлгермәде. Сугыш! Куркынычрак сүз юктыр…”

Сугыш башлангач, Гафиятуллин, хатыны һәм балалары белән хушлашып, беренче мобилизацияләнгән          группа белән Бөгелмә военкоматына бара. Сугыш башында ул санитар була, сугыш кырыннан яраланган солдатларны чыгарга. Аннан стрелок була.

Гафиятуллин гитлерчыларга каршы соңгы пулясы беткәнчегә кадәр торучы һүм беренче булып һөҗүмгә күтәрелүчеләрдән була. Командирлар оста солдатны күреп алалар һәм полклар мәктәбенә җибәрәләр. Аннан соң Гафиятуллинга сержант исеме бирелә, отделение командиры ярдәмчесе итеп билгеләнелә.

1944 нче елның 14 гыйнварында, 20 нче полк Овсище авылын алырга дигән приказ ала. Гафиятуллин отделениесендәге солдатлар беренче булып дошман траншейларына үтеп керәләр, бик күп фашистларны юкка чыгаралар. Ләкин, дзот җиимерекләре арасында бер пулемет атуын туктатмый. Совет солдатлары җиргә яталар. Карашы белән генә сугышчан иптәшләре белән саубуллашып, Гафиятуллин дзотка таба шуышып бара. Бу мизгелләрдә Газинур нәрсә турында уйлады икән? Моны инде беркайчан да белергә язмаган. Ул алга, пулеметка таба омтыла һәм амбразураны үз тәне белән каплый. Бер мизгелдә, куз алларында булган батырлыкны күреп, Гафиятуллинның полкташлары, берни дә туктата алмый торган, ярсулы һөҗүмгә күтәреләләр. Авылны алалар… Геройның тишкәләнгән тәнен күтәрргәч, анда 20 яра табыла. Татар батырын дуслары борынгы рус җире Псков областе Мякотино авылында җирлиләр.

2 бүлек. Матур әдәбиятта Газинур образы

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятарлык.

Муса Җәлил

2.1. Гамил Афзал “Газинур турында баллада”

Гамил Афзалның “Газинур турында баллада”сы исеменнән күренгәнчә, Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллинга багышланган.

Автор:

Газинур, Газинур

Таң таратты якты нур!

— дигән юлларны кат-кат кабатлый.  Димәк, төп фикер дә шушы юлларда. Г.Афзал Газинурны “якты нур” белән тәңгәлли. Таң вакытындагы якты нурлар бар халыкны иркәли, җылыта, сокландыра; Газинурның батырлыгы да һәр кешене сокландыра,   горурлык хисләре кичерергә мәҗбүр итә.

Шунда ук шагыйрь кайгылы хисне – югалту хисен дә китерә:

Матур уйлар уйлап,

Җиңү җырын җырлап,

Иптәшләрең кайтты

Юл буйлап, — ди.

Шушы юллар аша илнең батыр улы Газинурның кайтмавын, үлеп калуын ассызыклый. Әмма әсәр кайгылы рух белән сугарылмаган, киресенчә, баллада жанрына хас булганча анда горурлык, соклану хисләре өстенлек итә.

Г. Афзал Газинурны каушамас ир, батыр, ватаныбыз сөеп үстергән егет дип атый. Иленең бәхетен даулап чын ир булган, ди.Баллада киләчәккә өмет, югалту хисенә – юанычны табу белән тәмамлана:

Балкып үсәр гөлләр,

Тыныч яшәр илләр,

Яшь батырлар туар, Газинур!

Әлеге юллар аша Г.Афзал безне – киләчәк буын кешеләрен  Газинур кебек туган илне яратырга, халкыбызга хезмәт итәргә, лаеклы алмаш булырга чакыра.

2.2. Габдрахман Әпсәләмов “Газинур” романы

Якташыбыз Газинур Гафиятуллинга багышлап язылган әсәрләрнең иң күләмлесе, тирән эчтәлеклесе – ул, һичшиксез, Габдрахман Әпсәләмоның “Газинур” романы.

Романда Газинурның сугыштагы тиңдәшсез батырлыгы белән беррәттән, тыныч тормыштагы вакыйгалары – үсмер, яшьлек вакытларына да зур урын бирелгән. Газинур сугышта гына түгел, авылда да “батыр” – уңган эшче, нинди генә эш булмасын, көтү көтүме, мал караумы һ.б. ул аларның барын да яратып, күңел биреп эшли.

Романда ике сюжет сызыгы калку итеп бирелгән: беренчесе — Газинур һәм Бөек Ватан сугышы, икенчесе – Газинур һәм Миңнури мәхәббәте.

Бөек Ватан сугышында аның гади сугышчыдан сержант дәрәҗәсенә күтәрелүе, батырлыгы тәсфилләп сурәтләнгән. Газинур һәрвакыт сугышта, хәрби бәрелештә беренче сафта була, үзе артыннан көрәштәшләрен дә һөҗүмгә күтәрелергә өнди. Дәһшәтле сугыш елларында, моңарчы булмаган хәлләр алдында кешеләрнең төрлечә сыналуы да романда Газинур, Миңнури, Сәлим, Еатерина Павловна, Капитан образлары аша бик уңышлы бирелгән. Шунысын да искәртергә кирәк, әсәрдә А.Мотросов образы да гаять зур роль уйный. Дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган кыю егетнең  батырлыгы Газинурга нык тәэсир итә: “Менә кайда зурлык, көчле рух һәм илеңә бирелгәнлек”, — ди ул. Әсәр ахырнда үзенең туган иленә, сөекле халкына тугрылыгын дәлилләп Газинур Гафиятуллин дзотны күкрәге белән каплый, сугышчан дусларын көрәшкә күтәрә.

Нәкъ менә Г.Әпсәләмовның “Газинур” романы безгә якташыбыз Газинур Гафиятуллин шәхесен тулысынча, һәръяклап ачып бирә.

2.3. Искәндәр Сираҗи “Сержант” драмасы

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап Искәндәр Сираҗи Г.Әпсәләмовның “Газинур” романы буенча “Сержант”  драмасын язды. Әлеге спектакльне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәләштерде. “Сержант” драмасы – милләтебезнең каһарман улы – Советлар Союзы герое Газинур Гафиятуллиның үлемез батырлыгы турында сөйләүче баллада. Туган илен, туган халкын өзелеп яратучы яшь егетнең Бөек Ватан сугышында һәлак булуын тасвирлаган вакыйгалар Газинур Гафиятуллинның чын патриот икәнен күрсәтә. Газинурның яшьлек хыяллары, үзе чыгарган әкиятләре, шул әкият геройларының агачтан юнып ясалган сыннары – аның кыю йөрәкле, саф күңелле, оста куллы авыл егете булуы турында сөйлиләр. Сөйгән кызы Миңнури белән уздырган бәхетле минутлары, газиз туган ягы киңлекләренең, табигатенең  искиткеч гүзәллеге, авылдашлары белән уздырган кичке уеннар бервакытта да Газинурның исеннән чыкмый. Бар дөньяны хәсрәткә ураган коточкыч сугыш барышында алар аның җанын җылытып тора.

Драма җыр-бию (чынлыкта да Г.Гафиятуллин бик оста биюче, сөйләүче була), әкияти геройлар, мәхәббәт күренешләре белән үрелеп бара.

“Сержант” спектакленең тәрбияви тәэсире дә көчле: ул яшь тамашачылар күңелендә туган илгә мәхәббәт, тугрылык, горурлык хисләре уята алырлык, яшәешнең мәгънәсе турында уйландырырлык тирән эчтәлекле әсәр.

Йомгаклау

Без сугыш чорын күбрәк әдәби әсәрләр аша күзаллыйбыз. Язучыларыбыз аларны өйрәнгән, батырлыкларын, ил азатлыгы өчен көрәшүләрен безгә бәян иткәннәр.

Якташыбыз, Советлар Союзы герое  — Газинур Гафиятуллинның батырлыгын, тормыш юлын да без нәкъ менә югарыда карап киткән, Г.Афзалның “Газинур турында баллада”сыннан, Г.Әпсәләмовның “Газинур” романыннан, И.Сираҗинең “Сержант” драмасыннан беләбез.

Һәр өч әсәрдә дә герой-якташым кешегә хас булган иң күркәм сыйфатларга – туган илгә һәм халыкка бирелгәнлек, патриот, сугыш кырында һәм хезмәттә батыр, курку белмәс, олы җанлы, чын мәгънәсендә ГЕРОЙ итеп сурәтләнгән. Әлеге әсәрләр күтәренке рух, романтик пафос белән иҗат ителгән. Бу әсәрләрне укыгач, без тагын бер кат Г.Гафиятуллин батырлыгына сокландык. Шундый якташыбыз булуы белән горурландык.

Батырлык ул – ул рухи матурлык… Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре безнең көнгәчә килеп җиткән. Халкыбызның Газинур Гафиятуллин кебек ул һәм кызларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге күңелләрдән мәңге җуелмас. Алар беркайчан да онытылырга тиеш түгел!

Кыю үзең, тугъры сүзең

Әсәрләргә кергән Син.

Илемнең батыр егете –

Газинур Гафиятуллин!

Синең батырлыгыңны

Үрнәк итеп сөйлиләр.

Балалар башка сугышлар

Булмасын, дип телиләр.

Абдуллина Илсинә

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Афзал Г. Шигырьләр. I том., Казан: Тат.кит.нәшр., 1982. – 154 б.
  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231б.
  3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар кит.нәшр., 1990. – 238 б.
  4. Әпсәләмов Г. Газинур. Роман. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1979. – 398 б.
  5. Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш. Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 206 б.
  6. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д.Ф. Заһидуллина. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.
  7. Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н.М.Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.
  8. Лениногорск – родина 15 героев Советского Союза. – Лениногорск: изд. “Гузель”, 2010. – 20 стр.
  9. Яхин А.Г. Әсәргә анализясау/ Укытучы китапханәсе. Казан: Мәгариф, 2005. – 104 б.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ