1923 елның февралендә хәзерге Татарстан Республикасы Лениногорск районының Сарабиккол авылында туган.
Кызыл армиягә 1942 елны алынган. 1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышында . 1944 елдан КПСС әгъзәсы.
1259 нчы укчы полкның пулемет расчеты командиры сержант Баһаветдинов 1944 елның 10июнендә Карел бугазы оборонасын өзгән вакыттагы сугышларда дошманның ныгытмаларына беренче булып ташланып ,башкаларны да үз артыннан иярткән.Дзотка гранталар ыргытып, взодның алга баруын тәэмин иткән. Сафтан чыккан командирны алыштырып, сугышчыларны күп тапкыр һөҗүмгә күтәргән. Ике тапкыр яраланса да, сугыш кырыннан китмәгән. 1945 елның 19 мартын Данциг тирәсендә һәлак булган. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое бирелгән. Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Сугышлар булган урында җирләнгән.
Отправить ответ
Для отправки комментария вам необходимо авторизоваться.