Денисов Иван Федор улы

1924 елның 19 декабрендә Яңа Писмән  эшче гаиләсендә туа. Совет Армиясендә 1941 елдан. Бөек Ватан сугышында 1941 елның декабреннән. 1943 елда Моршанск пулемет-миномет училищесын тәмамлый.

102 гвардия укчы полкның автоматчылар взводы командиры гвардия өлкән лейтенанты И.Денисов взводы Польшада Магнушев плацдармы өчен көрәшләрдә 1944 елның 1 августында беренчеләрдән булып Висла елгасын кичә. Дошманның каршылыгын җиңеп, полкның башка подразделениеләренә дә кичүдә ярдәм итә. Советлар Союзы Герое  исеме аңа 1945 елның 24 мартында бирелә. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр  белән бүләкләнә.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ