Заварыкин Иван Александр улы

1916 елның 23 октябрендә Лениногорск районының Иске Куак авылында креятьян гаиләсендә туа. 1936 елдан Совет Армиясендә. 1938 елда Энгелс хәрби авиация училищесын тәмалаган. Бөек Ватан сугышы башлануга  — фронтта.

4 нче Украина фронты составындагы 8 нче һава армиясенең 7нче штурм авияциясе корпусына караган 206 нче штурм авияциясе девизиясенең 806 штурм авияциясе полкы командирының һава –укчы хезмәте буенча ярдәмчесе. 104 сугышчан очыш ясап, дошманның 40 танкын, 130 автомошинасын яндырган, 20 артиллерия батареясын сафтан чыгарган, аэродромнардагы 7 самолетны һәм башка хәрби техниканы юк иткән. Советлар Союзы Герое  исеме 1944 елның 13 апрелендә бирелгән. Ленин ордены һәм ике Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнгән.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ