Тема: Җөмләнең баш кисәге — Ия. (5 А сыйныфы)
Максат:
1) Җөмләнең баш кисәге — ия турында яңа белем формалаштыру.
2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;
3) төрле милләт вәкилләренә, кешеләргә карата толерантлык (сабырлык, шәфкатьлек, игелеклелек) тәрбияләү.
Тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.
Технология: хезмәттәшлектә укыту, үстерелешле укыту.
Метод һәм алымнар: проблемалы ситуация, модель төзү, КОНЭРС, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, рецепт, бәйләнешле сөйләм телен үстерү һ.б.
Җиһазлау: компьютер, мультимедиа презентациясе, ия кергән җөмләләр язылган карточка, терәк рәсемнәр.
Төп төшенчәләр: ия мөстәкыйль сүз төркеме, толерантлык
Предметара бәйләнеш:Гомуми тормыш, әдәбият
Эшне оештыру: Фронталь, төркемдә, индивидуаль
Дәрес барышы:
I.Оештыру моменты:
Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.
— Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Исемем — Рузалия Наилевна. Дәрестә төркемнәргә бүленеп эшләрбез.Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам.
Иң әвәл төрле милләтләрнең бер-берсен сәламләвен кулланып , бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик әле.
Исәнләшү(испаннар, инглизләр, руслар, татарлар) Рәхмәт, укучылар.
. Менә без Сезнең белән төрле милләт вәкилләренең исәнләшүен кулландык. Бу милләтләр барсы да Җир шарында бер-берсенә толерант булып яшиләр. Ә толерантлык сүзен Сез ничек аңлыйсыз? (кешеләргә карата игелекле- мелосердие, шәфкатьле булу; төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итү- уваңение; әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык эшләү- помогать ; сабыр, түземле булу — терпение).
- Актуальләштерү:
— Укучылар, игътибар белән почмакларга карагаз әле. Сез анда нәрсә күрәсез?
Почмакларга мәкальләр куела: (татарские пословицы)
- Дус — акчадан кыйммәт.
- Без капчыкта ятмый.
- Калган эшкә кар ява.
— Ә хәзер кемгә кайсы мәкаль ошый, шул почмакка барыгыз.
Укучылар почмак сайлап басалар.
— Сез аны ничек аңлыйсыз? Бераз вакыт бирелә. Сайлаган мәкальнең мәгънәсен аңлатырга кирәк.
Җаваплар тыңлангач, укучылар урыннарына утыралар.
-укучылар,бу мәкальләрнең кайсысы толерантлык сүзенә туры килә?
III. Төп өлеш: УМ кую һәм чишү
— Укучылар, дәресебезгә керешкәнче, могҗизалар кыры уены уйнарга тәкъдим итәм. Уенның шарты мондый: Сүзне тулысы белән белсәгез дә урыннардан кычкырмыйсыз. Шакмаклардагы хәрефләр бары тик сорауларга җавап биргәч кенә ачыла. Сорауның җавабын белүче кул күтәреп җавап бирә. Кайсы хәрефне беренче ачырга?…
1 сорау: Җөмләнең баш кисәге ничә? (ике)
2 сорау: Җөмлә кисәкләре нинди төргә бүленә? (баш һәм иярчен)
и | я |
-Нинди сүз килеп чыкты, укучылар? Әлеге сүзнең бүгенге дәрескә мөнәсәбәте ничек булыр икән?
— Әйе, укучылар, бүген без сезнең белән ия турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы: Җөмләнең баш кисәге – ия.
— Әйдәгез, дәфтәрләребезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куйик.
— Дәрестә ниләр эшләрбез дип уйлыйсыз? Максатны да билгелик.(уйларбыз, язарбыз, кагыйдә чыгарырбыз…Һ.Б.)
— Хәзер төркемнәрдә ия турында проект эшлисез Аның өчен өстәлләрдә терәк рәсемнәр, терәк сүзләр һәм терәк схема ярдәмгә килер.(Вакыт бирелә)
- .(һәр төркем битләрдә иянең проектын ясый)
Ия
Сораулары?
Нинди килештә килә?
Нәрсәне үзенә ияртә ?
Күбесенчә нинди сүз төркеме белән белдерелә?
- Модель яклау.( Беренче төркем сөйли, калган төркемнәр тикшереп бара. Вакыт булса, аларның да фикерләре тыңлана)
- Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер слайдтан иянең билгеләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз әле. Без барын да әйттекме?
(Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган баш кисәк — ия дип атала.)
— Әфәрин, укучылар, ия турында без дөрес кагыйдә чыгарганбыз. Моны истә тотыгыз.
- Физкульттәнәфес МИКС-ФРИЗ-ГРУП
-сузыклар ничә төргә бүленә?
-Дуслык сүзе ничә иҗектән тора?
— Йөз сүзе ничә хәрефтән тора?
V.Ныгыту:
— Кем тизрәк уенын уйнап алабыз.Бирелгән 5 җөмләдән толерантлыкка туры килә торган бер җөмләне табарга кирәк. Яле, кем җитезрәк?
1.Мин урманда байтак йөрдем.
2.Әнием гөлләр ярата.
- Ояга сыерчык килеп кунды.
- Төрле милләтләр дус булып яшиләр.
- Бүген мәктәпкә кунаклар килде.
— Әйе, дөрес укучылар.
Төрле милләтләр дус булып яшиләр.
— Ә хәзер, әлеге җөмләнең иясен табыгыз . Төркемнәрдә шушы ия турында фикер алышыгыз. Сорау куегыз. Нинди килештә килгән? Нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Нәрсәне ачыклый? (Вакыт бирелә)
- Рефлекция
— Димәк, без бүген дәрестә нәрсә белдек?
— Менә сезнең алда бик якын дуслар- Әминә белән Таня. Укучылар, дус булып яшәр өчен нишләргә кирәк?Әйдәгез яхшы дус булу рецепты язабыз. Биредә компонентлар бирелгән. Кайсылары кирәк?(тәмле телле булу- быть вежлив, тыңлый белү- быть послушным, юмарт булу- быть чедрым, ярдәм итү-помогать, хөрмәт итү- уважать, елмаю- улыбчивость, тугрылык-честность, ямьсез телле булу- использование слов паразитов, көнчелек- зависть, алдау-обман, сугышу-драка)
— Мин сезнең бу рецептны истә калдыруыгызны теләр идем.
VII. Йомгаклау.
— Укучылар, Сез төрле милләттән дусларыгыз барлыгын әйттегез. Барлык милләтләр дә кайда яши? Ә җир шары нинди? Әйдәгез, без дә түгәрәккә басыйк, кемнәр бүген үзен дәрестә 5лелек җавап бирде дип уйлый бер адым алга, кемнәр 4лелек-бер адым алга, калганнар да бер адым алга. Бер-берегезнең җилкәләрен тоясызмы? Мин Сезгә киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегез дә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.
Дәрескә билгеләрне электрон көндәлегегездән карарсыз.
Ә өй эше карточкаларда. Менә бу конверттан төрле дәрәҗәдә бирелгән биремле эшләрне үзегез сайлап ала аласыз.
Өй эше.
Кызыл битләрдә “5” ле билгесенә биремнәр.
1.Толерантлык сүзенә кергән хәрефләрдән 5 сүз яса.
- Ике мәкаль яз, иясен тап.
Өй эше.
Зәңгәр битләрдә “4” ле билгесенә биремнәр.
“Минем дустым” дигән темага 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя яз.
Ияләрнең астына сыз.
- Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.
Отправить ответ
Для отправки комментария вам необходимо авторизоваться.