Мәҗит Гафуриның ”Шагыйрьнең алтын приискасында” повестена анализ.

Дәреснең темасы: Мәҗит Гафуриның ”Шагыйрьнең алтын приискасында”                повестена анализ.

Максат:    1.Мәҗит  Гафури иҗаты турында белемнәрне тулыландыру.

  1. ”Шагыйрьнең алтын приискасында” повестена анализ ясау.
  2. Әдип иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Логик, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.

Дәрес төре: Анализ ясау дәресе.

Методы:Эвристик.

Җиһазлау: М.Гафури портреты, Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек/ А.Г.Яхин, аңлатмалы сүзлек.

Техник чара: компьютер.

Ысуллар һәм алымнар: сәнгатьле уку, әңгәмә, эзләнү-тикшеренү,портрет белән эш, сөйләү, сүзлек белән эш, проблемалы  сорау кую, тест эшләү.

Дәрес планы.

  1. Оештыру моменты.

 башлам. Дәреснең максаты белән таныштыру.

— уңай психологик халәт тудыру.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

Өй эшләрен тикшерү.

— Мәҗит Гафуриның тормыш  юлы һәм иҗаты буенча тест үткәрү.

— Бер-берсен дәвам иттерә-иттерә әсәрнең кыскача эчтәлеген сөйләтү.

III. Белем, күнекмәләр формалаштыру һәм ныгыту.

— Сүзлекләр белән эш.

— Портрет белән эш.

— Әсәрдәге вакыйгаларны табу.

— Әсәрне ике өлешкә бүлү. Исем кушу.

— Әсәрнең метафорасын табу.

— Автор идеясен әйтеп бирү.

  1. Йомгаклау.

-Мәҗит Гафуриның “Шагыйрьнең алтын приискасында”  повестеның   әһәмиятен  билгеләү.

— Әсәрдән пейзаж табу.

-Дәрес буенча нәтиҗәләр чыгару, фикерләрне гомумиләштерү.

-Укучыларга билгеләр кую.

  1. Өйгә эш бирү.

Дуслык  турында  инша язып киләргә.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты.

— Исәнмесез, укучылар. Барыгызга да имин көннәр, күңел күтәренкелеге теләп, дәресебезне башлыйбыз.Бүгенге дәрестә без Мәҗит Гафури турында алаган белемнәрне тагын да тулыландырырбыз. Аның ”Шагыйрьнең алтын приискасында” дигән повестена анализ ясарбыз. Авторның безгә әйтергә теләгән төп фикерен ачыкларбыз.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

-Анализ эшенә крешкәнче, без әдип турында ниләр белүебезне тест ярдәмендә ачыклыйк әле.(Тест слайдларда бирелә).

Тест:

  1. Мәҗит Гафуриның туган төбәге:

а) Мордва республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы;

ә) Башкортстан республикасы Гафури районы Җилем- Каран авылы;

б) Татарстаннның Аксубай районы Иске Кармәт авылы.

  1. Язучының туган елы:

а)1884 ел, 27 февраль;

ә)1901 ел, 1 гыйнвар;

б) 1880 ел, 1 август.

  1. Мәҗит кемнән укырга-язарга өйрәнә?

а)авыл мәдрәсәсендә;

ә)  әти-әнисеннән;

б) Пешлә мәдрәсәсендә.

  1. Ничә яшьтә ятим кала?

а)унөч яшендә;

ә)  унбер яшендә;

б)  биш яшендә.

  1. Беренче әсәрен кайчан яза?

а)мәдрәсәдә укыганда;

ә) Казанга килгәч;

б) Уфага килгәч.

  1. Мәҗит Гафури ничәнче елда Казанга килә?

а)1940 нче елда;

ә)1904 нче елда;

б) 1931 нче елда.

  1. Мәҗит Гафуриның вафат булу вакыты:

а)1931 ел, 8 гыйнвар;

ә)1885 ел, 16 март;

б)  1934 ел, 28 октябрь.

  1. Уфада Мәҗит Гафуриның музей-йорты кайчан ачылган?

а)1948 ел, 6 март;

ә) 1920 ел, 15 гыйнвар;

б) 1923 ел, 10 май.

Тестларга җавапны язмача алырга да яки телдән генә дә тыңларга мөмкин.

-Укучылар, әсәр барыгызга да аңлашылдымы? Вакыйгаларны искә төшереп үтик әле.( Һәрбер баладан дәвам иттерә-иттерә эчтәлек сөйләтү).

III. Белем, күнекмәләр формалаштыру һәм ныгыту.

-Әсәрнең теле авырмы? аңлашылмаган сүзләр сезгә очрадымы? Алар ниндиләр? Сүзлекләр белән эш эшләү.

Мәслихәт – киңәш.

Мәхәллә – 1) шәһәр һәм авылның бер мәчеткә караган өлеше.

2) квартал.

Шәкерт – мәдәрәсәдә укучы.

Мыскал —  үлчәү системасы кертелгәнчегә кадәр якынча 4,26 граммга тигез   булган авырлык үлчәү берәмлеге.

Хәлфә – иске мәдрәсәдә укучы.

Батрак – алпавытка яки кулакка ялланып эшли торган ялчы яки көнлекче.

Мөсафир – юлчы.

Мөгамәлә – мөнәсәбәт, караш.

Җиләннәр – эченә мамык куймый гына киң итеп теккән элеккеге милли өс киеме.

— Әсәрдә нинди тормыш сурәтләнә? Ничек уйлыйсыз, автор бу вакыйганы кайдан ала?

— Дөрес, укучылар!Әлеге вакыйгаларны үз тормышыннан алып яза. Әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышканда, без моны белеп үттек инде. Ничек итеп үз көнен үзе күрергә, җан асрарга мәҗбүр була ул. Белгәнебезчә, әдәби әсәр тормыш вакыйгалары нигезендә туа һәм киләчәк буынга тулырак аңларга ярдәм итә.

— Әдипнең портретына күз салыгыз әле. Аның турында нәрсә әйтә аласыз? Ничек бәялисез?

— Күзләрендәге моңсулык, битендәге җыерчыклар – аның авыр тормыш көткәне турында сөйлиләр. Иреннәрендәге серле елмаю – иңнәренә мохтаҗлык, авырлык утырса да,   көчле рух белән тормыш авырлыкларына бирешмәвен әйтеп тора.

— Повестьта  төп  герой кем?

— Автор үзе. Ягъни хикәяләүче.

— Әсәрдә ничә вакыйга бар? ( Дәфтәрләренә вакыйгаларны язалар)

Вакыйгалар:

1.Шәкертләрнең мәдрәсә тормышы.

2.Казакъ сабанчылары егетләрне кунак итүе.

3.Яманчал авылында яшәүче ярлы бер казакъ гаиләсенең юлчыларга булган сый-хөрмәте.

4.Барактагы авыру егет янында утыручы егет турында.

5.Сәлим бабайның кунак итүе.

6.Сибгат бабай белән бергә эшләве.

7.Прииска хуҗалары вакыйгасы. Эшчеләрне авыр хезмәте.

Бераз вакыт бирелгәннән соң, җавапларны тыңлау. Дөреслекне слайдта тикшерү.

-Әсәрне өлешләргә бүлдек? Чираттагы эшебез – охшаш өлешләрне берләштерү. Кайсы өлешләрне берләштереп була?

-Беренче вакыйгада ялга кайтмыйча калган 3-4 шәкерт бер-берсенең хәлен аңлыйлар, ярдәм итешәләр.Тапкан бар нәрсәләре уртак. (Шул рәвешле һәр вакыйгадан бер-берсенә булган бәйләнешне табабыз).

— Икенче һәм алтынчыга кадәр булган вакыйгалар да бер –берсенә охшаш. Геройлар  ярдәмләшеп яшиләр. Авыр чакта таяныч та, терәк тә була беләләр. — Без тапкан охшаш үзенчәлекләрне бер сүз белән ничек дип әйтеп булыр  икән?

— Игелек.

— Җиденче вакыйгада игелек күзәтеләме? 153 биттән өзек уку.

— Димәк, әлеге вакыйга әсәрнең икенче өлеше була. Бу өлешкә нинди исем бирербез?

— Дөрес таптыгыз, укучылар. Без әсәрнең бербөтен булып, ике өлешкә бүленүен һәм алар бер-берсенә капма-каршы торуын беләбез. Димәк, беренче өлештә игелек эшләсәләр, икенче өлештә игелексезлек күзәтелә. (Слайдта нәтҗәне тикшерү.)

-Әсәрне ике генә өлешкә калдырдык. Хәзер бу өлешләрнең бер-берсенә бәйләнешен ачыклыйк.

-Әйе, гади халыкның авыр язмышын күрсәтү, ярлы булсалар да, алар бер-берсенә ярдәм итешеп бәхетле яшәүләре бәйләп тора да инде ике өлешне. Әсәр башлыча менә шушы урын турында язылган да инде.

— Ләкин укучылар, әсәрдә алтын табу вакыйгасы бар бит. Ике өлешне бәйләп торучы вакыйга белән ул нинди бәйләнешкә керер соң?

— Кешеләрнең хөрмәтенә ирешү, яңа дуслар табу алтыннан да кыйммәтрәк. Ул үзе бәхет.

— Укучылар, башкаларның хөрмәтен яулап алу өчен нишләргә кирәк?

— Үзең дә яхшы кеше булуың кирәк.

-Димәк, алтын белән бәйле вакыйгалар әсәрнең метафорасы була.

— Нәрсә ул метафора?

— Бер предметның яки күренешне ачыклап бирү өчен, аңа охшаш икенче предмет яки күренеш билгеләрен күчермә мәгънәдә куллану.

Метафора – алтын кисәге табып баю өмете һәм ат башы хәтле алтын табу.

-Мәҗит үзе алтын таптымы, баедымы?

-Әйе, ул читтә йөреп алтын да тапмады, баемады да. Аның каравы ул менә дигән дусларга баеп кайтты. Яхшы, игелекле кешеләр күп. Аларны күрә, бәяли белергә генә кирәк.

— Әлеге әсәре аша автор безгә нәрсә әйтергә тели?

-Үзең яхшы сыйфатларга ия булсаң, бу дөньяда иң кыйммәтле табыш – дуслык туа. Дуслар табу – алтын табудан да кыйммәтрәк, ди безгә Мәҗит Гафури.

— Сез бу фикерләр белән килешәсезме? Дуслыкның шундый зур табыш икәнен ничек раслый аласыз? ( Фикерлә тыңлана. Мәкаль, шигырь һ.б.)

 

  1. Йомгаклау.

— Язучы әсәрне “Шагыйрьнең алтын приискасында” дип атый. Сүз нинди шагыйрь турында бара дип уйлыйсыз?

— Дәрдмәнд.

— Ничек уйлыйсыз, Дәрдмәндне ул игелекле кеше итепме, әллә игелексез кеше итеп язамы?

— Дошман итмәсә дә, ул аны игелексез кеше итеп сурәтли. Чөнки язучы әсәрнең башыннан ахырына кадәр байларны ярлыларга каршы куеп яза. Билгеле, байлар бик начар итеп күрсәтелә, ә ярлылар байлар аркасында бик авыр тормыш итәләр. Нишлисең инде, заманасы шул булган. Язучылар элеккеге тормышны ярлылар өчен тәмуг булуы һәм байларның аларны изеп яшәве турында язарга мәҗбүр булган.

-Ләкин без Дәрдмәндне тискәре шәхескә кертә алмыйбыз. Аның эш-гамәлләре, фикер – мәсләкләре милләт мәнфәгатенә хезмәт итү, татар халкының аң-мәгърифәтен киңәйтүгә омтылуын бик яхшы беләбез.

— Нәрсә ул пейзаж? Ул әсәрдә бармы?

( Китаптан табып укып күрсәтәләр).

-Ул ни өчен кирәк?

-Геройның психологик халәтен ача, әсәрне кабул итәргә ярдәм итә.

— Дәресебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Бу дөньяда дуслар булганда гына тормыш җиңел һәм кызыклы. Яшәүдән көч һәм тәм табасың. Дуслыкның кадерен белегез.

— Дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, рәхмәт сезгә. Эшләрегезне уңай билгеләр белән бәялим.

  1. V. Өйгә эш: Дуслык турында инша язып килегез.

Лениногорск муниципаль районы Урмышлы төп гомум белем мәктәбенең

I категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Хәбибуллина

Рузалия Наил кызының

 8 нче сыйныфлар өчен

татар әдәбиятыннан

 дәрес эшкәртмәсе

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ