Николаев Яков Иван улы

1916 елның 22 ноябрендә Сергеевка авылында туа. Бөек Ватан сугышына  1941 елда Шөгер военкоматыннан алына. Әзерлек курсларыннан соң сапер.Рожново Калинка өлкәсендә танклар өчен дошман тарафыннан куелган 113 минаны чистарта. Шушы һәм башка батырлыклары өчен  Кызыл Йолдыз ордены,  Дан орденнары белән бүләкләнә. Бөек Җиңүдән соң Белоруссия, Кенигсберг шәһәрләрен миналардан азат итә. Сугыштан соң Лениногорск шәһәрендә яши.

1997 елда вафат була.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ