Ормышлы авылы ономастикасы

Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге республикакүләм

фәнни-гамәли конференция

Эшнең юнәлеше: Фольклор, халык педагогикасы

ОРМЫШЛЫ АВЫЛЫ ОНОМАСТИКАСЫ
Ялалтдинова Гөлфия Фәрит кызы

Лениногорск муниципаль районының Урмышлы урта мәктәбе

9 сыйныф

Фәнни җитәкче: Хәбибуллина Рузалия Наил кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Белгәнебезчә,  халык  авыз   иҗаты  әдәби  жанрлар  арасында  иң  борынгысы. Ул  телдән-телгә  күчә-күчә, үзгәрешләр  кичереп, бүгенге  көнгә    кадәр  килеп  җиткән  тезмә  яки  чәчмә  әсәрләр  җыелмасы. Башлап  иҗат  итүче  онытылу  сәбәпле, аларны  халык  авыз  иҗаты  әсәрләре  дип  кенә  атыйлар. Бүгенге  көндә  бу  термин  фальклор, халыкның  сүз  сәнгате  атамалары  белән  параллель  кулланыла.

Соңгы  елларда  һәр  төбәктән  фольклор  әсәрләрен  җыю  һәм  аларны  өйрәнүгә  бик  зур  әһәмият  бирелә  башлады. Теге  яки  бу  өлкәнең  халык  авыз  иҗатын  өйрәнү  катлаулы  мәсьәләләрнең  берсе  ул. Биредә  халыкның тел  байлыгыннан  ничек  файдаланулары, аларның  үзләренә  генә  хас  өслүбләре  дә  ачык  чагыла.

Һәм без әлеге фәнни эшебезне авылдашларым иҗат иткән фольклор әсәрләрен  җыюга  багышладык. Урмышлы авылының бәет һәм мөнәҗәтләрен тупладык. Алардагы тема төрлелеген, сурәтләү чараларын тикшердек.

Максатыбыз — талантлы якташларыбызны барлау, аларның иҗат җимешләрен (бәет, мөнәҗәтләр) туплау; бу жанрларның төп үзенчәлеген  —   стиль үзенчәлекләрен ачыклау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

— авылымның бәет һәм мөнәҗәтләрен җыю. Авторларның теленә кыскача күзаллама ясау

— шуннан чыгып авторларның үзенә генә хас булган язу үзенчәлекләрен билгеләү;

— автор тарафыннан кулланылган стилистик фигураларны, сурәтләү чараларын  барлау һ.б.

Фәнни эшне башкарганда район газетасы “Заман сулышы”, Әдәбият белеме сүзлеге, А.Г.Яхинның “әдәбият дәресләре” һәм җирле фактик чыгынаклар файдаланылды.

 

Төп өлеш

Тормыштагы төрле фаҗигале хәлләр һаман булып тора. Физик яктан кеше никадәр генә нык, таза булса да, рухи яктан ул барыбер сына. Күңел дөньясына, кичерешләренә чума. Мондый хәлләр китергән авыр югалтуларга карата кеше, үзенең рухи реакциясен чагылдыруның бер чарасы буларак, бәет һәм мөнәҗәт иҗат итә. Дөресерәге, моң, хәсрәт — халык күленнән үзе шигъри тезмә булып бәреп чыга һәм күпмедер вакытка кадәр кеше кайгы-хәсрәттән арынып тора. Шуңа халык иҗаты әсәрләреннән бәет һәм мөнәҗәт кешеләрнең яшәеш шартларын җиңеләйтү вазыйфасын башкара, диләр.

Чөнки әлеге жанрларның актуальлеге дә шунда: эчтәлекне хис тәшкил итә һәм көйгә — моңга корыла.

  1. Туган авылымның бәет һәм мөнәҗәтләре

Бәет үзәгендә яшәү белән үлем фәлсәфәсе, лирик һәм фаҗигаи фондагы сурәтләр белән «мин» исеменнән кешенең гүзәл сыйфатлары тасвирлана. Хәятыннан аерылган кешенең шул сөекле иле, гаиләсе, хезмәте, яшәеше тормышка гимн булып сурәтләнә. Безнең  бәетләрнең нәкъ менә шул шәхси вакыйгаларга багышланганнарына тукталасыбыз килә. Галимнәр мөстәкыйль рәвештә, нәкъ бәет буларак, шәхси фаҗигагә багышланган бәетләр буларак килеп чыга башлавын аларны тикшереп исбатлаганнар.Темалар чикләнсә дә, бәет жанрында эчтәлек, шигърият традицияләренең бер үк юнәлештә үсүе артык үзгәрешсез кала. Үлемгә багышланган бәетләрнең төп фикере –аерылу, якты дөньядан китү фаҗигасе. Мәсәлән, авылыбызда гомер итүче Габидуллина Гөлисә апаның ике улы да бик яшьли фаҗигале төстә вафат булалар (берсе – баскычтан егылып төшеп үлә, икенчесен чәнчиләр; ), шуларга багышлап ул “Рәмис” һәм “Нияз” бәетләрен иҗат итә; Миңлебаева Ләйләнең туганы Әкълимәгә багышланган  “Әкълимә” бәете (Әкълимә апа 54 яшендә яман шеш авыруыннан үлеп китә) һ.б.

Авылыбызда  яшәүче Гөлисә  апаның сөекле улларына багышлап язылган “Рәмис”, “Нияз” бәетләре. Бу бәетләрдә авторның кешеләргә җиткерәсе теләге: бала кайгысын кичерергә беркемгә дә насыйп булмасын.

 

Балакаем, йөрәк парәм,

Булдың бит йөрәк ярам.

Сагынуыма түзә алмыйм,

Кабереңә еш барам.

Болытлар агар инде,

Тамчылар тамар инде.

Балакаем, синсез калган

Йөрәгем янар да янар инде.

 

Рәмис бәете

Идарәдә эшләгәндә

Талгандыр беләкләрең,

Илле дүрттә үләсеңне

Сиздеме  йөрәкләрең

 Әкълимә  бәете

Шулай итеп, бәетләрнең иҗат ителү максаты — иң якын кешеләренең изге рухына дога булып барып ирештерү теләге. Апа-абыйларга, әби-бабайларга, әти-әниләргә багышланган бәетләрне аерым бер төркемгә кертергә була (Исламова Кәмилә апаның “Әни догасы бәете”, Каюмова Ленизаның “Абыем Кифарис”, “Әтием” бәетләре). Бу бәетләрне укыганда үзеңне җан авазы ишетелгәндәй хис итәсең.

Бу бәетләрдәге юлларны укыгач, тормышның, якыннарыңның кадерләрен белергә кирәк икән дип, уйлап куясың.

Бәетләрнең төзелешен өйрәнеп, галим Фатих Урманче «бисмиляһи вә билляһи» дип башлануына игътибар итә. Элек-электән мөселманнар һәр эшне «бисмиллаһи» дип башланганнар.

«Бисмилләһи» -дип башладым

Бу бәетнең башларын.

Яшисен дә яшәмичә,

Гүргә керде башларың, — дип башлый Гөлисә апа үзенең улы Ниязга багышланган бәетен. Бәетләр бетем өлеше булу белән дә үзенчәлекле:

Рәхмәт сезгә, дус-туганнар,

Җыелып озаттыгыз.

Минем кебек зур оядан

Китәргә ашыкмагыз. “Тәлгать бәете”, Хисамова М.

Онытмагыз, ата-ана Мәңгелек түгел икән.

Елларүткәч, яраларым

Бераз басылыр микән? «Ана бәете», Исламова К.

Бәетләрдә үгет-нәсихәт бирелә. Димәк, бәетләрнең вазифалары: яшь буынга тәрбия бирү, халыкны бердәмлеккә, дус яшәүгә чакыру. Әлеге тема һәр буын кешесенә бик таныш.

Мөнәҗәт тә җырның бер төре. Шулай ук аңа да җырның барлык җитди сыйфатлары хас. Ләкин мөнәҗәтне үзенә бер төр жанр дип йөртәләр. Димәк, аның җырдан аермасы да бар. Беренчедән: мөнәҗәтләрнең дә эчтәлеге хис, хиснең сәбәбе дә җырларныкы кебек аерылу, ләкин мөнәҗәт гомумиләштерү ягыннан калыша.Темасы да таррак. Мөнәҗәттә аның асылын фаҗигагә тарыган, кыен хәлдә калган лирик геройның хис-кичерешләрен бәян кылу тәшкил итә. Персонажлары өлкән буын вәкиленең якты дөньядан аерылуы һәм туганнарыннан аерылуы белән чикләнә. Икенчедән: мөнәҗәтләр җырлардан күләмлерәк була. Шуңа күрә һәр әсәрдә хиснең сәбәбе дә, дәрәҗәсе дә, юануы да берничә урында кабатлана.

Эчтәлекләре ягыннан алар бәет белән бер-берсенә якын торалар, икесендә дә кайгы хәсрәт мотивы урын ала. Ләкин, бәетләрдән аермалы буларак, мөнәҗәтләрдә хис-кичерешне тудырган сәбәп чагылыш тапмый, иҗат ителгән елы, адресаты, авторы, “туу” тарихы хакындагы  мәгълүматлар да күзәтелми.

Әнә анда берәү үлде

Үзе яшь баланың анасы.

Үлгән анасының буш күкрәген

Имеп ята имчәк баласы.

Буыннары бетеп, хәлдән тайгач,

Көч калмагач, артык йөрергә,

Актык минутларын көтәр өчен,

Егылган ул килеп бу җиргә.

 

“Ачлык”, Исламова К. Мөнәҗәте

Әлеге мөнәҗәттә хиснең сәбәбе –  күкрәк баласын калдырып, ачлык михнәтеннән ананың үлүе. Ул 1 нче строфада бирелгән. Хәсрәт дәрәҗәсе турындагы юллар – 2, 3, 4, 5 нчы строфаларда, юану хисе – соңгы 6 нчы строфада бирелгән. Сәбәп һәм  дәрәҗә хисләре гадидән катлаулыгы таба  үсә, кабатлана бара. Бу кабатлаулар безгә югалтуның зурлыгы ни дәрәҗәдә булуын искәртә. Шуның белән үлем үкенечен тагын да арттыра.

Шунсын да әйтергә кирәк, авылыбызда бәет-мөнәҗәтлә иҗат итеп кенә калмыйлар Хисамова М., Исламова К. Апалар бик матур көйлиләр дә.

  1. Бәет-мөнәҗәтләрдәге тел-стиль үзенчәлекләре

Эш барышында без “Әкълимә”, “Дустым Разыя”, “Нияз”, “Сак-сок”  бәетләрен тупладык. Эчтәлекләренә һәм пафоска мөнәсәбәттә алар фаҗигале, ә тематик яктан көнкүреш төрләренә бүленгән.

Гадәттә, алар 10-10, 14-14, 14-13, 15-15 үлчәмендә язылып, рифмалашкан[1] икеюллык бәетләр.

Автор образ тудыру, текстның тәэсир көчен арттыру, сурәтләнә торган күренеш — халәтне укучы күз алдына төгәл китереп бастыру өчен,  троплар һәм фонетик чаралардан мул кулланган.

Уналты яшьтән чыгып киттең,

Туган йортта яши алмадың.

Урсалы кырына йортлар салдың,

Тик рәхәтен күрә алмадың.

(  Эпифора аламына мисал[2] Габидуллина Г.“Улым Рәмис” бәете. )

И туганнар сабыр итик,

Сабырлыктан яхшы эш булмас!

Сабырларга Ходай әҗер бирә,

Сабыр булган кеше хур булмас.

(Кабатлау[3] алымы Исламова. К. Ф. )

Шулай ук, лирик геройның шәхси уйланулары һәм кичерешләре анафора, эпифора, чагыштыру, метафора, антитеза, кебек поэтик фигуралар аша белдерелә.

Сез бит минем откан чәчәкләрем,

Сез бит минем тормыш гөлләрем.

 (Анафорага[4] мисал. “Ана” Исламова К.Ф.мөнәҗәте)

Башларыңа кайгы төшсә,

Ашыйсы килми икән.

Рәхәт күреп яшәмәсәң,

Яшисе килми икән.

(Эпифора[5]  — “Уйлану”Исламова К.Ф. мөнәҗәте)

Тормыш дулкыннары каты бәрсә,

Илтеп ташлый дөнья читенә.

 (Метафора[6]  — “Мөнәҗәт” Хабибуллина Җ.С.)

Каз бәбкәсе кебек тилмерешеп,

Ярдәм сорам йөргән яшьләргә….

(Чагыштыру[7] -“Ике кыз мөнәҗәте” Исламова К.Ф.)

Кышлар үтте, ямьле язлар җитте,

Кояш һаман нурын арттыра.

8 март та килеп җитте

Аналарны янына чакыра.

(Җанландыру[8] —  “Язгы моң”бәет Хисамова М.В.)

Язлар үтеп, җәе дә җитәр,        (Антитеза[9])

Ә йөрәкнең бозы эрерме?

Әни күңелендә гел изге уй,

Ә балалар шуны белерме?

(Риторик эндәш[10] — Язгы моң” )

Тормыш дулкыннары каты бәрсә,

Илтеп ташлый дөнья читенә.

Шуның өчен сиңа шигырь язам,

Мәңге калсын диеп исеңдә.

(Аллегория[11] — “Дуска” Хәбибуллина Җ.С. мөнәҗәте)

Өзелеп көтәм балам хатларыңны,

Моңсу айга карап йокламыйм.

Ә шул чакта ана күзләреннән,

Кайнар яшьләр ага, туктамый…

 (Чагыштыру — “ Ана” Хәбибуллина Җ. С. мөнәҗәте)

Кайгылардан вакыт дәва диләр,

Кем кайгыдан мине аралар.

Вакыт үткән саен ныграк әрни,

Әҗәл угы тигән яралар.

(Метафора —  “Газиз улым – син”. Габидуллина Г.)

Авылдашларыбызның киң эчтәлекле шактый гына мөнәҗәтләреннән туплап, без аны  идея-тематик яссылыкта өч тематик төркемгә берләштердек:

  • туган як, Ватаннан аерылу турындагы мөнәҗәтләргә: “Ана”,

“Соңгы үтенеч”.

  • баланы югалту турындагы мөнәҗәтләргә: “Үлем”,  “Ике кыз”,
  • яшәү һәм үлем турындагы уйланулар белән сугарылган мөнәҗәтләргә: “Дуска”, “Уйлану”.

Мөнәҗәтләр кагыйдә буларак,  7-7-7-7; 8-9-8-9; 10-10-10-10; 16-15-16-15 үлчәмендә корып,  2-4  юллык строфалар белән иҗат ителеп рифмалашкан.

Йомгаклау

Әлеге фәнни эштә без, “Урмышлы авылының бәет һәм мөнәҗәтләре” дигән теманы яктырттык. Эшебез буенча түбәндәге нәтиҗәләрне чыгардык:

  1. Бәетнең дә, мөнәҗәтнең дә төп темалары уртак. Аларның барысы да якын кешедән аерылу турында. Әсәрләренең төзелешендә дә охшашлык зур. Алар хиснең өч өлешенә бүленәләр һәм укучы күңеленә тагын да тәэсир итәр өчен кабатланып киләләр.
  2. Авылдашларым иҗат иткән бәет һәм мөнәҗәтләре тирән эчтәлекле. Һәм үзләренә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Мисалга Исламова Камилә Фатих кызын китерергә мөмкин. Чөнки ул башкалардан стилистик фигуралардан, троплардан мул куллануы белән аерылып тора.

Әгәр автор үзе белән яңа сурәтләү чаралары алып килмәсә, аның иҗат җимеше бертөрле, кызыксыз, яңа хис тудырмый торган әсәр булыр иде. Бәхеткә каршы, әдәбиятның иксез-чиксез киңлекләрендә үзенә генә хас фикере, шул фикерне җиткерә белү, һәм ниһаять, сыгылмалы теле белән аерылып торучы талант ияләре барлыкка килеп тора.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Якташларымның фольклор әсәрләрен җыю безнең өчен кызыклы да, гыйбрәтле дә булды. Тулаем алганда, алар халкыбызның тарихи үткәнен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып- белергә булышалар.

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.- Казан:

Мәгариф, 2007

  1. Әдәбият дәресләре:Укытучылар, югары уку йортлары студентлары өчен һәм укучылыр өчен методик кулланма /А.Г.Яхин// — Казан: Мәгариф, 2003.

3.Татар әдәбияты: Теория. Тарих./Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов,     Т.Ш.Гыйлаҗев, Н.М.Йосыпова. – Казан: Мәгариф, 2006.

4.Урмышлы бәет һәм мөнәҗәтләре . ”Заман сулышы” район газетасы № 8 – 2005, № 26- 2008.

  1. Җирле фактик чыганаклар.

[1] Рифма— ритмик төзелеш ягыннан бердәй тезмәләр ахырында бер- берсенә аваздаш һәм бу тезмәләрне бергә бәйли торган сүзләр.

[2] Эпифора- шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы.

[3] Кабатлау— әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы

[4] Анафора- бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы.

[5] Эпифора- шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы.

[6] Метафора- күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру.

[7] Чагыштырунинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче     күренеш белән чагыштырып сыйфатлау.

 

[8] Җанландыру— җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

[9]  Антитеза— капма-каршы куелу.

[10]  Риторик эндәшү— кемгәдер, нәрсәгәдер мөрәҗәгать итеп сөйләү.

[11] Аллегория- күренеш-хәлләрне предмет-сурәтләр белән атау.

 

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ