Садрив Самат Сәләх улы

1920 елда Татарстан Республикасы Лениногорск районының Иске Шөгер авылында туа. 1942 елның июленнән  хәрәкәттәге армиядә.

667 нче укчы полкның отделение командиры сержант  Садриев1943 елның 24 сентябрендә  беренчеләрдән булып Днепр елгасын кичеп, Хутор-Хмельная авылы янында плацдарм яулап алып,аның отделениесе полк сугышчыларының елга аркылы чыгуларын тәэмин иткән.1944 елның 3 июнендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

1946 елда старшина Садриев, сугыштан кайтып, Лениногорск шәһәрендә яши. Ленин, Октябрь революциясе, ике 1 нче дәрәҗә Ватан орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1988 елда вафат була.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ