Сан

Тема: Сан. (6 сыйныф)
Максат:
1)  сан сүз төркеме турында яңа белем формалаштыру.
2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3) төрле милләт вәкилләренә, кешеләргә карата толерантлык (сабырлык, шәфкатьлек, игелеклелек) тәрбияләү.

Тибы: кереш дәрес.

Технология: хезмәттәшлектә укыту, үстерелешле укыту.

Метод һәм алымнар: проблемалы ситуация, модель төзү, КОНЭРС, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, рецепт, бәйләнешле сөйләм телен үстерү һ.б.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа презентациясе, сан кергән җөмләләр язылган карточка, терәк рәсемнәр.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты:

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

— Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Исемем — Рузалия Наилевна. Дәрестә төркемнәргә бүленеп эшләрбез.Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам.

Иң әвәл исәнләшик әле. Бүген без Сезнең белән төрле милләтләрнең бер-берсен сәламләвен (испаннар, инглизләр, руслар, татарлар) кулланырбыз. Менә без Сезнең белән төрле милләт вәкилләренең исәнләшүен кулландык. Бу милләтләр барсы да Җир шарында бер-берсенә толерант  булып яшиләр. Ә толерантлык сүзен Сез ничек аңлыйсыз? (кешеләргә карата игелекле- мелосердие, шәфкатьле булу; төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итү- уваңение; әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык эшләү- помогать ; сабыр, түземле булу — терпение).

  1. Актуальләштерү:

— Укучылар, игътибар белән почмакларга карагаз әле. Сез анда нәрсә күрәсез?

Почмакларга мәкальләр куела: (татарские пословицы)

  1. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
  2. Җиде кат үлчә, бер кат кис.
  3. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

— Ә хәзер кемгә кайсы мәкаль ошый,  шул почмакка барыгыз.

Укучылар почмак сайлап басалар.

  — Сез аны ничек аңлыйсыз? Бераз вакыт бирелә. Сайлаган мәкальнең мәгънәсен аңлатырга кирәк.

  1. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.(дуслар күп булса, авырлыкларны үтәргә җиңел)
  2. Җиде кат үлчә, бер кат кис.(нинди дә булса эшне башлар алдыннан кат-кат нәтиҗәсе турында уйларга кирәк)
  3. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Җаваплар тыңлангач, укучылар урыннарына утыралар.

-укучылар,бу мәкальләрнең кайсысы толерантлык сүзенә туры килә?

III. Төп өлеш: УМ кую һәм чишү    

Укучылар, мәкальләрне кабат игътибар белән карагыз әле. Кара белән бирелгән сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз? Шуннан чыгып дәреснең темасын табып күрсәтерсез.

Укучылар җавабы тыңлана.

  • Әйе, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы – сан. Әйдәгез, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.
  • Дәрестә ниләр эшләрбез дип уйлыйсыз? (уйларбыз, язарбыз, кагыйдә чыгарырбыз…Һ.Б.)
  • Хәзер бергәләшеп төркемнәрдә сан сүз төркеменең моделен төзеп карыйк. Модель төзү өчен Сезгә терәк схема тәкъдим итәм һәм почмакларда бирелгән мәкальләр дә сезгә ярдәм итәр.(һәр төркем битләрдә санның моделен ясый)

Сан

Сораулары?

Нәрсәне белдерә?

Нинди сүз төркемен ачыклый?

  • Модель яклау.( Беренче төркем сөйли, калган төркемнәр тикшереп бара. Вакыт булса, аларның да фикерләре тыңлана)
  • Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер слайдтагы сан билгеләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз әле. Без барын да әйттекме?
  1. Физкульттәнәфес МИКС-ФРИЗ-ГРУП

-сузыклар ничә төргә бүленә?

-Дуслык сүзе ничә иҗектән тора?

— Йөз сүзе ничә хәрефтән тора?

V.Ныгыту:

Мин – Азат. Минем дусларым бик күп. Ә иң якын дусларым икәү: төрек егете Эрсен һәм рус кызы Мария. Без – өч дус – мәктәпкә, түгәрәкләргә, паркка гел бергә йөрибез. Бергә өй  эшләрен эшлибез, шатлыкларыбызны уртаклашабыз, авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм итәбез.

— Укучылар, бу текст нәрсә турында? Азатның дуслары нинди милләттән? Ә Сезнең дусларыгыз нинди милләттән? Сез алар белән буш вакытыгызны ничек үткәрәсез? Ә бу текстта саннар бармы? Аларга сораулар куйыйк әле.

  1. Рефлекция

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә белдек?

— Укучылар, яхшы дус булу өчен нишләргә? Әйдәгез яхшы дус булу рецепты язабыз. Биредә компонентлар бирелгән. Кайсылары кирәк?(тәмле телле булу- быть вежлив, тыңлый белү- быть послушным, юмарт булу- быть чедрым, ярдәм итү-помогать,  хөрмәт итү- уважать, елмаю- улыбчивость, тугрылык-честность, ямьсез телле булу- использование слов паразитов, көнчелек- зависть, алдау-обман, сугышу-драка)

— Мин сезнең бу рецептны истә калдыруыгызны теләр идем.

VII. Йомгаклау.

— Укучылар, Сез төрле милләттән дусларыгыз барлыгын әйттегез. Барлык милләтләр дә кайда яши? Ә җир шары нинди? Әйдәгез, без дә түгәрәккә басыйк, кемнәр бүген үзен дәрестә 5лелек җавап бирде дип уйлый бер адым алга, кемнәр 4лелек-бер адым алга, калганнар да бер адым алга. Бер-берегезнең  җилкәләрен тоясызмы? Мин Сезгә киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегез дә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.

Дәрескә билгеләрне электрон көндәлегегездән карарсыз.

Ә өй эше карточкаларда. Менә бу конверттан төрле дәрәҗәдә бирелгән биремле эшләрне үзегез сайлап ала аласыз.

Өй эше.

Кызыл битләрдә “5” ле билгесенә биремнәр.

1.Толерантлык сүзенә кергән хәрефләрдән 5 сүз яса.

2.Сан кергән 2 мәкаль яз.

Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.

Өй эше.

Зәңгәр битләрдә “4” ле билгесенә биремнәр.

Саннар кулланып, “Минем дустым” дигән темага 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя яз.

  • Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ