Укучылар белән фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыру (доклад)

Һәр кеше иҗат итәргә сәләтле булып туа. Ләкин шул сәләтне ачарга, иреккә чыгарырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк.

Укучыларның иҗади мөмкинлекләрен ачу иң төп, мөгаен, иң авыр мәсьәләләрнең берседер. Иҗат ул мөстәкыйльлек, бәйсезлек, үзенчәлекле фикерләүне, мөнәсәбәтләр байлыгын таләп итә. Безнең максат- укучыларда шушы сыйфатларны үстерү.

Укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, үстерү өчен без нәрсәләр эшлибез соң? Менә мин икенче ел фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнәм. Тел фәненә бәйле гыйльми тикшеренү эшләре алып бару тел гыйлеменең төрле өлкәләрен тирәнрәк өйрәнүгә ярдәм итә. Фәнни-тикшеренү эшен оештырганда үз алдыма түбәндәге максат һәм бурычлар билгеләдем:

Максатлар:

-укучыларның татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен системага салып тирәнәйтү;

-аларның иҗади активлык дәрәҗәсен үстерү;

-укучыларны рухи яктан бай, югары мәдәниятле, камил шәхес итеп тәрбияләү.

Бурычлар:

-сайланган тема буенча эш системасын булдыру;

-өйрәнү өчен әдәбият сайлау;

-методик һәм дидактик тәэмин итүне тормышка ашыру.

Фәнни эшне язу тема сайлаудан башлана. Нинди тема актуаль соң? Кайбер укучылар әдәби әсәрнең тел – стиль чараларын өйрәнү, лексикология өлкәсенә багышлап, әдәби әсәрдәге синонимнарны, антонимнарны, метафораларны, эпитетларны  табу юнәлешендә көчләрен сынап карый алалар.

Гомумән алганда, укучыларның күп өлеше әдәбият белән бәйле фәнни – тикшеренү эше  язу белән мавыга. Урта сыйныфта укучылар кечкенә күләмле әсәрләргә тукталса, югары сыйныф укучылары авыррак бурычларны үтәргә әзерлекле була. Һәм, әлбәттә, аларны фәнни – тикшеренү эшенә өйрәтүнең башлангычы сочинениеләргә барып тоташа. Әдәбиятны нигез итеп язылган сочинение – ул интеллектуаль үсеш дәрәҗәсенең күрсәткече.

Без укучылар белән Лениногорск районы авылларының исемнәре килеп чыгышын, Урмышлы авылының барлык атамаларының тарихы һәм авылыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, халык авыз иҗатын җыю белән шөгыльләндек. Тирә-яктагы авылларда булып, халык белән очрашып күп кенә материаллар тупладык.

Җыелган материалларны  туплау һәм эшкәртү нәтиҗәсендә фәнни эш барлыкка килде. Шулай итеп, без укучылар белән үзебез дә сизмәстән фәнни эшкә тартылдык.  Эшебезнең нәтиҗәсе булып, район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле конференцияләрдә катнашу булды.

Туган як тарихы, татар теле һәм әдәбияты белән кызыксыну нәтиҗәсендә,   районыбызда ел саен уздырылып килгән “Интеллект 2009” конференциясендә катнашып, 11 нче сыйныф укучысы Фарзиева Алисә  II дәрәҗәдәге диплом, “Интеллект 2010” конференциясендә катнашып, 8 нче сыйныф укучысы Хисамова Алия III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Казан дәүләт университеты үткәргән  Н.И.Лобачевский исемендәге Идел буе фәнни конференциядә катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Бурнашева Илнура 2009 елда II дәрәҗәдәге диплом белән, 2010 елда III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Илнура Әлмәт шәһәрендә булып узган “XXI  гасырның сәләтле балалары” исемендәге фәнни – практик конференциядә катнашып, III дәрәҗәдәге диплом һәм Татар дәүләт гуманитар педогогика университеты оештырган конференциядә катнашып, мактау грамотасы алып кайтты.

Шунысын да әйтергә кирәк. Фәнни-гамәли конференциягә нигезләнеп, тезислар җыентыгы басыла.Укучыларга үз язмаларын китап эчендә күрү – үзе бер стимул бирә. Алар яңадан- яңа фәнни эшләргә, белем үрләренә әзер булалар, үз-үзләренә ышаныч та арта.

Югары уку йортлары үткәрә торган конференцияләрдә призлы урын алу, шулай ук БДИ га да нигезләнә. Мәсәлән, Лобачевский конференциясендә

I урын – 95 балл

II урын – 90 балл

III урын – 85 балл белән бәяләнә. Һәм бу призлы урын алган укучы КГУ ның татар филология факультетына кергән дигән сүз.

Хәзер мин сезне фәнни – тикшеренү эшен башкару һәм аның игътибар итәргә кирәкле иң мөһим  этаплары белән таныштырып үтәм :

  • проблеманы билгеләү яки күзаллау;
  • аңлаешсыз мәсьәләләрне ачыклау (өстәмә әдәбият уку, күзәтүләр үткәрү);
  • планлаштыру;
  • фәнни проблеманы хәл итәргә кирәк булган мәгълүматлар туплау;
  • җыелган мәгълүматларны системалаштыру, анализлау, фикерләрең белән чагыштыру;
  • гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау, йомгаклау;
  • фәнни тикшеренүләр буенча отчет төзү;
  • фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен чыгыш яки текст рәвешенә китереп, башка тикшеренүчеләр игътибарына тәкъдим итү.

Фәнни эшне яза башлаганчы ук аның структурасы кузалланган булырга тиеш.Беренче биткә:

  • титул бите( эш башкарган уку йорты, укучының исем, фамилиясе сыйныфы, укытучы фамилиясе категориясе турында мәгълүмат теркәлә)
  • Эчтәлек (бүлек исемнәрен, аларның кайсы биттә урнашуын күрсәтү)
  • Кереш (проблеманың актуальлеге, тикшеренүнең максаты һәм бурычлары)
  • Төп өлеш (тикшерү алымнары, тупланган мәгълүмат турында аңлатмалар- җыелган мәгълүматны системалаштыру, анализ, синтез, тупланган материалны проблемага карашларың, фикерләрең белән чагыштыру, исбатлау).
  • Йомгаклау (тикшерүнең гомуми нәтиҗәләре)
  • Библиография (кулланылган әдәбият исемлеге)

7)Кушымталар (рәсемнәр, схема, карта, таблица, фоторәсемнәр)

Югарыда күрсәтелгән структура – фәнни тикшеренү эшләренә катгый куела торган таләпләрнең берсе. Эш төзәтүләрсез, хатасыз башкарылырга тиеш. Хезмәт А 4 форматындагы кәгазьгә компьютерда басыла. Кулъязма хәлендәге эшләр хәзерге вакытта хупланмый. Конкурс яисә конференция нигезләмәсендә башкача таләп ителмәгән очракта, шрифт – Times New Roman – 14, интервал – 1,5 ә полялар 2;2;2;2 үлчәмендә сайлана. Битләр номерлана.

Кушымта эш белән бергә беркетелә. Теркәү өчен пластик файллар, төпле папкалар куллану киңәш ителә. Эшнең күләме аның конкрет максатына һәм үтәлү шартына бәйле.

Фәнни тикшеренү эшен яклау да бик зур осталык сорый. Укучы интонацияне дөрес куеп, сөйләм телендә хаталар җибәрмичә , 5-7 минут аралыгында башкарган эше турында мәгълүмат җиткерергә һәм , әлбәттә, югалып калмыйча, сорауларга җавап биреп, үз дәлилләреңнең өстен якларын күрсәтә белергә дә тиеш.

Иҗади эшчәнлекне үстерү һәркемгә дә кирәк. Мондый укучы мөстәкыйль  фикерли белә, үз карашын яклый ала. Иң мөһиме: аның күңеле, хисләре байый, ә инде күңеле бай икән, аның фикерләү сәләте дә югары була. Шушы максатка ирешәбез икән, димәк, үз бурычыбызны үтәдек, дигән сүз.

 

Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Барыгызга да бу елгы уку елында сәламәтлек, сабырлык, фән үрләрен яулауда яңа уңышлар, кызыклы ачышлар теләп калам.

Башкарды: Урмышлы мәктәбенең

II категорияле татар теле, әдәбияты

һәм инглиз теле укытучысы

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ