Ушполис Григорий Сауль улы

1923 елның 26 декабрендә Литва Республикасының Игналин районы Яңа Даугелишкэй авылында туган. Милләте яһүд. Совет Армиясе сафларына Лениногорск районыннан алына. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1 нче Балтыйк буе фронтының 2 нче гвардия армиясе 16 нчы укчы дивизиясендәге 249 нче укчы полкта орудие командиры ефрейтор Ушполис  1944 елның 12 октябрендә Неман елгасы буендагы Пачечяй торак пункты янәшәсендәге позицияләрне доәман һөҗүменнән саклауда аеруча батыр сугыша. Алгы сызыкка чыгарып куелган тубыннан атып, дошманның һөҗүм итүче 2 танкын сафтан чыгара. Тубы атмас хәлгә килеп җимерелгәч, яраланган булуына карамастан, кулына авыр граната алып, тагын 1 танкны шартлатып юк итә.Шушы батырлыгы өчен 1945 елның 24 март Указы белән аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр  белән бүләкләнә.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ