Фәнни эш: Лениногорск районы авыллар тарихы

Башкаручы:   X сыйныф

укусычы – Бурнашева Илнура

Фәнни җитәкче: татар теле

һәм әдәбияты укытучысы

Р.Н.Хабибуллина

Кереш

Туган илдә барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа

Туган ил ул була бер генә, —

Туган илнең кадерен бел генә.

(З.Туфайлова)

Туган җир…  Туган авыл…

Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенең генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга үзәннәре, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә мәхәббәт тәрбияли. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын.

Күп кенә авылларга һәм алар тирәсендәге кыр-басу, елга-инеш, күл-чокыр, тау, урман, юл-сукмак һәм башка җирле физик- географик объектларга ерак заманнарда ук исем бирелгән. Авыл исемнәре, барлык төр җирле географик атамалар кебек, халык һәм тел тарихы, география, табигать һәм башка фәннәр өчен гаять мөһим фәнни мәгълүматлар хәбәр итәләр.

Татарстанның Лениногорск районына караган авылларның да шактый кызыклы һәм игътибарга лаеклы тарихлары бар.

Лениногорск районының бер башыннан кереп, сиксән-туксан чакрымнар чамасы юл узып, Шушма елгасы ага: авылларыбызның күбесе: татары, урысы, чувашы, мордвасы шушы матур елга ярларына сыенып утырган. Гасырлар буена үзара дус, тату яшәп, кирәк чагында бер-берләренә ярдәмгә ашыгып гомер иткәннәр.

Лениногорск төбәге табигатьнең искиткеч матур почмагы. Тәңре безгә үзе шулай гүзәл, камил, бай итеп бүләк иткән туган як табигатен көләч йөзле, саф күңелле, сүзгә үткер, эшкә уңган кешеләр бизи. Төбәгебезнең үткәне гаять бай. Чөнки бу уңдырышлы җирләргә ата- бабаларыбыз бик борынгы заманнарда ук килеп төпләнгәннәр. Үзенең иксез- чиксез Рәсәй империясе биләмәләрендә  Шөкер, Сарабиккол, Мордва-Карамалка авыллары да барлыгын хәтта Пётр I патша төбәккә махсус экспедицияләр җибәргән.

Әйе, Лениногорск төбәгенең тарихы искиткеч бай.Шушы фәнни эшне дә башкарганда без нәкъ менә Лениногорск районы авылларының тарихына, ойкономиясенә тукталырбыз.

Нәрсә соң ул ойкономика? Иң беренче нәүбәттә шуны ачыклыйк.

Ойкономика — ономастикасының торак пункт исемнәрен тикшерә торган бүлеге[1].

Тема нәрсәсе белән актуаль соң?

Беренчедән, ул безгә авылларның тарихын, көн-күрешен, гореф-гадәтләрен белергә ярдәм итә.

Икенчедән, төрле өлкәләр: тел тарихы, диалектология, этногенез, геогафия, археология, этика, эстетика һ.б. шундый фәннәр буенча өстәмә мәгълүматлар бирә.

Бирелгәннәрдән чыгып без үз алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык:

а) Лениногорск районы кергән авылларның барлыкка килүен, тарихын өйрәнү;

б) Лениногорск районы авылларының исемнәре килеп чыгышын, нәрсә аңлатуын тикшерү.

Фәнни эшне башкарганда Татар энциклопедик сүзлеге, Гомәр Фәизович Саттаров, Җәмит Рәхимов хезмәтләре һәм җирле фактик материаллар файдаланылды.

Лениногорск районы ойкономикасы

Совет хөкүмәтенең 1920 нче ел 27 нче май декректы нигезендә төзелгән Татарстан АССР территориясенә элеккеге Казан, Уфа, Самара, Вятка һәм Сембер губерналарында татарлар күпләп яши торган өяз һәм волостьлар кертелә. Шул исәптән, аңа кадәр Самара губернасына караган Бөгелмә өязе, 38 волость белән бергә, Татарстан составында булып чыга. Бүгенге көндә Лениногорск районындагы Богоявленка(үзәге Михайловка), Варваринка(үзәге Кичү), Каратай, Кузай, Мордва-Ивановка(үзәге Суркинода),Түбән Чыршылы, Яңа Печмән, Спиридоновка, Мордва- Карамалка волостьлары Татарстан волостьларына әвереләләр.

Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1930 нчы елда кабул ителгән карары нигезендә Татарстан 45 районга бүленә. Яңа районнарының берсе (оешып җиткәндә ул Шөгер районы дип атала) үз эченә Шушма үзәне төбәгендәге  татар авылларын алырга тиеш була.

БҮБК ның әнә шул карары нигезендә 1930 нчы елның 10нчы августында Бөгелмә кантоны территориясендә Әлмәт, Бөгелмә, Беренче Май (Чирмешән) һәм Шөгер районы барлыкка килә.

Бүгенге көндә Лениногорск районының нигезен тәшкил иткән Шөгер районы составына Иске Варваринка, Урмышлы, Кирлегәч, Сарабиккол, Мордва-Карамалка, Түбән Чыршылы, Федотовка, Куакбаш, Кузай, Спиридоновка, Шөгер, Иске Куак, Яңа Иштерәк, Сугышлы, Сережкино, Урдала, Мөемин-Каратай, Тимәш, Бәкер һ.б. авыллар керә.

Яңа районны оештыру һәм аның эшен башлап җибәрү өчен Шөгер волосте башкарма комитеты рәисе Хаҗи Зарипов җитәкчелегендә оештыру комитеты төзелә.

Беренчедән, Шөгер чагыштырмача яңа районның уртасында, тимер юл станциясенә (Келәүле) иң якыны. Биредә битум заводы эшләп тора, димәк, азмы — күпме биналар табарга мөмкин, аннан да битәре заводта электр энергиясе бар.

Шулай итеп, 1930 нчы елда Шөгер районы барлыкка килә.Һәм аның үзәге раслана.

Буш урында барлыкка килгән районга Шөгер битум заводы биналар белән һәм башка матди ярдәм күрсәтә, Шөгер авылы җәмәгатьчелеге, активистлар аны оештыруны башлап йөриләр.Шуннан инде болай да мәгълүм булгач Шөгер авылы республика теленә керә. Ә инде 1959нчы елның ноябрь башында, район үзәге Лениногорск каласына күчә.

Лениногорск районының исеме үзәге Лениногорск шәһәре исеменнән алынган. Элек ул Яңа Писмән (писмән — “межа, ызан” дигән сүз) дип аталган.

Яңа Писмән авылы 1955нче елда шәһәргә әверелә һәм даһи юлбашчы В.И. Ленин истәлегенә Лениногорск дип атала.

Бүген Лениногорск — нефтьчеләр каласы, зур промышленность предприятиясе һәм оешмасы бар. Шәһәрдә 20 дән артык промышленность предприятиясе һәм оешмасы бар. Биредә күп санлы нефтьчеләр, башка һөнәр ияләре бар, укытучылар, табиблар яши – аларның саны инде 67 меңнән ашты. Калада татарлар һәм урыслар, украиннар, белоруслар, чувашлар һәм мукшылар, башка халыкларның вәкилләре бердәм, дус гаилә булып тормыш көтәләр.

Ике гасыр элек моннан җиде-сигез чакрымда, кояш чыгышы ягындагы Писмән бистәсендә кешеләр инде кысанлыктан “тончыга”. Бистәнең 127 йортында 500 ир-ат һәм шул ук чама хатын-кыз яши. Игенчеләр иген басуларының ераклыгыннан интексәләр, тегермәнче Шишовта башка хәсрәт: бәләкәй генә өйдә җитеп килгән дүрт улы һәм хатыны. Өстәвенә, Зәй елгасында тегермән салырлык урын юк. Дөрес, аның монда өч тегермәне бар инде барын. Әмма Шишовның куллары алтын, тегермәннең яңасын да салырга мөмкин. Шишов, ниһаять, төпле бер карарга килә һәм Камышлы елгасында тегермән салып куя. Тегермән бар икән, аның янәшәсендә тегермәнче өе булмый калмый. Анысын да төзи Шишов. Шул ук җәйдә аның күршеләре дә барлыкка килә — беренче гаилә Писмән бистәсеннән күчеп килә. Әнә шул рәвешле Яңа Писмән дип аталган торак пункт барлыкка килә. Бу хәл XIII гасырның азагында, 1795 нче елда була.

Иске Шөгер авылының язмышы Татарстан нефте белән тыгыз үрелгән. Төбәктәге бернче дегетле чишмәләрнең мәгълүм булуы да, шул көн яктысына үзе саркып чыккан җир маен өйрәнергә килүче күренекле галим- геологларның юллары да, кыйммәтле чималны промышленность ысулы белән тәүге эзләп караулар да, ниһаять, Татарстанның беренче нефть тоннары да Шөгер исеменә бәйле.

XVIII гасырның 30 нчы елларында Шушма елгасы буендагы карурманнар эчендә төпләнгән бу авыл үзенең җир мае белән телгә кергәнче дә байтак гомер кичерә. Иске Шөгер, региондагы Әлмәт, Азнакай, Карабаш, Сөләй, Каратай, Иштирәк һәм башкалар кебек үк беренче тапкыр 1747-нче елда үткәрелгән Икенче ревизия документларында телгә алына. “Шушма һәм Шөгер сулары буендагы Шөгер авылында. Татарлар. Биктимер Уркин- 80. Аның балалары: Каратай — 41, Карасман — 21, Исмангол — 16, Карабай — 14. Каратайның балалары: Туктамыш — 2, Үтәмеш — год. Биккол Юнысо в- 43. Аның асрауга алган улы Самарин Шәүлебай — 30. Бикмәт Юнысов — 58. Аның балалары: Өметбай — 10, Дәүләтбай — 4, һ.б. Җәмгысы 57 ир-ат”[2].

Ул заманнарда гаиләләрнең ишлелеген күздә тотсак, бу тугыз- ун гаилә дигән сүз. Авылның исеменә килгәндә, аның бирегә башлап килеп төпләнүче, яисә урын карап кайтучы кеше исеменә нисбәтле икәненә шик юк. Шөгер атамасы бер үк вакытта яңа авылга да, Чүте ягыннан агып төшүче инешкә дә бирелән булырга туры килә. Шөгүр — гарәп сүзе,татарчага авыштырсаң, “акыл, аң, сәләт” дигәнгә туры килә.

      Тимәш Лениногорск районы территориясендә нигезләнгән авылларның икенче агымына керә. Ул беренче тапкыр Дүртенче ревизия (1785 ел) документларында телгә алына. Анда китерелгән мәгълүматларга караганда, ул чакта Тимәштә 132 йомышлы татар (ирләр) яшәгән. Хатын- кызларын да шул чама булгандыр дип исәпләсәк 264 кеше. Бу исә 26-27 гаилә дигән сүз. Ул заман өчен аны бәләкәй авыл дип булмый. Димәк, Тимәш Дүртенче ревизиягә кадәр унбиш- егерме ел элек, һәрхәлдә Пугачев восстаниясенә кадәр, XVIII гасырның җитмешенче елларында нигезләнгән авыл.

Инде авылның  исеменә килсәк, ул борынгы төрки-татар исеме Тимершәех алынган (Тимершәех- Тимуш- Тимәш).

Зәй-Каратай авылына нигез XVIII гасырның башында салына. 1746 нчы елда үткәрелгән Икенче ревизиядә Каратай авылы да беренче тапкыр телгә алына.Ревизия көненә Каратай авылында 42 ир- ат теркәлгән. Димәк, авыл якынча 1730 нчы елларда нигезләнгән. Каратай суы буенча утырганлыктан, авылга Каратай дигән исем бирелгән.Каратай- борынгы кеше исеме. Аның булачак авылның урынын карап кайткан, яисә башлап килеп утырган кеше исеме булуы да бик мөмкин. Шунысын да әйтик, XVIII гасырда авыл Каратай дип кенә аталган. Гасыр ахырына таба төбәктә шундый ук исемдәге авыл (Мөэмин- Каратай) барлыкка килгәч, аларны бутамау өчен, аңа “Зәй” сүзе дә өстәлгән. Авылга башлап килеп утыручылар Башкортстан җирендә яшәгән типтәрләр, ягъни Казан өязенең алданрак купкан мул казан татарлары. Тора-бара алар мишәрләр һәм чукынмаган чувашлар белән аралашканнар.

Глазово авылына нигез салучылар Глазовлар — XVIII гасырда Идел буенда эшкуарлык белән шөгыльләнгән вак мануфактурачылар.1758 нче елда алар тарафыннан җибәрелгән мәгъдән танучылар безнең төбәктә бакыр мәгъдәне ятмалары табалар. Семберле Герасим Глазов яңа ятмаларны тик яткырмый. Кичү кырыенда бакыр эретү заводы салып куя. Глазовның бакыр рудниклары бөтен Шушма һәм Зәй буйларын биләгән була. Рудникларның берсе һәм шактый бае Кирлегәч белән Урмышлы арасындагы тауда була һәм Глазов, анда эшләү өчен, кол крестстьяннарның бер төркемен шул тауга якынча авыл итеп күчерә.Шушма елгасының үрге агымындагы рудник ташактый өметле күренә. Аны файдалану өчен Глазов Чирмешән районындагы бер төркем крестьянын яңа рудникка якынрак күчереп утырта. Шулай итеп, Шушма елгасы буенда Глазово авылы барлыкка килә.

Үрнәк авылы элеккеге бояр җирләрендә 1924 нче елның язында барлыкка килә. Дөрес моңа кадәр дә Үрнәк урынында хутор булып, анда Юлтимердән күчеп килгән ике таза хәлле крестҗян гаиләсе яши. Әмма алар боярдан калган зур җир массивын эшкәртеп өлгерә алмыйлар.1924 нче елда Юлтимердән тагы 9 крестьян гаиләсе күчеп килә һәм алар урман янындагы чишмә буена авыл булып утыра. Алар бергәләшеп үзләренең яңа авылларын Үрнәк дип атыйлар, ягъни ул башкаларга үрнәк булсын.

Глазово авыл Советына караган авылларның тагы берсе — Петропавловка. Аның халкы XIX гасырның беренче яртысында аннан ерак булмаган Сходнево авылыннан күчеп килгән. Сугышлы җирләренә утырганлыктан баштарак аны “Урыс Сугышлысы” дип йөртәләр, соңрак инде башлап килеп утыручы Петр һәм Павел хөрмәтенә “ Петропавловка” дигән исем бирәләр.

Зеленая Роща исемле эшчеләр поселыгына 1940-1950 нче елларда нигез салына. Шөгер нефтыпромыселларына эшчеләр кирәк була, шул уңайдан төбәктә 1945нче елда төзү эшләре җәелдерелә. Әмма биредә, шактый зур мордва авылы Спиридоновка янында, Татарстан нефть чирәмен башлап күтәрүче азаматларның землянкалары һәм аннан-моннан корыштырган алачыклары аңа хәтле үк барлыкка килгән була.

Ялан кырда социалистик шәһәрчек салыначагы турындагы хәбәр нефтьчеләрне алгысытып җибәрә. Татарстандагы беренче эреләндерелгән Шөгер нефть промыселына илебезнең төрле төбәкләреннән эшчеләр, инженерлар, техник хезмәткәрләр агыла. Ә аларга яшәр урын юк. Профсоюз Комитет рәисе Н. И. Литвинов аеруча очына:

“Без аны искитмәле итеп яшелләндерәчәкбез. Шәһәр түгел, ямь-яшел куаклык булыр ул.Әйе, әйе, Зеленая Роща!”[3]

Әнә шуннан башлана даинде.Посёлок буласы ялан кырда әлегә бер генә куак та юк. Ә бик матур,романтик исем — Зелёная Роща инде бар,ул инде яши.

Вакыт үтә, Татарстандагы  беренче нефть промыселының канатлары ныгый, тәүге эшчеләр посёлыгы да үскәннән үсә.1948нчы елда инде төзүчеләр нефтьчеләргә 1100м .квадрат торак йорт тапшырала.

Шулай итеп, Зелёная Роща кыска гына вакыт эчендә рәсми танылган саллы торак пункт булып җитешә.

Зеленая Роща поселок составына Спиридоновка авылы керә. Заманында шактый зур бу мордва авылы безнең якларга каян һәм кайчан килеп чыккан соң? Яман елга буендагы низаглы печәнлек өчен Яңа Иштирәк татарлары белән канга батышып беткәч, 1796 нчы елда Сенатка язган шикаятьләрендә алар үзләре:” Без монда инде берничә дистә ел гомер кичерәбез”, дип белдерәләр. Чыннан да, Спиридоновка халкы чукынган чувш- мукшыдан торган авыллардан Шушма буена килеп утыручыларның беренчесе. Моның шулай икәнен аның географик урыны ук раслый. Алдан килгән урын өчен дигәндәй, спиридоновкалылар Дала Шушмасы буендагы иң гүзәл, иң бәрәкәтле җирләрне эләктереп калалар. Аны XVIII гасырның 50 нче елларында Нижгар ягыннан күчеп килгән бертуган Спиридоновлар нигезли. Исеме дә әнә шуннан алынган. Хак, баштагы елларда авылда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы Спиридонов фамилиясен йөртә.

Ивановка исемендәге рус авылына XIX гасырның беренче чирегендә нигез салынган. Авылның атамасына килгәндә исә, аның өчен урынны хәзерге күрше Самара өлкәсендәге Усаклы авылының Иван белән Ермолай- эзләп йөргән ( димәк, күчеп килүчеләр дә шуннан). Бу урынга башлап Иванның күзе төшкән, шуннан инде — Ивановка.

Татар энциклопедик сүзлегендә Ивановка авылы турында, түбәндәгеләр язылган: “Ивановка, село в Лениногрском р-не, на р. Боровка (басс. р. Шешма), в 13 км к Ю. от г. Лениногорска. В 1989- 519 жит. Ср. школа. Полеводство, мол. скот- во. Осн. в сер. 18 в.”[4]

1905- 1907 нче еллар вакыйгасыннан коты алынган граф Мордвинцев үзенең бихисап җирле биләмәләренең кайберләреннән котылмакчы була. Җирле крестьяннар телендә Боровка бояры дип аты чыккан бу алпавыт хәзерге Аккүл авылы тирәсендәге җирләрне билгеле бер бәягә Бөгелмә җир банкына тапшыра. Шул тирәдәге урманны һәм бүгенге Аккүл авылы урынындагы утарны гына үзенә калдыра. Әлеге утарда графның урман хуҗалыгына күз-колак булып торучы управляющий Фромос Павлович яши. 1909нчы елда Бөгелмә җир банкы, Столыпин реформасы нигезендә, графның сөрү җирләрен крестьяннарга сата башлый. 6-7 авылдан бер төркем крестьяннар укмашып, графның җирен сатып алырга, шундагы күл һәм чишмә буенда авыл нигезләргә ниятлиләр. Аларга җир бүлеп бирү вакыты шомырт чәчәк аткан вакытка туры килә- әлеге бәләкәй күлнең ярлары күбеккә батып утыра икән. Шуннан инде бу күлне Ак күл , аның янында барлыкка килгән авылны Аккүл дип атыйлар.

1812 нче елгы Ватан сугышы михайловкалыларның Пенза губернасы Краснослободской  өязендә гомер сөргән бабаларын да хәвефкә салган.Алар ерактагы тыныч җиргә күчеп китергә ниятләгәннәр. Мәгәр башта барасы җиреңне карап кайтырга кирәк. Картлар бу олуг эшне елгыр кеше — Михаил Семенович Синицага тапшырганнар. Михаил Синицага тапшырганнар. Михаил Синица Зәй елгасы башындагы шушы җирләрне ошатып кайта. Шул ук 1812 нче елда урыслар монда күчеп киләләр һәм Михаил Синица хөрмәтенә яңа авылны Михайловка дип атыйлар.

Медведка авылына 1732 нче елда нигез салына.Бу төбәктән урыс авылларының беренчесе була ул. Башта аны Яңа Бөгелмә дип атаганнар. Ул елларда монда аюлар күп булган күрәсең, аны бер үк вакытта Медведка дип тә йөртәләр.

XVIII гасырның 40 нчы елларында Оренбургтан Бөгелмә аша Казанга уза торган Яңа Мәскәү юлы салына башлый. Андый зур төзелешкә, әлбәттә, эшче куллар кирәк. Олы юлда сак- кәрваннар булуы да фарыз. Безнең яңа күчеп килгән бабаларыбызга әнә шул җаваплы  эшләр тапшырыла да инде.

Мәгәр эш моның белән төгәлләнми. Зур бер төбәктә  күпләп гел татар авыллары гына туплануы Оренбург  түрәләрен хафага сала.

Кама аръягындагы хәрби ныгытмалардагы  стрелецларның беренче төркеме урыслаша башлаган шляхтичлар 1738- 1739 нчы елларда Шушма елгасы буенча, аңа Куак суы килеп кушылган җиргә күчереләләр.Әнә шуңа да авылга Куак дигән исем бирелә.

Иске Иштирәк төбәгебездә XVIII гасырның 30нчы елларында  нигезләнгән авылларның берсе. Авылны нигезләүче, якки урынны билгеләүче Иштирәк карт була.

Авылның исеме дә картка бәйләнешле Иске Иштирәк дип атала. Авыл халкы игенчелек, мөгезле эре терлек асрау белән шөгыльләнә.

Бәкер — Иске Иштерәк авыл Советына керүче авылларның берсе. Бәкер авылының исеме беренче тапкыр 4 нче ревизия документларында телгә алына. 1785 нче елда авылда 43 ир- ат теркәлгән. Димәк, авыл әлеге ревизиягә кадәр 10-15 еллар элек нигезләнгән. Һәрхәлдә аның Пугачев фетнәсенә кадәр, ягъни 1770 еллар тирәсендә салынуы бәхәссез. Риваятьләргә караганда Бәкерне Иске Иштерәктән күчеп утырган  Бәкер карт нигезли, исеме әнә шул кеше исеменә нисбәтле.

Төбәктәге беренче өяз барлыкка килгәннән (1781) соң, Сенат үзенең 1782 нче ел, 8 нче июнь указы белән Бөгелмә каласының гербын раслый :” Зәп- зәңгәр җирлектә, Ала балык дип аталган, көмешсыман гәүдәсенә зәңгәр таплар төшерелгән  балык сурәте”. Урыслар телендә форель дип йөртелгән һәм “ патшалар сые” саналган әлеге балык Бөгелмә өязе суларында бик күп булган. Безнең төбәк халкы бу балыкны “керкә” дип атап йөртә, бу балык элегрәк безнең елгаларда мыжлап торган. Әнә шундый төбәктәге елгаларның берсе һәм аның ярына килеп утырган авылның Керкәле дип аталуы һич тә гаҗәп түгел.

        Кирлегәч авылына нигез XVIII гасырның 40нчы елларында салына.Бу авыл башта әүвәл килеп төпләнүче исеме белән Сәет авылы дип атала. Риваятьләргә караганда, ул бүген Чирмешән районына кергән Андреевка кырыена утыра.Мәгәр чиркәү чаңнарының тавышы болай да урыс колонизаторларын яратмаган крестьяннарының ачуын чыгара һәм алар Кирлегәч елгасы буена күчәләр.Шуннан инде авыл “Сәет Кирлегәче” дип йөртелә башлый. Әмма монда бернәрсәне истән чыгарырга ярамый : “Кирлегәч” – урыслар тарафыннан тапталган, имгәтелгән сүз, аның чын татарчасы “ Карлыгыч”, “Карлыгач елгасы”. Ярларына бик күп карлыгалар оялаганга шулай атаганнар аны.

Куакбаш революциягә кадәр басылган белешмәләрдә аның исеме сызыкча аша Куак- баш дип язылган.болай язгач, аның куак суы башындагы авыл икәне аерымачык күренә. Авылга Исмәгыль авылыннан күчеп килгән татарлар якынча 1730 нчы елларда нигез сала.

       Мичурино. 1930нчы елда Шөгер районында беренче МТС белән бергә Красный Ключ һәм Черный Ключ авыллары базасында беренче совхоз да оештырырга карар ителә.Яңа эре хуҗалык савым кәҗәләре һәм сарыклары асрарга, сыр һәм брынза эзләп чыгырырга тиеш була.Шуңа да аны “Козовод” татарлар исә “кәҗә совхозы” дип атыйлар. Ә инде 1958 нче елда хуҗалыкка Мичурин исеме бирелә.

       Мордва-Карамалка авылына нигез салучылар бу урыннарга XVIII гасырның 70-нче елларында Пугачев явы алдыннан килеп утырганнар. Аны башта “Карамалка” дип тә “Мордва Сарабикколы” дип тә йөрткәннәр. Чөнки ул Сарабиккол авылы җирләренә килеп төпләнгән. “Карамалка” дигәне исә шушы ук төбәктәге Түбән һәм Югары Карамалы авыллары исемнәренә охшатып “ Мордва Карамалысы” дигәннәр. Беренче нигез салучылар мордвалар булганга, мордва сүзе дә кулланылган. Урыслар исә аны бозып “Кармалка” дип әйткәннәр.

       Мөэмин-Каратай авылы турында сүз башлауга, монда яшәүче халыкның күбесе Иске авылдан күчеп утыруын тарих итеп сөйли. Аксакаллар хәтерләве буенча, Иштирәк дип аталган бу Иске авыл- ул хәзерге Иске Иштирәкнең дә, Мөэмин- Каратайның да бабасы.

Әлеге Иске авыл тарихында телгә алырлык нәрсә- аның аша хәзерге Татарстан җирендә хәрәкәт иткән пугачевчыларның бер алае узу. 900 болачыдын һәм 5 туптан торган бу алай белән шушы борынгы Иштирәк кешесе, корпус старшинасы Аит Уразмәтов (1718- 1774)  җитәкчелек итә. Уразмәтов яугирләренә  биредә меңьяшәр агачларны кисеп юл салырга, баткак-сазлыкларга түшәүлекләр тезәргә куша. Иске авыл янында алар Шушманы кичә. Елга аша тупларны алып чыгу өчен, алар төптәге комга, туплар батмасын дип, тирән су төбенә таш түшиләр. Бу эшләрнең барында да яугирләр генә түгел, Иске авыл кешеләре дә катнаша.Алай исән-имин ул чакта мул сулы елганы кичеп, юлын дәвам итә.

Әнә шул вакыйгалар сәбәпче булса кирәк, Иске авылны куып тараталар. Ясаклы татарларның күбесе хәзерге Иске Иштирәккә, беразы Мөэмин-Каратайга күчеп китә.

Яңа урынга, ягъни  Шушма елгасына түгелә торган Каратай (борынгы төрки исем) суы буена әүвәл Мөемин бабай  гаиләсе күчеп утыра. Аннан башка авыллардан да татарлар килеп төпләнә башлыйлар. Шулай итеп, яп- яңа авыл калка. Аны күп еллар буе Иштирәк Каратае дип йөртәләр. Ә инде Совет хакимияте елларында авылны нигезләүче хөрмәтенә Мөэмин- Каратай дип үзгәртәләр.

Татарларны көчләп чукындыру сәясәте котырынган Казан ягыннан качып килүчеләрнең әртиле юлда ук зур булып укмашканмы, әллә соң олы бәләгә тарыган качакларны янәшәдә аз- маз булса да чәчеп- урырлык җирләр булуы кызыктырганмы, бүген Сарабиккол исеме белән йөрүче авыл җиренә 1730нчы еллар тирәсендә килеп, алачыклар, җир өйләре әвәләп яңа тормыш корып җибәрүчеләр башта ук шактый күп була.

Чыннан да, Сарабиккол авылы башта ук иң зурлардан, шуңа да абруйлылардан саналган.

Сарабикколга әүвәл килеп утыручылар арасында казан татарлары, типтән- бабуллар һәм мишәрләр була. Авылның исеменә килгәндә, аның күчеп килүчеләрнең узаманы һәм авылны нигезләүчеләрнең башлыгы Биккол һәм аның бичәсе Сара исеменнән алынган.Авыл халкы икенче төрле авылны Сара бикә хөрмәтенә “Әби авылы” дип тә атап йөртә[5].

      Сугышлы. Безнең төбәкнең  1755 нче елда төшерелгән беренче картасында Сугышлының бүгенге урынында, ягъни урыслар Сугушлинка дип атаган елганың Урман Шушмасына кушылган җирендә авыл билгесен белдергән тамга ярылып ята. Димәк, бүгенге Сугышлы урынында авыл инде 1755нче елгакадәр үк булган. Ул элек, ягъни үзенең “мулла кушкан” исеме белән аталган- Нәдер авылы. Гади дә, матур да- күңелгә ятышлы исем. Ул безнең якларда XVIII гасыр урталарында барлыкка килгән беренче волость  старшинасы Нәдер Үрәзмәтов исеменә нисбәтле рәвештә шундый исем алган. Ә инде безнең гасырның 20нче елларында урыслар кушкан исем “Сугышлы” дип рәсмиләштерелә.

Туктар Урдаласы. Бу авылга килеп җитәрәк борынгы зират бар. Халык аны “изгеләр зираты” дип йөртә. Риваятьләргә караганда, урдалының беренче бабалары нәкъ менә шул тирәгә килеп төпләнгәннәр һәм үлгәннән соң  шушы борынгы зиратка күмелгәннәр. Авыл исеме “Урдала” елга исеменнән алынган. Бу сүз борынгы төрки телдә “ур”- вал дигәнне, коры елга, яисә ярлары текә елга дигәнне аңлаткан. Ә Туктар сүзе исә авылны 1730 нчы елларда килеп нигезләгән Туктар бабай исеменнән алынган.

Яңа Иштирәк. Авыл XVIII гасырның 70нче елларында ,  Пугачев восстаниясенә кадәр нигезләнгән. Инде авылның исеменә килгәндә, ул Иске Иштирәк җирендә барлыкка килгәнлектән, Яңа Иштирәк дип атала. Авыл халкы элек-электән игенчелек, мал асрау белән шөгыльләнә.

Федотовка. Катлаулы язмыш кичергән авылларның берсе. Халкы керәшен татарларыннан торган безнең яклардагы бердәнбер торак пункт. Булуы белән дә кызыклы. Авылга XVIII  гасырның башларында нигез салучылар, керәшен тәгел, татарлар булганнар. 1983 нче елда Федотовка административ бина салган вакытта, төзүчеләр иске мөселман каберлегенә тап булалар. Авыл янындагы тауның әле бүген дә “Бәшер тавы”  дип аталуы шулай ук биредә башта мөселман  татарлары яшәвен дәлилли.

Ә 1762 нче елда, авылның исеме Аналык дип түгел ( Аналык елгасы буенда урнашканга, башта авыл  Аналык исемен йөртә), Федотовка дип үзгәртелә һәм шулай атала башлый. Аңлашыла ки, XVIII гасырның 50 нче елларында Фәрхетдин яисә фәсхетдин дигән кемсә христианлык кабул иткән һәм аңа Федот исеме бирелгән. Чукынучыларның да ике-өчбулуы мөмкин. Ләкин шуннан да артык түгел һәм бу Куак миссионерларының төбәктәге бердәнбер уңышы була.

Аналык кешеләренең дә мөселман булып калганнары авылдан китәргә мәҗбүр була. Аларның бер  төркеме Керкәлегә, икенче төркеме Урдалага күчеп китә.

Димәк, авыл Федотовка дип атала башлаган. Әмма анда инде бер- ике йорт кына торып калган.

Менә шунда хакимият кешеләре Федотовкага башка җирләрдән (м/н,Чаллы янындагы Куян һ.б. авылларда) керәшеннәрне китереп утыртырга ашыгалар. Шулай итеп, Федотовка акрынлап үсә, тернәкләнә.

        Түбән Чыршылы. XIX гасырның 70 нче елларыннан бирле зур волостьның үзшге булып торган  Түбән Чыршылы элек-электән  үзенең күркәмлеге, байлыгы, калай белән ябылган таш биналарның  күплеге белән билгеле төбәктә. Анда байтак еллардан бирле тирә-юньгә бер зур мәдрәсә эшләве һәм төбәкнең баш мулласы булган ахунның биредә яшәве юкка булмагандыр.

Авыл башында Чәше дип аталып йөрткән. “ Чыршылы” урыслар таккан исем ул. Рәсми документларда авыл Чырышылы дип телгә алына башлый, ә инде гасырыбызның  илленче елларында телгә дә шул исем белән кереп китә.

Ә “ чәше”сүзе нәрсә аңлата соң? Чәше-печәнне яисә көлтәне, ут якмый гына, табигый киптерү өчен мәшһүр Ленин шалашы тибында ясалган әвен ул. Заманында ул бик тә популяр булган.

Чәшеле авылы тарихи документларда  беренче тапкыр 1746 нчы елда үткәрелгән ревизия материалларында телгә алына.

Яңа Чыршылы. XVIII гасырның 70нче елларында Мошкара елгасы буенда барлыкка килгән авыл. Зәй-Каратай авылы җирләренә утырганлыктан, башта ул да Каратай исемен йөртә. Тора- бара авылны аның кырыеннан ага торган елга исеме белән Машкара дип йөртә башлыйлар, тирә- як авылларда яшәүче татарлар аны Мачкара дип атыйлар. Мачкара XX гасыр башына кадәр 8-10 йортлы кечкенә авыл булып кала бирә. Соңрак исә алар полковник  Маслов Мачкара авылын крестьяннары белән бергә сатып ала.

1908 нче елда Түбән Чыршылының  бер тәркем кешеләре алпавыт Мартыновтан җир сатып алалар һәм инде үз милекләренә әверелгән җирләргә — Мачкара мужиклары янына күчеп киләләр.Шулай итеп, Мачкарадагы йортлар саны ике дистәгә якынлаша  һәм ул Яңа Чыршылы хуторы дип атала башлый.

       Кузай. Кузай авылы районыбыздагы бүтән чуваш һәм мордва авыллары кебек үк, XVIII гасырның 70 нче елларында хәзер Әлмәт районына кергән Кузай авылыннан килүчеләр тарафыннан  нигезләнә һәм иске авыл исемен ала. Ә анысының исеме исә борынгы татар телендәге “Кузый” (көзге сарык бәрәне ) сүзеннән алынган.

        Ормышлы. Авылга XVIII гасырның 40 нчы елларында типтәр-татарлар нигез сала. Авылның исме килеп чыгышына килгәндә бәгенге көндә берничә фараз яши.

  1. Җәмит Рәхимов авылны Ормышлы дип түгел, ә Урмышлы дип атый. Авыл исеме утарлык, ягъни чәчеп-урырлык җире булган урынны аңлаткан “урмышлы” сүзеннән килеп чыккан ди.
  2. Авыл халкы исә, Ормышлыны күрше авыл Кирлегәч халкы белән булган орышлардан (борынгы төрки сүз) алынган ди.
  3. Шулай ук авылның ике елга кушылган, ягъни орынган җирдә да авылның исеме Ормышлы булуын дәлилли.

Без исә өченче карашны яклыерак төшәбез. Ә авыл халкы телендәге риваятьләргә караганда, авылның исеме беренче килеп утыручы кеше исеме белән аталган. Әмма Ормышлының кеше исеме булуы ничектер, күңелдә шик уята.

XVIII гасырның 60 нчы елларында бирегә Куакбаш кырыендагы Исмәгыйль авылыннан   бер төркем кеше күчеп килә. Шул ук елларда Оренбург — Казан трактын каравыллау өчен махсус мишәр полкыннан җайдаклар да Ормышлыга китереп утыртыла.

Элек Ормышлыны авыл Советы дип аталган берәмлеккә төп утар үзе, бетеп барган Болгар һәм Бохар авылыннан тыш, Иске Варваринка һәм Яңа Елховый авыллары керә.

         Иске Варваринка. Алпавыт Быковның кол крестьяннары булган Иске Варваринка  халкының бабалары бирегә 1830 нчы елда Пенза губернасының Арбищево авылыннан күчеп утыртылалар. 1857 нче елда авылда 47 йорт булып, аларда 144 кеше яши, шулай ук монда зур булмаган аракы һәм ат заводлары эшли.

       Яңа Елховой — районда иң соң барлыкка килгән авылларның берсе. Крестьяннар монда 1895 нче елда Иске (Базарлы ) Елховойдан күчеп утыралар. Чирмешән районындагы башка авыллардан килеп тәпләнүчеләр дә була. Сүз сөременнән кәренгәнчә, ул баба авыл исемен йөртә. “Елховой” исә урысларның “Ольховой” дигәннәреннән бозып әйтелгән сүз.

Йомгаклау

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, Лениногорск районына кергән авылларның бөтенесе дә XVIII гасырда нигезләнгән. Шулай ук аларның урнашу үзенчәлекләре дә бердәм, бөтенесе дә Шушма елгасы тирәсенә, яисә аңа кушылучы елга буйларына төпләнгәннәр.

Районның этник составы да төрле. Күпчелекне татарлар алып торса да, монда руслар да, мордва-марилар, чуашлар, керәшеннәр дә байтак. Авыл халкы игенчелек, терлек-мал асрау белән шөгыльләнә.

Лениногорск районы авылларының исемнәрен, шушы фәнни-практик хезмәттә тарихи-этимологик аспектта тикшерүгә таянып, үз чиратында, түбәндәге 6 төркемле лексик-семантик классларга аерып классифкацияләргә мөмкин:

  Төркемнәр Авыл исеме
1 Антропонимнарга (кеше исеме, кушамат, фамилия) нигезләнеп барлыкка килгән авыл исемнәре (алар күпчелекне тәшкил итә) Шөгер, Тимәш, Глазово, Петропавловка, Ивановка, Михайловка, Иске Иштирәк, Яңа Иштирәк, Бәкер, Сарабиккол, Федотовка, Спиридоновка, Варваринка
2 Гидрографик номеклатура Аккүл
3 Елга атамаларына нигезләнеп ясалган авыл атамалары Зәй-Каратай, Куак, Куакбаш, Сугышлы, Урдала
4 Оронимик-географик номеклатура терминнарыннан ясалган авыл исемнәре Писмән, Зеленая Роща, Түбән Чыршылы, Яңа Чыршылы, Ормышлы, Яңа Елховой
5 Антропоним+елга атамалары кушылып ясалган исемнәр  

Мөэмин-Каратай

6 Зоологик терминнардан ясалган исемнәр Медведка, Керкәле, Кирлегәч, Кузай

 

Күреп үткәнебезчә, район авыллары бай тарихлы, исемнәренең килеп чыгышы ягыннан үзенчәлекле һәм кызыклы. Тулаем алганда, алар халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып-белергә булышалар.

Кулланылган әдәбият исемлеге

 

 

  1. Татарский энциклопедический словарь. Глав.-ред. Хасанов М.Х. – Казань; Инст.тат.энцик. АНРТ, 1999. – 1248 с.
  2. Рәхимов Җ. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. – Лениногорск; ТОО “Стар”, 1997. – 266 б.
  3. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан; Тат.кит.нәшр., 1984. – 208 б.
  4. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан; универ. нәшр., 1998. – 437 б.
  5. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан; Тат.кит.нәшр., 1992. – 240 б.
  6. Саттаров Г.Ф. Татарстан АССРның антропотонимнары. – Казан; Тат.кит.нәшр., 1973. – 296 б.
  7. Саттаров Г.Ф. Ни өчен шулай аталган. – Казан; Тат.кит.нәшр., 1971. – 128 б.

[1]  Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан; Тат. кит. нәшр., 1984. – Б. 3.

[2] Рәхимов Җ. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. – Лениногорск; ТОО “Стар”, 1997. – Б. 14.

[3]  Рәхимов Җ. Шөгер төбәге – хәзинәләр чишмәсе. – Лениногорск; ТОО “Стар”, 1997. – Б. 49.

[4] Татарский энциклопедический словарь. Глав.-ред. Хасанов М.Х. – Казань; Инстит.тат.энцик. АНРТ, 1999. – С. 216.

[5] Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан; Тат.кит.нәшр., 1992. – Б.123.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ