Ия. Дәрес эшкәртмәсе

Тема: Җөмләнең баш кисәге — Ия. (5 А сыйныфы)
Максат:
1)  Җөмләнең баш кисәге — ия турында яңа белем формалаштыру.
2) укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

3) төрле милләт вәкилләренә, кешеләргә карата толерантлык (сабырлык, шәфкатьлек, игелеклелек) тәрбияләү.

Тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Технология: хезмәттәшлектә укыту, үстерелешле укыту.

Метод һәм алымнар: проблемалы ситуация, модель төзү, КОНЭРС, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, рецепт, бәйләнешле сөйләм телен үстерү һ.б.

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа презентациясе, ия кергән җөмләләр язылган карточка, терәк рәсемнәр.

Төп төшенчәләр: ия мөстәкыйль сүз төркеме, толерантлык

 Предметара  бәйләнеш:Гомуми тормыш, әдәбият

Эшне оештыру: Фронталь, төркемдә, индивидуаль

Дәрес барышы:

         I.Оештыру моменты:

Укучыларда уңай психологик халәт булдыру, эшләргә теләк уяту.

— Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресебезне башлыйбыз. Бүгенге дәресне сезнең белән мин үткәрермен. Исемем — Рузалия Наилевна. Дәрестә төркемнәргә бүленеп эшләрбез.Сез миңа ярдәм итәрсез, матур җаваплар бирерсез, дип ышанып калам.

Иң әвәл төрле милләтләрнең бер-берсен сәламләвен кулланып , бер-беребезгә яхшы кәеф бүләк итик әле.

Исәнләшү(испаннар, инглизләр, руслар, татарлар) Рәхмәт, укучылар.

. Менә без Сезнең белән төрле милләт вәкилләренең исәнләшүен кулландык. Бу милләтләр барсы да Җир шарында бер-берсенә толерант  булып яшиләр. Ә толерантлык сүзен Сез ничек аңлыйсыз? (кешеләргә карата игелекле- мелосердие, шәфкатьле булу; төрле милләт вәкилләрен хөрмәт итү- уваңение; әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык эшләү- помогать ; сабыр, түземле булу — терпение).

        

  1. Актуальләштерү:

— Укучылар, игътибар белән почмакларга карагаз әле. Сез анда нәрсә күрәсез?

Почмакларга мәкальләр куела: (татарские пословицы)

  1. Дус — акчадан кыйммәт.
  2. Без капчыкта ятмый.
  3. Калган эшкә кар ява.

— Ә хәзер кемгә кайсы мәкаль ошый,  шул почмакка барыгыз.

Укучылар почмак сайлап басалар.

  — Сез аны ничек аңлыйсыз? Бераз вакыт бирелә. Сайлаган мәкальнең мәгънәсен аңлатырга кирәк.

Җаваплар тыңлангач, укучылар урыннарына утыралар.

-укучылар,бу мәкальләрнең кайсысы толерантлык сүзенә туры килә?

        

III. Төп өлеш: УМ кую һәм чишү    

— Укучылар, дәресебезгә керешкәнче, могҗизалар кыры уены уйнарга тәкъдим итәм. Уенның шарты мондый: Сүзне тулысы белән белсәгез дә урыннардан кычкырмыйсыз. Шакмаклардагы хәрефләр бары тик сорауларга җавап биргәч кенә ачыла. Сорауның җавабын белүче кул күтәреп җавап бирә. Кайсы хәрефне беренче ачырга?…

1 сорау:  Җөмләнең баш кисәге ничә? (ике)

2 сорау: Җөмлә кисәкләре нинди төргә бүленә? (баш һәм иярчен)

и я

 

-Нинди сүз килеп чыкты, укучылар? Әлеге сүзнең  бүгенге дәрескә мөнәсәбәте ничек булыр икән?

— Әйе, укучылар, бүген без сезнең белән ия турында сөйләшербез. Дәресебезнең темасы: Җөмләнең баш кисәге – ия.

— Әйдәгез, дәфтәрләребезгә бүгенге числоны һәм теманы язып куйик.

— Дәрестә ниләр эшләрбез дип уйлыйсыз? Максатны да билгелик.(уйларбыз, язарбыз, кагыйдә чыгарырбыз…Һ.Б.)

— Хәзер төркемнәрдә ия турында проект эшлисез Аның өчен өстәлләрдә терәк рәсемнәр, терәк сүзләр һәм терәк схема ярдәмгә килер.(Вакыт бирелә)

  • .(һәр төркем битләрдә иянең проектын ясый)

Ия

Сораулары?

Нинди килештә килә?

Нәрсәне үзенә ияртә ?

Күбесенчә нинди сүз төркеме белән белдерелә?

  • Модель яклау.( Беренче төркем сөйли, калган төркемнәр тикшереп бара. Вакыт булса, аларның да фикерләре тыңлана)
  • Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер слайдтан иянең билгеләмәсен игътибар белән укып чыгыгыз әле. Без барын да әйттекме?

(Җөмләдә баш килештә килеп, хәбәрне үзенә ияртә, кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә торган баш кисәк — ия дип атала.)

— Әфәрин, укучылар, ия турында без дөрес кагыйдә чыгарганбыз. Моны истә тотыгыз.

        

  1. Физкульттәнәфес МИКС-ФРИЗ-ГРУП

-сузыклар ничә төргә бүленә?

-Дуслык сүзе ничә иҗектән тора?

— Йөз сүзе ничә хәрефтән тора?

        

V.Ныгыту:

Кем тизрәк уенын уйнап алабыз.Бирелгән 5 җөмләдән толерантлыкка туры килә торган бер җөмләне табарга кирәк.  Яле, кем җитезрәк?

1.Мин урманда байтак йөрдем.

2.Әнием гөлләр ярата.

  1. Ояга сыерчык килеп кунды.
  2. Төрле милләтләр дус булып яшиләр.
  3. Бүген мәктәпкә кунаклар килде.

 

— Әйе, дөрес укучылар.

Төрле милләтләр дус булып яшиләр.

 — Ә хәзер, әлеге җөмләнең иясен табыгыз . Төркемнәрдә шушы ия турында фикер алышыгыз. Сорау куегыз. Нинди килештә килгән? Нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Нәрсәне ачыклый? (Вакыт бирелә)

        

  1. Рефлекция

Димәк, без бүген дәрестә нәрсә белдек?

— Менә сезнең алда бик якын дуслар- Әминә белән Таня.  Укучылар,  дус булып яшәр өчен нишләргә кирәк?Әйдәгез яхшы дус булу рецепты язабыз. Биредә компонентлар бирелгән. Кайсылары кирәк?(тәмле телле булу- быть вежлив, тыңлый белү- быть послушным, юмарт булу- быть чедрым, ярдәм итү-помогать,  хөрмәт итү- уважать, елмаю- улыбчивость, тугрылык-честность, ямьсез телле булу- использование слов паразитов, көнчелек- зависть, алдау-обман, сугышу-драка)

— Мин сезнең бу рецептны истә калдыруыгызны теләр идем.

        

VII. Йомгаклау.

— Укучылар, Сез төрле милләттән дусларыгыз барлыгын әйттегез. Барлык милләтләр дә кайда яши? Ә җир шары нинди? Әйдәгез, без дә түгәрәккә басыйк, кемнәр бүген үзен дәрестә 5лелек җавап бирде дип уйлый бер адым алга, кемнәр 4лелек-бер адым алга, калганнар да бер адым алга. Бер-берегезнең  җилкәләрен тоясызмы? Мин Сезгә киләчәктә дусларыгызның җилкәсен тоеп, кирәк чакта үзегез дә дусларыгызга җилкәгезне куярдай кешеләр булырсыз, дип ышанып калам.

Дәрескә билгеләрне электрон көндәлегегездән карарсыз.

Ә өй эше карточкаларда. Менә бу конверттан төрле дәрәҗәдә бирелгән биремле эшләрне үзегез сайлап ала аласыз.

Өй эше.

Кызыл битләрдә “5” ле билгесенә биремнәр.

1.Толерантлык сүзенә кергән хәрефләрдән 5 сүз яса.

  1. Ике мәкаль яз, иясен тап.

Өй эше.

Зәңгәр битләрдә “4” ле билгесенә биремнәр.

“Минем дустым” дигән темага 5-6 җөмләдән торган кечкенә хикәя яз.

Ияләрнең астына сыз.

 

  • Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ