Лексикология бүлеге буенча контроль эш

Лексикология бүлеге буенча контроль эш

(тестлы биремнәр)

1-вариант

1.Көмеш сүзе кайсы сүзтезмәдә күчерелмә мәгънәдә?

а) көмеш кашык

б) кәмеш тамчы

в) кәмеш йөзек

2.Чәчәк диңгезе сүзтезмәсендә күчерелмә мәгънә нинди охшашлыкка нигезләнеп барлыкка килә?

А)төсенә

Б)сыйфатына

В)күләменә

3.Омонимның төрен билгеләргә.

Кара әле, Айтуган,

Кеп-кечкенә ай тулган.

А)омоформа

Б)омограф

В)омофон

Г)саф омоним

4.Кайсы төркемдә антонимнар бирелгән?

А)тәүге, беренче

Б) тар, киң

В)кызарган, кыз арган

5.Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: азат, бәйсез, хөр, ирекле.

А) азат

Б) бәйсез

В) хөр

Г) ирекле.

6.Бирелгән мисалда мөсафир сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме?

Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр, мөсафир белән күрештеләр.

А)тарихи сүз

Б)архаизм

7.Бирелгән сүзләр арасыннан диалекталь сүзне билгеләргә: мәктәп, синоним, ызба.

А) мәктәп

Б) синоним

В) ызба.

  1. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы?

Иләк белән су ташу.

А)юкны бушка аудару

Б)инә күзеннән үткәрү

В)тел озайту

  1. Биек сүзенең даими антонимын билгеләргә.

А)тәбәнәк

Б)кыска

В)кечкенә.

10.”Синонимнар сүзлеге” кайсы төргә карый?

А)телара

Б)аңлатмалы.

11.Авыз сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә яз.

12.Бирелгән сүзгә синонимик рәт төзе.(3-4 сүз)

Үпкәләү, …..

13.”Авызы колагына җиткән” фразеологик әйтелмәсен аңлатып яз.

 

Лексикология бүлеге буенча контроль эш

(тестлы биремнәр)

2-вариант

 

1.Сары сүзе кайсы сүзтезмәдә туры мәгънәдә?

А)сары чәчәк

Б)сары сагыш

В)сары авыруы

2.Лачын йөрәк сүзтезмәсендә күчерелмә мәгънә нинди охшашлыкка нигезләнеп барлыкка килә?

А)төсенә

Б)сыйфатына

В)күләменә

3.Омонимның төрен билгеләргә.

Югалган таба! Кайсыгыз таба?

А)омоформа

Б)омограф

В)омофон

Г)саф омоним

4.Синонимнар төркемен билгеләргә

А)ача, яба

Б) картаю, карт аю

В)йөгерә, чаба

5.Синонимик рәттәге төп сүзне билгеләргә: буталчык, четерекле, чуалчык, катлаулы

А) буталчык

Б) четерекле

В) чуалчык

Г) катлаулы

6.Бирелгән мисалда кизү сүзе архаизммы, әллә тарихи сүзме?

Солдатлар һәр кәнне үз араларыннан бер кешене кизү итеп билгелиләр.

А)тарихи сүз

Б)архаизм

7.Бирелгән сүзләр арасыннан атаманы белдергән сүзне билгеләргә: күңел, сүзтезмә, видрә.

А) күңел

Б) сүзтезмә

В) видрә

  1. Бирелгән фразеологик әйтелмәнең синонимы кайсы?

Күзгә төтен җибәрү.

А)кәкре каенга терәтү

Б)авызына су кабу

В)тел очы кычыту

  1. Кечкенә сүзенең даими антонимын билгеләргә.

А)олы

Б)зур

В)дәү.

10.”Татар теленең орфографик сүзлеге” кайсы төргә карый?

А)телара

Б)аңлатмалы.

11.Тел сүзе кергән 4 фразеологик әйтелмә яз.

12.Бирелгән сүзгә синонимик рәт төзе.(3-4 сүз)

Хөрмәтләү, …..

13.”Балтасы суга төшкән кебек” фразеологик әйтелмәсен аңлатып яз.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ