Үзем турында

Мин, Хәбибуллина Рузалия Наил кызы, 1979 нчы елның 28 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында дөньяга килгәнмен.

1997 нче елны урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт педагогика университетының татар теле факультетында укуымны дәвам иттем. 2002нче елда “Татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы” белгечлегенә ия булдым.

Хезмәт юлымны “Татарский институт переподготовки кадров агробизнеса”институтында башлап җибәрдем. Шунда тормыш иптәшеп белән танышып, 2003 нче елда Лениногорск якларына килен булып төштем. Шул ук елны Татарстан Республикасы Лениногорск районы Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбендә эшли башладым. Хезмәтемне яратып башкару — зур уңышларга ирешүгә ярдәм итте. Укучыларым шәһәр һәм республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Алар белән беррәттән үзем дә төрле конкурсларда, проектларда катнашым көчемне сыныйм.

Бүгенге көндә югары категорияле укытучы буларак туган тел һәм әдәбияты дәресләре укытам. Укучылар белән уртак тел табарга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Әлеге максатны күздә тотып, интернет челтәре киңлекләренә дә аяк басарга булдым. Үз сайтымны булдырып, алдынгы карашлы башка татар сайтлары белән элемтәгә чыгып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга, яңадан-яңа эш алымнарын өйрәнергә алындым.

Мин укытучы гына түгел, балаларым – Искәндәр, Сөмбел, Сәйдәш һәм Мәрьямнең яраткан әнисе дә әле. Хезмәтемдә уңышларга ирешүемдә, тормыш иптәшем – Артурның һәм балаларымның өлеше бик зур. Алар миңа зур ярдәм, терәк булып торалар.