Татар әдәбияты дәресләрендә А.Г.Яхин технологиясен куллану

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын

салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре А.Г.Яхин технологиясенә бик тә туры килә. Чөнки галимнең белем бирү нигезен – эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү тәшкил итә. Без әдәбият дәресләрендә укучыга эзләнергә һәм шул күнекмәне даими кулланырга, Альберт  Гатуф улы сүзләре белән әйтсәк: “… без һәр баланы яшәргә, тормышта үз урынын табарга” [1.5.] өйрәтергә тиешбез.

Бу  технологиянең уңай яклары нидән гыйбарәт соң?!

Беренчедән, А.Г.Яхин методикасы эзләнүгә корылган, дидек. Әдәби әсәрләрне дә билгеле бер күнекмә, ягъни формула буенча тикшерү, эзләнү (материалны әзер килеш бирмәү) барлык укучыда да кызыксыну уята, дәрестәге активлыкны арттыра.

Икенчедән, әлеге күнекмә бер дәрестә, бер вакыт аралыгында гына түгел, даими кулланыла һәм әсәрләр нигезендә дәлилләнә, ныгытыла.

Өченчедән, автор анализ ясауның һәр төргә дә (чәчмә, тезмә, юмористик һәм сәхнә әсәрләре) әзер моделен бирә.

Дүртенчедән, әлеге методика күнекмәләр генә формалаштырып калмый, укучының иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә, үз фикерен әйтергә һәм аларны расларга да ярдәм итә (язма эшләрнең төрләре, темалары) һ.б. Ягъни А.Г.Яхин әдәби объектларга мөстәкыйль бәя бирергә өйрәтә, аның технологиясе нигезендә иҗади фикерләү генә түгел, күнектерү ята.

Бишенчедән, әлеге программа укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә. Мәсәлән, Һади Такташ иҗатына татар мәктәпләрендә дә, рус мәктәпләрендә дә шактый урын бирелә. Шагыйрьнең “Ак чәчәкләр” әсәрендә мондый юллар бар:

Ак чәчәкләр ява,

Дөнья матур.

Шундый матур булып тоела

Күге зәңгәр

Гүя йолдызлары ак кар булып җиргә коела.

Укучылар шунда ук (я үзләре, я укытучы ярдәме белән: “Укучылар монда нинди төгәлсезлек, ялгышлык киткән?” дип) аяз көнне кар яумавын искәртәләр. Димәк, авторның “дөнья матур” дигән сүзләрендә ниндидер яшерен мәгънә бар, дигән нәтиҗә ясыйлар. Алга таба шигырьдән:

Дөнья матур,

Шуның өчен дә бит

Сүгенә-сүгенә кайтам салкыннан, — дигән юлларны табалар. Янәдән логик фикерләүгә нигезләнеп, бар нәрсә дә әйбәт, матур, тыныч булганда беркем дә сүгенми, начар сүзләр әйтми, дигән нәтиҗә ясыйлар. Шунысын да искәртергә кирәк, әлеге образлар, сурәтләү чаралары Һ.Такташның һәр әсәрендә дә урын алган (“Ак чәчәкләр”, “Мәхәббәт тәүбәсе”, “Алсу”, “Болай гади җыр гына”). Димәк, әдип иҗаты буенча йомгаклау дәресендә, болар автор стилен билгели торган һәм аны башка әдипләрдән аерып торучы сыйфатлар дигән йомгак ясалырга тиеш.

Әдәби әсәрләргә анализ ясаганда  А.Г.Яхин тәкъдим иткән “Анализ ясау модельләре” дә укытучыга нык терәк булып тора.  Әлеге модельләр һәр дәрестә укучыларның күз алдында торырга тиеш. Укучылар аларга таянып һәр әсәргә җиңел генә анализ ясарга өйрәнәләр, дәрестән дәрескә әлеге күнекмәләр үстерелә, камилләшә бара, анализ ясау күнекмәсе формалаша.

Укыту барышында  аеруча катлаулы, авыр үзләштерелә торган темалар булып әдәбият теориясе һәм  әдәби төшенчәләрне өйрәнү дәресләре тора. Галим әлеге дәресләрне дә укучыга җайлы, аңлаешлы, җиңел итеп бирергә тәкъдим итә. Мәсәлән, 5нче сыйныфта “анализ” термины өйрәнелә башлый. Әлбәттә, әлеге төшенчәне “Әдәбият белеме сүзлегеннән” укып, әзер килеш тәкъдим итәргә һәм ятлатырга була, әмма ятлаган әйбер хәтердә озак сакланмый (шуңа күрә автор  программаларында әсәрләрдән өзекләр, шигырьләр ятлату юк). А.Г.Яхин технологиясенә нигезләнеп анализ төшенчәсен түбәндәгечә аңлатырга була:

Такта  алдына урындык чыгарып куябыз (теләсә нинди предмет кулланырга була: китап, өстәл, гармун һ.б.). Укучыларга: “Урындык нинди өлешләрдән тора?”,  — дигән сорау бирәбез. Алар: “Урындыкның аркасы, аяклары, утыргычы бар”, — дип җавап бирәләр. Укытучы янәдән сорау бирә: “Әйтегез әле укучылар, әлеге өлешләр аерым-аерым гына безгә хәзмәт итә алалармы? Әлеге без санап киткән өлешләр арасында бәйләнеш бармы? Ә ни өчен безгә урындыкны – бөтенне өлешләргә бүлү кирәк?” һ.б. Аннан укытучы теләсә нинди әдәби әсәргә анализ ясаганда да, нәкъ шушы ук гамәлләр: өлешләргә таркату, өлешләр арасында бәйләнешне табу башкарылганын әйтә. Бу эшләр башкарылганнан соң, укучылар укытучы ярдәме белән  нәтиҗә чыгаралар: “Анализ – ул бөтенне өлешләргә таркату һәм алар арасындагы бәйләнешне табу”. Һәр укучы дәфтәренә үз сүзләре белән билгеләмәне язып куя.

А.Г.Яхин технологиясенең тагын бер уңай ягы – ул барлык әдипләрнең дә тормыш юлын өйрәнүне таләп итмәү. А.Г.Яхин: “Күп әдипләребезнең тормыш юлы бер үк, аларның һәрберсен дә истә тоту мөмкин түгел. Шунлыктан үзгә, башкаларныкына охшамаган язмышлы әдипләребезнең биографиясен өйрәтүне кулай күрәм”,[1.7.] – дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Мәсәлән, ХХ гасырда иҗат иткән әдипләрне генә алыйк, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Камал һ.б. —  алар мулла гаиләсендә туган, башлап әти-әниләре укырга, язарга өйрәткән, аннан мәдрәсәдә укыганнар һ.б. ХХ гасырның икенче яртысында иҗат иткән әдипләрне алсак та шул ук күренеш. Мәсәлән,  Р.Харис, Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин һ.б. – авылда туып үскәннәр, Казан дәүләт университетының татар филолгиясе факультетын тәмамлап, газет-журналлар редакцияләрендә хезмәт иткәннәр, Татарстан Дәүләт Думасында депутат булганнар, әдәби казанышлары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелгән һ.б. Галим кабатланмас язмышлы әдипләребезнең  (Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан һ.б) тормыш юлын өйрәнү кирәк кенә түгел, ә әсәрләренә анализ ясау өчен дә мөһим, дигән фикерне дә җиткерә. Мисал өчен Х.Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы?” шигырен алыйк. Әгәр әдипнең аянычлы тормыш юлы турында белмәсәң, шигырьгә дә анализ ясап булмый. Укучылар, Х.Туфанның биографиясен өйрәнгәннән соң, бик тиз әсәрдәге лирик геройның автор белән туры килүен әйтәләр, мисаллар белән дәлиллиләр:

Кайттым…

Бусы – алкалары, бусы – кабере, диделәр…

әдипнең хатыны Луиза Сәлиаскәрова, чыннан да, әдип тоткынлыктан кайтканчы вафат була;

Бирде дөнья кирәкне, —

ул күп кайгылар күрә – нахакка тоткынлыкта була, үлем җәзасына, аннан мәңгелек тоткынлыкка хөкем ителә; хатыны да, улы Илдар да  ул тоткынлыкта булганда вафат булалар һ.б.

Аннан шигырьнең беренче строфасындагы юлларга игътибар итәргә кирәк:

Сугышлардан замана

Туктап торган арада.

Яраларны ямаштырып,

Ята идем далада.

Укытучы укучыларга сорау бирә:

— Х.Туфан сугышта булганмы? Яраланганмы? Лирик герой автор белән тәңгәл килә дидек, шулай булгач, Х.Туфан биографиясеннән шушы юлларга туры килердәй фактларны әйтегез.

Укучылар, әдипнең тоткынлык чорын, Сталин идарә иткән дәверне – сугыш белән белдерүен; ә яраларны ямаштыруын – 1953нче елда Сталин үлеме белән, тоталитар режимның бетүен; үзенең эше кабат каралуын сурәтләгән, дигән нәтиҗә ясыйлар.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк, әлеге методика нигезендә эшләү татар мәктәпләре өчен дә, һәм рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен дә бик кулай. Тулаем автор тәкъдим иткән  әзер программа нигезендә укытмасаң да, аның аерым күнекмәләрен (чәчмә, тезмә әсәрләргә анализ ясау, әдәби төрләр, әдип иҗатына бәя бирү һ.б.) куллану уңай нәтиҗәләр бирә.

Кулланылган әдәбият:

  1. Яхин А.Г. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2003. – 159 б.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ