Туган тел

Лениногорск муниципаль районы Урмышлы төп гомум белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Рузалия Наил кызы.

Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер
сөрергә теләгән милләт үткән көннәрен белсен
һәм үз тарихы белән дус булсын.

(Ризаэддин Фәхреддин)

Без XXI гасыр кешеләре. Фән һәм техника, югары казанышлар чорында яшибез. Тормыш шартлары уңай якка үзгәрә бара. Тик,  милләткә караш ниндидер әһәмиятсез бер төшенчә кебек кенә калып бара сыман. Заман тәлапләренә ияреп, милләтебезгә булган ихлас мәхәббәт, хөрмәт, горурлану хисләре  аксый башлады. Халкыбызның алдагы көне, киләчәк язмышы яшьләрнең бүгенге тәрбиясе белән тыгыз бәйләнгән. Балаларның, үсмерләрнең һәм яшьләрнең тормышлары, кешеләр  белән аралашудагы тәртипсезлекләр, гомумән, әхлакый гариплекләр һәммәбезне борчый. Рухи ярлылык хөкем сөрә. Ә рухи ярлылык, үз чиратында, әхлаксызлыкны тудыра. Ә әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Шул сәбәпле әхлакый тәрбиягә җитди игътибар бирергә кирәк. Шушы шартларда балалар инсафлы чын милләт баласы булып үссен өчен нинди чаралар күрергә соң? Барыбызга да мәгълүм, татар телен үстерү, аның традицияләрен киләчәк буынга тапшыру – укытучыларның төп бурычы. Бу эшне без халык йолаларына, иҗатына, гореф-гадәтләренә, сәнгатенә таянып балаларда туган телгә хөрмәт, халкыбызга хас гүзәл әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә тырышабыз.

Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Һәр дәресемнең нәтиҗәле булуына омтылам. Алдынгы педагогик карашларга, халык педегогикасы алымнарына таянам. “ Милли төбәк компонентына нигезләнеп, укучыларга тирән белем һәм әхлакый –эстетик тәрбия бирү” дигән тема буенча эшлим.

Милли төбәк – бөек Ватаныбызның аерылмас бер өлеше. Шуңа күрә, укучыларда туган ягың белән горурлану, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү, туган төбәкнең тарихын өйрәнүдә кызыксыну булдыру, күренекле шәхесләрне хөрмәт итү, туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт уяту минем эшемнең төп максаты. Әлеге максатны тормышка ашыруда төрле традицион булмаган дәрес формаларын: әйтик, дәрес-презентация, дәрес-әңгәмә, түгәрәк өстәл янында сөйләшү һәм башкаларны еш кулланам. Бигрәк тә, дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда заманча технологияләрне куллану нык ярдәм итә.

Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыклары, класстан тыш бәйрәмнәр, сәнгатьле сөйләм, төрле темаларга багышланган иншалар конкурсы,  КВН кичәләр, юбиляр язучыларга багышланган әдәби музыкаль монтажлар туган телгә мәхәббәт уятуда нык тәэсир итәләләр. Якташ язучылар белән даими очрашулар да күркәм гадәткә әйләнде.

Минем уемча, без тел һәм әдәбият укытучылары, беренче чиратта, халыкның милләт буларак асылын, тарихын, тормыш – көнкүрешен, гореф-гадәтләрен чагылдырган сүзләргә һәм төшенчәләргә игътибар итәргә яки тел һәм мәдәният бәйләнешен күрсәтергә тиешбез. Әгәр дә без укучыларны мондый сүзләрне табарга, аларга аңлатма бирергә, үзләштереп, истә калдырырга өйрәтә алсак, укучыларда тел турында белемнәрне үзләштерүнең асылын формалаштыра алабыз. Алга таба алар нигезендә сөйләм күнекмәләренә ия була алалар.

Тел- милләтнең сакчысы! Тел яшәсә,милләт яши, милләт яшәсә, милли горурлык яши, ә милли горурлык ул – иң көчле тәрбия һәм сәләтлелек чишмәсе. Татар халкы да, барлык  халыклар кебек үк, үзенең телен, моңын белергә тиеш. Шунда гына безне башка милләт кешеләре хөрмәт итәр һәм бездә милли горурлык булыр. Үз телен белерлек тә сәләте булмаган кешедә нинди горурлык булсын да, аңа нинди хөрмәт тусын. Кулга-кул тотынышып кына  без татарлыгыбызны саклап кала алырбыз. Газиз туган телебез – татар телен кадерлик,  яклыйк,  саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер — бәясе, хөрмәте бар.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ