Укучылар иҗаты

Сез иң гүзәл кеше икәнсез

Бу дөньяда әти- әнидән кала тагын бер бик тә якын һәм кадерле кеше бар. Ул- синең укытучың. Борынгыдан ук укытучы булган кешеләрне изге итеп күргәннәр, аларга һәркайда да урын түрдән булган, нинди генә бай кеше очраса да, иң беренче булып ул исәнләшкән.

Укытучы сүзен ишетүгә үк, күз алдына ягымлы, һәрчак ярдәм итәргә ашкынган, йөзеннән нурлар балкып торган кеше килеп баса. Ул синең ни теләгәнеңне карашыңнан ук аңлый, үз баласыдай якын күрә. Аны барысы да ярата, хөрмәт итә. Юкка гына кечкенә сыйныф балаларының күбесенең диярлек хыялы- нәкъ менә укытучы булу. Аларның да шундый ук акыллы,

Укытучы булу, минемчә, ул бик тә авыр һәм зур җаваплылык таләп итә торган һөнәр. Ник дигәндә, укытучы кешенең ярты йөрәге гаиләсе белән булса, калган яртысын ул укучы балаларына, мәктәпкә багышлый. Аның өчен иртән укытырга  баруы да эшкә йөрү түгел, ә икенче гаиләсе янына кайту кебек кенә.

Яныбызда укытучыбыз булганда гына без аның җылы карашын тоеп, үзебезне сакланган, якланган итеп хис итәбез. Каршыбызга үзебез генә үтеп чыга алмаслык авырлыклар килеп чыкса да, берәр сорау килеп туса да, иң беренче булып укытучыбыз янына йөгереп барабыз. Ә аның, үз чиратында, укучыларын бер дә кире борып җибәргәне юк: ул барыбызга да бик теләп ярдәм итә.

Кеше үсә, мәктәпне тәмамлый, олы тормышка аяк басарга да вакыт килеп җитә. Ләкин язмыш җилләре аны кая гына илтсә дә, ул беркайчан да үзенең мәктәп укытучыларын, аларның киңәшләрен, кылган изгелекләрен исеннән чыгармаячак. Чөнки нәкъ менә укытучы укучыларына шул зур тормышка илтүче юлны күрсәтүче, аның ишегенең ачкычын бирүче. Аның ничек укытуыннан һәм тәрбия бирүеннән баланың киләчәге хәл ителә. Аларның зирәклекләре, чиксез түземлеклеренә, ныклы ихтыяр көчләренә исең китәрлек.

Һәрбер баланы да бертигез яратып, һәрберсенә дә тигез белем бирү, күп укучылы сыйныфны тыңлата белү өчен никадәр сабырлык сорала. Шуңа күрә без укытучыбызның хәленә керә белергә тиешбез. Аны шатландырыр өчен күп нәрсә дә кирәкми: иң мөһиме — укытучыңның сүзен тыңларга, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышырга һәм киләчәктә дә: “Эх, менә ул минем укучым иде!”- дип укытучың горурланып торырлык чын кеше булып үсәргә кирәк.

Милләтем- киләчәгем

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы “Урмышлы төп гомуми белем мәктәбе” гомуми белем муниципаль учреждениесе

Башкарды: 4 нче сыйныф укучысы

                                                                Галимҗанова Илүзә Әнвәр кызы

Тикшерде: Хасаншина Резидә Һади кызы

Мин татар милләтеннән. Үз милләтем белән мин бик горурланам. Татар ул бик тырыш, түземле, сабыр һәм гыйлемле халык. Мин татар. Ә чын татар үз телендә ачык, матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Татар телен белү мөһим. Татар телендә күбрәк сөйләшсәләр, татар телен кубрәк хөрмәт итсәләр, ничек яхшы булыр иде! Моның өчен бары тик татарларга үз телләрендә сөйләшүдән оялмаска гына кирәк.

Татар теле ул бөек Тукай теле. Тукай үз иҗатында милли  моңнарны  көйләп, милләт бәхетсезлеге хакында җырлаган. Ә бөек шагыйребез Муса Җәлил үз милләтен яклап гомерен корбан иткән.

Татарлар Русиядә урыслардан кала сан буенча икенче урында тора. Телебез бетмәсә, милләтебез дә яшәр.

Безнең татар милләте бик күп авырлыклар кичергән. Ләкин беркайчан да баш имәгән, горур булып кала белгән. Милләтебезнең киләчәге безнең кулларда. Телебезне, динебезне яклап көрәшергә кирәк.

Мин галим дә, сәясәтче дә түгел, гади бер татар баласы. Һәм мин үземнең фикеремне генә яздым. Барлык илләр, халыклар үзара тыныч, дус, бердәм булып яшәсәләр, нинди яхшы һәм уңай булыр иде.

Инша

Күңелләргә җылы кояшлы, назлы җилләре белән яз исе килеп керде. Ямьле яз айларына кошлар моңы кушылды. Дөнья матур, ә иң мөһиме – тыныч. Шул тыныч тормыш куандыра кешене.Урамда бомба тавышлары, шартлаулар, балаларның өзгәләнеп елаган тавышы, халыкның сыкрануы ишетелеп торса нишләр идең?! Язның матурлыгы күренер идеме? Юк. Сугыш афәте үзенең кара болытлары белән матурлыкны каплар иде дә, яшенле, куркыныч яңгырын яудырыр иде.

1941 ел… Рәсәй җирләренә дә шул кара болыт үзенең агулы яңгырын яудыра башлаган куркыныч чор. Дүрт ел халыкның бар рәхәтен урлаган, сабыйларны бәхетсез иткән, күпме хатыннарны тол калдырган, авыр хезмәт белән сындырган, йөрәкләрен яралаган, сөлектәй егетләрнең, чәчкәдәй гүзәл кызларның киләчәген киртәләп куйган, арысландай күпме ирнең гомерен өзгән ачы сугыш еллары. Нәкъ 4 ел безнең бабаларыбыз ерткыч дошманга каршы бар көчен куеп сугышкан, явыз илбасарлардан халкын, илен саклаган. Саклаган да, яклаган да, җиңү дә алып кайткан. Инде фашист халкын хурлыклы җиңелүе белән котлаган май кояшы караган көннән дә 65 ел үткән. Ә бабаларыбыз күңелендәге җәрәхәт төзәлми һаман. Ачы сугыш елларын искә төшерү белән аларның күзләрендә ниндидер моң күренә, тамчы-тамчы энҗе бөртекләре битләрендәге җирән генә җыерчык эзләреннән аска тәгәри. Пуля яңгыры астында йөрүләрен, караңгы окоп төпләрен, бомба горелтеләрен искә төшереп  шомланып куйсалар, бергә җиңү яулаганда дошман җирендә ятып калган дус – ишләрен искә алып сагышланалар.

Авыр, бик авыр юл узалар алар  —  бүгенге көннең яшь буынына бәхет йолдызларын өләшүче бабаларыбыз. Ләкин яшьләр аларга карата рәхмәтлеме соң?  -Әйе, дип уйлыйм мин. Һәр елны  сугыш һәм тыл ветераннарын җиңү көне белән котлап кайтабыз, үзебезнең чын күңелдән әзерләнгән концерт номерларыбызны аларга багышлыйбыз.Әлбәттә, рәхмәтебез бер көнлек котлау сүзләре белән генә чикләнеп калмый. Ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә без һәрдаим игътибарлы. Хәлләрен беләбез, йорт тирәләрендә булышабыз, дөнья яңалыклары белән таныштырабыз. Якты, тыныч, имин көннәр бүләк итүчеләребез тагын бер кат безнең һәрбер рәхәт көнебезне күреп куаналар.

Закиева Ләйлә 6 класс

Минем әбием

Мин Хәбибуллин Искәндәр Артур улы. 2 нче сыйныфта укыйм. Бер көнне әбиемнәрдә кунакта булдым һәм бергә сөйләшеп утырдык. Әбием – Хәбибуллина Рәхилә Кыям кызы  исендә  уелып калган хәтирәләре  турында сөйләде:

“Минем әтием – Илалтдинов Кыяметдин Илалтдин улы 1911 елның 15 апрелендә, ә әнием – Илалтдинова Минсәрвәр Юныс кызы 1916 елның 23 июнендә дөньяга киләләр. 1933 елда алар гаилә корып  яши башлыйлар.

Сугыш башланганчы аларның 3 балалары туа, ләкин берсе генә – Рәхимә апай гына исән кала, башкалары үлә.

Сугыш башланганчы әтиебез солдатка алына. Аннан кайткач, озак та үтми сугыш башлана. Әтиебезне 1941 нче елны сугышка алалар. Ләкин ул поезда барганда ук, бик күп сугышчылар белән берлектә ( шул исәптән аның белән бергә безнең авылдан да сугышка китүчеләр була) әсирлеккә эләгәләр. Әтиебез анда күргән михнәтләрен сөйләп бетерә алмый иде. “Үләксәләр, тирес кортларына кадәр ашаган чакларыбыз бар иде. Кемнәр ашый алмады алар ачлыктан – алар ачлыктан, чирләрдән бик күп үлделәр”, — дип әйтә иде әти.

Әсирлектән әтиебезне Литвага бер бай үзенә хезмәтчегә алып китә. Ул анда терлекләр карый, бакча, өй тирәләрен җыештырып тора. Бик тырыш, уңган икәнен күреп хуҗалар аны җәберләмиләр.

Әтиебез авылга сугыш бетеп, бер ел үзгач кына әйләнеп кайта. Әсирлектә булганлыктан, сугыштан соң аларны бик озак тикшерәләр. Гаепсез икәнлеге исбатлангач кына 1946 елны ул әти-әнисе, хатыны һәм 10 яшьлек кызы янына әйләнеп кайта.

Әниебез сөйли иде: “1945 елда 9 май сугыш бетте. Әсән калганнар бер-бер артлы әйләнеп кайттылар. Әтиегездән бер хәбәр дә юк, ләкин мин әтиегез исән икәнен йөрәгем белән ышанып көттем”.

Әтиебез исән кайтуын күргәч, әни аны күргәннән соң, телсез кала. Бары  3 көн узгач кына ул сөйләшә башлый.

Ул еллар бик күп авыр вакытлар, ләкин әти дә, әни дә бик уңган, тырыш, хезмәт сөючән  булганлыктан кыенлыкларны җиңәргә үзләрендә көч табалар.

Бер – бер артлы балалар туа. Әти дә , әни дә колхозда бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә.

Үзләре тәрипле, әдәпле булганга, без 5 бала да тәртипле, инсафлы, тырыш хезмәт сөючән булып үстек. Әти белән әнинең Рәхимә, Минсәгыйдә, Мәрхәбә, Рәхилә исемле 4 кызлары әлеге көнгәчә тырышып эшләп, балалар, оныклар тәрбияләп яшибез. Ә абыебыз Ильяс инде, мәрхүм, ул 45 яшендә үлеп китте. Бик игелекле, ярдәмчел бала иде. Авылыбызда ул ярдәм итмәгән кеше булмагандыр.

Әти белән әнигә мәктәптә укырга мөмкинлекләре булмый. Укый-яза белмәсәләр дә бик башлы, тырыш кешеләр иде.

Әтиебез уен- көлкегә бик оста, ә әниебез бик сабыр, бер кайчан гайбәт сөйләмәс, андый җирдә дә тормас иде.Тәмле ризыклар пешерергә, тирә-күршеләрне сый-хөрмәтләре белән сыйларга ярата тде.

Соңгы елларда әтиебез умарталар да тотты. Бал аерткач, туганнарга, тирә- күршеләргә  без бал авыз иттереп йөри идек. Ә балалар өйгә җыелеп, яңа пешкән ипигә ягып, бал белән чәй эчә торган идек.

Әти белән әни турында якты ичтәлекләр язып кына бетерерлек түгел. Алар шул юклык заманнарда да үзләренең уңганлыклары, булганлыклары белән матур, үрнәк гаилә булып яши белделәр. Бу хәтирәләрем алар һәм һәммә  мәрхүм туганнар рухына дога булып барса иде”

Хәбибуллин Искәндәр Артур улы, 2 сыйныф, 2012 ел, май

Әнкәй

“ Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга,

Таптамагыз , һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга

Әни , әнкәй , нәнә , инәй… Сиңа без нинди генә исемнәр белән эндәшмибез , эчтәлегең шул ук. Син- Ана! Күкрәк сөтен имезеп үстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган Ана.

Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәл янына чакырасың. Үзең озак утырмыйсың да. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык белән шатланасың, Гел эшләп торырга гына күнеккән кулларыңны, кая куярга белмичә, әле альяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең.

Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә, һәр хәрәкәтеңне, һәр ымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәге гөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән сак кына кисеп аласың, Төпләрен тотып-тотып карыйсың. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дип борчыласыңмы  син?

И әни… Без дә үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр белән әйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә һәрвакыт яныңда да булмыйбыз. Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый.

Җир йөзендә анадан да кадерлерәк, анадан да якынрак кеше юк бит ул. Гомер буена әни синең янда йөридер кебек, ул янәшәңдә булмаса да, аның белән киңәшәсе килә, Роберт Миңнуллин язганча, һәр башланган эшкә әнидән хәер-фатиха аласы килә:

Ташлама, әнкәй, ташлама,

Мине изге догаңнан,

Ташласаң изге догаңнан,

Мин бәхетле булалмам.

Әйе, аналар- бөек затлар. Кеше анасын онытмаска, аны хөрмәт итәргә тиеш. Аналарның кадерен кечкенәдән белеп үсәргә кирәк. Без әниләргә беркайчан да кайгы, сагыш күрсәтергә тиеш түгел. Бар теләгем: әниләребез тыныч, рәхәт тормышта яшәсеннәр иде.

Закиева Ләйлә 6 класс

Хабибуллин Искәндәр Артур улының шигырьләре

Шкаф

Качышлы уйнаганда,

Иркәм шкафка кача.

Мин эндәшмичә торсам.

Шкафны үзе ача.

 

Текә малай

(реп)

Мин булам Искәндәр,

Кирәкми миңа мендәр.

Йоклармын мин идәндә,

Әбиләргә килгәндә.

 

Мин бик текә малайдыр.

Уйнамыймдыр урамда,

Кайбер чакны чыгып керәм,

Каты буран булганда.

 

Минем текә энем бар

Ул минем якын сердәш.

Берне кычкырып дәш,

Килеп чыга Сәйдәш.

 

Сеңлем була Сөмбел

Телик карар ул гел.

Ярата ул шоколад,

Менә нинди гүзәл зат.

 

Яңа ел

Яңа елны һәркем ярата,

Кыш бабай үзе дә шатлана,

Аны сагнып көткән балаларның

Шат елмаюына соклана.

Бездән яхшы хәбәрләр ишетсә,

Аның да күңеле рухлана.