Авылым фольклоры

«Рәмис бәете»

Йә Аллаһы дип башладым
Бу язмамның башларын
Бигрәк яшьли үлдең, улым,
Мәңгелеккә безне ташладың

Җиңел тудың, җиңел үстең,
Җиңел үтте тормышың.
Утыз сигез генә ел икән бит
Барлык гомер торышың.

Уналты яшьтән чыгып киттең,
Туган йортта яши алмадың
Урсалы кырына йортлар салдың-
Рәхәтен күрә алмадың

Ике көннән килеп әйттеләр
Егылгач хәлләреңне.
Йөрәккәем туктап калды
Ишеткәч хәлләреңне.

Баскычлардан егылып төшкәч,
Бәрелгән бит башкаең.
Аңнарыңа да килмичә,
Чыкты инде җаннарың.

Җирләр алдың, йортлар салдың
Урсалы кырларында.
Газраилләр көткән икән ,
Йортыңның кырыенда.

Балакаем, йөрәк парәм,
Булдың бит йөрәк ярам.
Сагынуыма түзә алмыйм,
Кабереңә еш барам.

Болытлар агар инде,
Тамчылар тамар инде.
Балакаем, синсез калган
Йөрәгем янар да янар инде.

Габидуллина Гөлисә октябрь, 2004

Аллаһыма шөкер кылам

Аллаһыма шөкер кылам,
Биш балам булганына.
Намаз укып, дога кылам,
Исән булуларына

Бер ходаем, тынычлык бир,
Дөнья күк йөзе безгә.
Бала хәсрәтен бирмәсен,
Берүк беребезгә дә.

Төштә күрсәң, яхшы була,
Суда йөзгән балыклар.
Бер ходаем насыйп итсәң,
Дәрәҗәле картлыклар.

Якупова Фәимә Таҗумхамәт кызы мөнәҗәте

Дустым Разыя бәете

Чәчәкле алъяпкычымны мин кайтканчы кимәгез,
Минем сезгә актык сүзем – семенага тимәгез.
Өйри идек кызлар белән шаулашып киноларга,
Бер мин ятам ялгыз башым караңгы бүлмәләрдә.
Яратканым – кызыл яулык, яулыклар арасында,
Иң бәхетсезе мин булдым дусларым арасында.
Авылдагы рәхәт көннәр тараталар фикеремне,
Суд залында чикләделәр, бәхетле яшь гомеремне.

Исламова Гамилә

«Нияз» бәете

Минем бәхетле балачак
Үтеп тә китте инде.
Ир уртасына җитәм , дип
Уйларга вакыт җитте.

Аллы –гөлле чәнечкәләп,
Каннарымны агызды.
Беркем эшли алмас иде
Бу кадәр явызлыкны.

Рәхмәт сезгә, дус-туганнар,
Җыелып озаттыгыз.
Минем кебек зур оядан
Китәргә ашыкмагыз.

Хисамова М.В. (10.01.2006)

«Дуска» мөнәҗәте

Ядкарь язам, диеп башладым да,
Уйларымны ерак ташладым.

Уйларымны уйлап шигырь яздым
Җылы, йомшак җилләр искәндә.

Тормыш дулкыннары каты бәрсә,
Илтеп ташлый дөнья читенә
Шуның өчен сиңа шигырь язам
Мәңге калсын, диеп , исеңдә.

«АНА» мөнәҗәте

Өзелеп көтәм, балам, хатларыңны,
Моңсу айга карап йокламыйм.
Ә шул чакта ана күзләреннән
Кайнар яшләр ага туктамый.

Төннәр буе сөеп ята идем
Кайгыларны бергә таратып

Сез бит минем аткан чәчәкләрем,
Сез бит минем тормыш гөлләрем.
Чәчәкләрен койгач, сабак корый,
Шулай үтә минем көннәрем.
Исламова Камилә