Хәл төрләрен гомумиләштереп кабатлау

Хәл төрләрен гомумиләштереп кабатлау

(Дәрес эшкәртмәсе 7 нче сыйныфлар өчен)

Башкарды: Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Рузалия Наил кызы

Тема: Хәл төрләрен гомумиләштереп кабатлау.

Максат: 1. Хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгыту, белемнәрне билгеле бер системага салу.

  1. Хәлләрне таный, аларның төрләрен дөрес билгели, төрле хәлләрне сойләмдә урынлы куллана белү күнекмәләрен үстерү.
  2. Укучыларда тирә-юньдәгеләргә һәм әниләргә карата мәрхәмәтлелек, олы җанлылык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа; презентация; тестлар;

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау дәресе.

Метод һәм алымнар: әңгәмә, биремнәр үтәү, мөстәкыйль эш, модельләр белән эшләү, иҗади эш алымнары.

Дәрес барышы

  1. I. Башлам.
  2. ХАЙ ФАЙВ (тынычлык урнаштыру)

Уңай психологик халәт булдыру

ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (утыр- бас)

-Кемнең чәче озын, шулар баса.

— Кемнең буе кыска, шулар баса.

— Кемнең исемендә “З” хәрефе бар, шулар баса.

— Иң уңганнар, тәртиплеләр баса.

— Бер-беребезгә карап елмаябыз,  яхшы кәеф һәм уңышлар теләп, күршебезгә “биш”не бирәбез һәм дәресне башлыйбыз.

  1. Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү.
  • Укучылар, тактага игътибар итегез әле. Биредә ниндидер сүзләр боткасы кайнап тора. Бер нәрсә дә аңлашылмый. Тиешле урыннарына куйсак, алар турында бер фикер туачак. (такта янында укучылар сүзләрне тиешле юнәлешләренә урнаштырала)   

                                   Җөмлә кисәкләре

 

            Баш   кисәкләр                      Иярчен кисәкләр

 

            Ия       Хәбәр              Аергыч   Тәмамлык  Хәл      Аныклагыч

 

                      

          Вакыт     Урын    Сәбәп    Максат    Шарт    Күләм    Рәвеш      Кире

  • Шулай итеп, җөмлә кисәкләренең бүленеше килеп чыкты. Әйтегез әле,  без сезнең белән инде берничә дәрес җөмләнең кайсы кисәген өйрәндек?
  • Без хәлләрне өйрәндек.
  • Әйе, ә бүген без сезнең белән хәл һәм аның төрләре буенча өйрәнгәннәрне ныгытып, аны бер системага салырбыз, сезнең әлеге тема буенча алган белемнәрегезне, төрле хәлләрне сөйләмдә урынлы куллана белүегезне тикшерербез, Бүгенге дәрестә бөтенегезнең дә актив булуын телим. Дәфтәрләрне ачып, бугенге числоны һәм теманы язып куйыйк.
  1. Актуальләштерү.

1.Өй эшләрен тикшерү.

2.Сез хәзер КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД (сора-сора-алыштыр) структурасы ярдәмендә бер берегезнең белемнәрен тикшерәсез.

Алдан ук әзерләнгән битнең 4/1 өлешен бөклисез. Күренә торган өлешенә сез хәл турында иң яхшы дип саналган соравыгызны язасыз, ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавап языла. Моны эшләү өчен сезгә вакыт бирелә.

Хәзер сез якындагы иптәшегезгә сорауны бирәсез, ә ул җавап бирергә тиеш. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз. Аннары аның соравын тынлап, шулай ук җавап бирәсез.»Афәрин, рәхмәт.Миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды» дип бергә кабатлаганнан соң, карточкаларны алмашып, икенче иптәшегезгә барасыз.

 Түбәндәге сорауларны язарга мөмкин:

  • Нинди иярчен кисәк хәл дип атала? (Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк хәл дип атала.)
  • Хәлләр ничә төргә бүленә? (Мәгънәләре ягыннан хәлләр 8 төргә бүленә: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, шарт хәле, кире хәл.)
  • Хәлләр җөмләнең кайсы кисәкләрен ачыклап килә? (Хәлләр күбрәк фигыль белән белдерелгән җөмлә кисәген ачыклап килә.)

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Экранда бирелгән өзектән хәлләрне табып, үзләре ачыклап килгән җөмлә кисәге белән парлап язып алырга. Хәлнең төрләрен билгеләргә.

     Беркөнне мин Тукайны, артистлар белән бергә, үземнең туган көнемә чакырдым. Гәрчә ул, махсус киенеп, галстуклар тагып, кунакка йөрүне яратмаса да, мәҗлескә назланмыйча килде.Мин аның килүенә бик шатландым. Ул көнне минем бүлмәмдә чәчәкләр күп иде. Тукай чәчәкләр янына барды да кесәсеннән ландыш чәчәге чыгарды.

(Укучылар биремне дәфтәрдә үтиләр)

Укучыларның җаваплары тыңлана: Беркөнне(в.х)  чакырдым, артистлар белән бергә (р.х)  чакырдым, туган көнемә (м.х.) чакырдым; махсус киенеп (р.х), галстуклар тагып (р.х.) килде, кунакка йөрүне яратмаса да (к.х.) килде, мәҗлескә (у.х.) килде, назланмыйча (р.х.) килде; бик (күләм х.) шатландым; ул көнне (в.х.) күп иде, бүлмәмдә (у.х.)күп иде; чәчәкләр янына (у.х.) барды, кесәсеннән (у.х.)чыгарды.

  1. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕРА (фрейер моделе)

Бер бит кәгазь алабыз. Дүрткә бөкләп модель ясыйбыз. 1нче шакмакка хәлнең билгеләмәсен, 2 нче шакмакка даими билгеләрен, 3 нче шакмакка мисаллар, 4 нче шакмакка җөмләләр төзеп язабыз. Өстәлдән бер укучы чыгыш ясый.

  1. Белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
  2. Хәзер сезнең хәл төрләре буенча алган белемнәрегезне тикшереп карыйк: тест биремнәрен үтибез. Слайдтан укып дөрес җавапларны дәфтәрегезгә теркәп барырга кирәк.
  3. Җөмләнең нинди кисәге хәл дип атала?

А) Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? сорауларының берсенә җавап бирүче иярчен кисәк;

Б) Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, кемгә? нәрсәгә? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларның берснә җавап бирүче иярчен кисәк;

В) Җөмләдә эш яки хәлнең кайда, ничек, кайчан, нинди шартларда үтәлүен яки үтәлмәвен белдерә торган иярчен кисәк.

  1. Мәгънәләре ягыннан хәлләр ничә төргә бүленә?

А) 6;

Б) 8;

В) 9.

 

  1. Хәлләр күбрәк җөмләнең кайсы кисәген ачыклыйлар?

А) фигыль белән белдерелгән кисәген;

Б)  исем белән белдерелгән кисәген;

В)  алмашлык белән белдерелгән кисәген.

 

  1. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Китапны ике генә көнгә алдым.

А) күләм хәле;

Б) максат хәле;

В) вакыт хәле.

 

  1. Бирелгән җөмләдәге хәлнең төрен билгеләргә.

Кызлар, җырлый- җырлый, ашлык чистарталар.

А) максат хәле;

Б)  шарт хәле;

В)  рәвеш хәле.

 

  1. Бирелгән җөмләдә хәл кайсы сүзне ачыклап килгән?

Сочинениене дәфтәрләр арасына куйдым.

А) сочинениене;

Б)  арасына;

В)  куйдым.

 

  1. Бирелгән җөмләдә хәл нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Кичен көтү кайтты.

А) исем белән;

Б) рәвеш белән;

В) фигыль белән.

 

  1. Дөрес җаваплар белән танышу.

(Экранда дөрес җаваплар чыга. Укучылар үзләренә үзләре билге куялар.)

  1. в); 2. б); 3. а);    4. а);    5. в);    6. в);    7. б).

Йомгаклау.

ФО БОКС СИНЕКТИКС

Укучылар караламага тиз генә бер җансыз предмет ясагыз. Ә хәзер ясаган рәсемегезне кулланып түбәндәге җөмләне тәмамларга кирәк:

Хәл…..(рәсемдәге предмет) охшаган, чөнки…….

-Хәл чәчәккә охшаган, чөнки аның да таҗлары (8 төре) бар. Чәчәкне су сибеп, карап, тәрбияләп торсаң гына матур. Хәлне яхшы үзләштерсәң генә матур һәм җиңел…

  1. Нәтиҗә ясау.

— Шулай итеп, без бүген хәл төрләре буенча өйрәнгәннәрне тагын бер кат ныгыттык, сезнең белемнәрегезне бәяләдек, хәлләрнең сөйләмдә киң кулланылучы җөмлә кисәге булуына тагын бер кат инандык. Димәк, нинди җөмлә кисәге хәл дип аталды инде?

— Хәлләр нәрсәгә карап төрләргә бүленәләр?

— Сез хәлнең нинди төрләрен беләсез?

  1. Билгеләр кую.
  2. Өйгә эш бирү.

Хәл төрләрен файдаланып,  “Кар бөртегенең сәяхәте” дигән темага иҗади эш.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ