Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

Бүгенге көндә белем бирү системасында төп бурычларыбызның  берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш.

Хәзерге чорда фәннәрне укыту әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләү, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Педагогик әдәбиятта ул милли-региональ компонент термины белән йөртелә. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк. Шушы максат һәм бурычларны тормышка  ашыруны күз алдында тотып, “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли-төбәк компонентларын куллану” дигән тема нигезендә эшемне яратып башкарам.

Татар теле дәресләрендә төбәгебез ирешкән уңышлар, күренекле шәхесләр турында сүз алып бару да,   төбәгебез язучылары әсәрләреннән җөмләләр сайлап язу кебек эш төрләре укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисе тәрбияли. Әнә шундый дәресләрнең берсен сезгә дә тәкъдим итәм.

Тема: Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре.

Максат:

  1. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләренең куелу үзенчәлекләре турында төшенчә бирү.
  2. Телдән һәм язма күнекмәләр ярдәмендә белгәннәрне ныгыту.
  3.   Укучыларның  сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү. Матур язу күнекмәсе булдыру.

Дәрес тибы: Яңа күнекмәләр формалаштыру

Дәреснең методы: Эзләнү методы

Җиһазлау: компьютер, дәреслек, презентация, якташ язучыларыбызның портретлары һәм китаплары күргәзмәсе.

Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше: Укучыларның фикерен дәрескә туплау.Уңай психологик халәт булдыру( исәнләшү, дәрескә әзерлекне тикшерү, дежур укучы чыгышы).

II.Белемнәрне актуальләштерү:

— Узган дәрестә без эндәш сүзләр турында сөйләшкән идек. Бүгенге дәрескә сез аларны кабатлап, өйрәнеп килергә тиеш идегез (өй эшен тикшерү).

Эндәш сүзләр:

  • Сөйләм төбәлгән зат яки предметны белдерәләр.
  • Аерым интонация әйтеләләр.
  • Баш килештәге исем белән белдереләләр.
  • Җөмләнең теләсә кайсы урынында киләләр.
  • Җыйнак һәм җәенке булалар.
  • Җөмлә кисәге була алмыйлар.
  • Алар янында өтер һәм өндәү тыныш билгеләре куела.

— Сөйләм нинди генә төрдә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзнең сөйләмдәге роле бик зур.

—  Ә хәзер якташ язучыбыз Рәшит Шиһапның тактага язылган  шигъри тезмәсенә игътибар итеп, бүгенге темабызны ачыкларга тырышыгыз. Эндәш сүз бармы? Тиешле таләпләргә җавап бирсен өчен биредә тагын нәрсә җитешми?

Тукта әле  кайгы  читтә йөре,

Йокла әле сагыш үртәмә. 

            — Әйе, бик дөрес. Тыныш билгеләре җитешми. Эндәш сүзләрне без күп кулланабыз.Әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда еш кына укучылар кыенсыналар һәм язганда алар янында тиешле тыныш билгеләре куюда хаталар җибәрәләр.

— Димәк, без бүген эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре турында сөйләшербез.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

III. Яңа төшенчәләр формалаштыру:

  1. Укучылар, слайдтагы якташ язучыларыбызның әсәрләреннән алынгын җөмләләрне укыгыз, эндәш сүзләрне табыгыз. Алар янында куелган тыныш билгеләренә игьтибарлы булыгыз. Һәм көтелгән җавапны билгеләргә тырышыгыз (1 слайд).

Солдат хатыннары!

Сез кичергән кайгы-михнәтләрне

Онытырмы хәтер, әйт әле?!

Автоматлы солдат кырыенда

Басып торсын Ана һәйкәле!

 

….Илкәем, дип күзен йомганда –

Улым, дисә әгәр Ватаны,

Күп кирәкми җирдә кешегә.

(“Һәйкәл янында”  Т.Шәмсуаров)

 

Әни! Үлмә!!! Зинһар ташлап китмә!

Мин теләмим синсез яшәргә.

( “Әни” Р.Габделхакова)

 

  • Эндәш сүзләр кайда килгән? Нинди тыныш билгеләре куелган?
  • Эндәш сүзләр җөмләнең башында килгән. Тыныч интонация белән әйтелсә, өтер; тойгы белән әйтелсә, өндәү билгесе куелган.
  • (2 слайд)

Бүген ни көн әле , Мөхәммәт туган, дүшәмбеме?, чәршәмбеме? – ди ул, ача елмаеп.

Әйдәле, Рамазан, шул Мәүлия түтинең өен көйләп бирик, — ди ул, сәлам бирергә дә онытып. – Ишелеп төшкәненә атна тула, абзарында яши мескен.

Укытасы иде бит малайны, Гарәфи энем, укытасы иде.

(“Өлешемә тигән көмешем” Җ.Рәхимов)

-Эндәш сүзләр җөмләнең уртасында киләләр һәм ике яктан да өтер белән аерылалар.

— (3 слайд)

Каберләргә күпме эндәшсәң дә,

Җавап бирми алар – дәшмиләр.

Исәннәрне бүген кадерлик без,

Соңармаска иде, кешеләр.

“Исәннәрне бүген кадерлик”

 

Сән гакылыңдамы, Батыршаһ?

(“Батырша” Җ.Рәхимов)

 

Җавап язган Әүхәди:

“Алай димә, Майшәкәр.

Нәрсә булыр, кирәк чакта

Өйдә утырсак әгәр?

(Г.Рәхим)

 

-Эндәш сүзләр җөмләнең ахырында киләләр һәм алар алдыннан өтер куела.

-(4 слайд)

И Ходаем, кабул була күрсен! –

Дога кыла сиңа бу балаң.

(М.Вәлиуллина)

  • Әй ыстаршина, бәнем хөкем шәригатебез әмеренә мауфыйктыр.

 

Әй туган авылым,

Син минем бишегем.

Дөньяга ачылган

Беренче ишегем.

(Г.Рәхим)

— Эндәш сүз җөмлә уртасында килүенә карамастан, бер генә яктан өтер белән аерылган.

— Әйе, укучылар. Бер гомуми  интонация астында әйтелгән ымлыклар белән килгән эндәш сүзләр янында өтер куелмый. Бу искәрмәне онытырга ярамый.

  1. Ял минуты.
  2. Дәреслектә бирелгән кагыйдәләр белән танышу.
  3. Яңа теманы ныгыту.

1)  Эндәш сүзләрне кертеп җөмләләр әйтү.

2) 320, 322 күнегүне язмача башкару.

  1. Дәресне йомгаклау, модельләштерү.

1.Сорауларга җавап бирү:

— Нинди сүзләр эндәш сүзләр дип атала?

— Алар җөмләнең кайсы урынында киләләр?

— Эндәш сүзләр янында нинди тыныш билгеләре куела?

  1. Модель төзү.

Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре

 

Тыныч интонация

1)Эндәш сүз,…….

2) …., эндәш сүз, ……..

3)…., эндәш сүз.

4)Ымлык+эндәш сүз,…….

Тойгылы интонация

1) Эндәш сүз!……….

2) ……, эндәш сүз!

3)Ымлык+эндәш сүз!…….

 

VI.Өй эше бирү.Билгеләр кую.

1.Кагыйдәне ятларга.

  1. 329 күнегүне язмача башкарырга.

3.Әдәби әсәрдән эндәш сүзләр кергән 5 җөмлә язарга.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ