Яковлев Евстафий Григорий улы

1914 елның 27 апрелендә Лениногорск районы Сходнево-Чертанла авылында туа. Милләте Чуаш. 1939 елдан Совет Армиясе сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында катнаша.1943 елда кече лейтенантлар курсын тәмамлый. Яковлевның сугыш юлы Кавказдан алып, Германиянең башкаласы Берлинга кадәр сузыла.1945 елның 16 апрелендә 1054 нче укчы полкның рота командиры өлкән лейтенант Яковлев Одердан Берлинга таба ясалган һөҗүмдә Вербиг тимер юл станциясе тирәсендә ротаның сугыш хәрәкәтен оста оештыра. Ныклы дошман оборонасын өзеп, рота безнең танкларның хәрәкәтен тоткарлаган фаустниклар подразделениесен юкка чыгара. Ул бу сугышта һәлак була. Советлар Союзы Герое исеме 1945 елның 31 маенда бирелә. Ленин, Кызыл Байрак, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ