Җәүдәт Дәрзаман иҗатында балачак хәтирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте

Кереш

Балалар дөньясына кереп, аларның үсеш-үзгәрешләрен, шатлык-куанычларын күреп, борчу-мәшәкатьләрен үз уй-кичерешләре аша үткәреп, олыларга юк-бар булып тоелган хәл-вакыйгаларны аларча танып-белеп, аларча фикер йөртеп, балалар өчен яхшы әсәрләр иҗат  итү кебек үтә бер авыр-газаплы эшне җигелеп тартучы язучылар бар. Җәүдәт Дәрзаман да шундыйларның берсе. Берсеннән-берсе кызыклы шигырьләр, мавыгып укыла торган әкият-поэмалар, повестьлар язды. Ярты гасырлык иҗат гомерендә аның ике дистәгә якын китабы дөнья күрде.

Җәүдәт Дәрзаман бүгенге көндә иң күренекле балалар язучыларының берсе, дисәк, ялгышмабыздыр. Балалар өчен әсәр язудан да авыр эш юктыр! Нәни дусларның психологиясен аңлау, уйлау сәләтенә төшенү җиңел эш түгел. Шагыйрь бу сыйфатларга ия булган хәлдә дә җитди кыенлык бар: аның язган әсәрләре дә балалар өчен аңлаешлы, аларның күңел кылларын тибрәндерерлек булырга тиеш. Бу мактаулы бурычны Җәүдәт Дәрзаман кебек киң күңелле, эзләнүчән шагыйрьләр генә лаеклы рәвештә үтәп чыга ала.

Әлеге фәнни эшебезне якташыбыз — Җәүдәт Дәрзаманның балалар өчен язган шигырьләрен өйрәнүгә багышладык. Алардагы тема төрлелеген, сурәтләү чараларын тикшердек.

Максатыбыз – Җәүдәт Дәрзаман иҗатыннан балаларга багышланганнарын туплау, аларга хас үзенчәлекләрне барлау.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

  1. Җ.Дәрзаман тормыш юлы, иҗаты белән танышу.
  2. Автор шигъриятенә хас булган төп иҗади алымнарны билгеләү;
  3. Әдип тарафыннан кулланылган стилистик фигураларны, сурәтләү чараларын барлау һ.б.

Фәнни эшебезне башкарганда Җ.Дәрзаманның шигъри җыентыклары, Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова хезмәтләре файдаланылды.

 

Төп өлеш

Җәүдәт Дәрзаман  иҗатында балачак хәтирәләренең сәнгатьчә сурәте һәм аның тәрбияви әһәмияте

1.1.Тормыш юлы

Балалар язучысы Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов 1945 елның 13 октябрендә Татартсанның Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туа. 1964 елда, Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының  татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле:әүвәл Татарстан радиокомитетында балалар тапшыруы редакторы, аннан “Ялкын” журналында әдәби хезмәткәр һәм 1988-1994 елларда  журналның баш редакторы булып эшли. 1995 елдан кабат Татарстан радиокометытында  әдәби — сәнгать һәм музыкаль тапшырулар редакциясенең баш редакторы.

Җ.Дәрзаман әдәби һәм иҗат эше белән мәктәптә бишенче сыйныфта укыганда кызыксына башлый.Тора-бара ул, Лениногорск шәһәрендә язучы Шамил Бикчурин җитәкләгән әдәби берләшмәгә йөреп, берләшмәнең иң актив әгъзаларыннан берсе булып китә, район газетасы битләрендә бер-бер артлы шигырьләрен , шулай ук шигырьләре Казанда чыга торган күмәк җыентыкларда басыла.

Балалар шагыйре буларак ул 70 елларда таныла. Татар балалар әдәбиятын үстерү һәм пропагандалау өлкәсендәге хесзмәтләре өчен Җ.Дәрзаманга 1994 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2002 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәр бирелде.

“Күзле кычыткан” исемле шигырьләр җыентыгы Татарстан Язучылар берлегенең  А.Алиш исемендәге әдәби бүлеге белән бүләкләнде.

Ул – 1982 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

 

1.2. Төп иҗади юнәлешләр

Җәүдәт Дәрзаман – гади, эчкерсез, самими кеше. Мондый кешегә сабыйлыкны аңлау җиңелрәк бирелә торгандыр, мөгаен. “…мин күңелем белән һаман бала булып каламдыр. Бәлки, шуңа иҗатымны да нигездә, балачак иленә багышлыймдыр”, [2:528]-  ди ул үзе турында.

Язучы иҗатында төп урын тормышта һәм герой  күңелендә кайнап торган хис-хәрәкәткә бирелә. Кешеләр, кошлар, үсемлекләр һәрвакыт нәрсә беләндер мәшгуль: ашыгалар, эшлиләр, проблемаларны хәл итәләр. Нәтиҗәдә табигать һәм герой хәрәкәте физик һәм акыл хезмәтен кузалларга ярдәм итә.

Шагыйрьне барыннан да бигрәк баланың үз тормышы – ясле, бакча, мәктәп, ял вакытлары, аларның үз-үзләрен тотышы кызыксындыра. Әдип иҗатын өйрәнгәннән соң, киң кулланган түбәндәге темаларны санап китәргә мөмкин.

1.Шигырьдә тәрбия мәсьәләсендә акыл сату юк. Идея юнәлеше уен, аерым очракларда теләк-хыял ярдәмендә алып барыла. Бала сөйләме төгәл, ачык, сүзләр бары тик туры мәгънәсендә генә кулланыла.Бу хәл исә, үз чиратында, баланың теле, сөйләме формалашуда да зур роль уйный.

Сабыйлар салкын тасвирларны яратмыйлар.Җ.Дәрзаманның сөйләме образлы, шигырьләрендә ул сабыйга аңлаешлы кечкенә-кечкенә картиналар тудыра белә. “Туп” шигырендә, мәсәлән, өйдә туп тибәргә ярамый, дип әйтми, шул карашка китерә торган нәни генә бер картина уйлап таба.

Түшәмдәме?

Туп бит ул –

Идәндә дә юк бит ул!

Тәрәзәне күр анда:

Ишек ясап буранга,

Туп сикергән….урамга!

“Чүкеч, пычкы, балта, ышкы”, “Сәгать туктагач”, “Камыраяк” шигырьләре әлеге ысул белән иҗат ителгән.

Әнисенең сүзләренә колак салмаган Гөлназның бар эше кирегә генә бара. Йоклап калып, мәктәпкә соңга кала. Менә шунда гына ул бар гаебен аңлый:

Гөлназ бүтән мондый хәлгә

Юлыкмас –

Әнисенең сүзләрен ул

Онытмас!

Әни сүзе

  1. Табигать темасы Җ.Дәрзаман поэзиясендә аерым урын били. “Җәйге яңгыр”, “Бөреләр”, “Чын әкият”, “Саумы җәй!” , “Иң зур хикмәт” шигырьләре баланы табигатьтә бара торган үзгәрешләр белән таныштыра.Яңгыр тамчыларының түбәдән тыпырдап, коймаларны шакып узуын ишеткәндәй буласың, ачылмаган килеш калмасыннар, дип язгы кояш бөреләрне кытыклый, ә бөреләр инде аның наянлыгын беләләр, тел күрсәтеп лепер-лепер көләләр.

 

Яз җитте, дип

Уяндылар

Бөреләр.

Барысы да

Исән саулар,

Тереләр


       Бөреләр

 

Кыш бабай

җиңелде,

Тамчылар

Күз яше

Шикелле

Тамдылар.


Яз килә

Һәркөн иртән баш иеп, мин

Сәлам бирәм аңа.

Иң зур хикмәте дөньяның –

Күктә кояш яна!

Иң зур хикмәт

Шагыйрьнең бу шигырьләре кечкенә укычыны сурәтле фикерләүгә өйрәтсә, пейзаж шигырьләренең икенче төрлесендә ул чаң кага. Монда шатлык, соклану интонациясен борчылу интонациясе алмаштыра.”Чыршы сүзе”, “Ни кала?”, “Кадерсез алтын”  шигырьләрендә аны табигатебезнең көннән-көн ярлылана баруы борчый. Әлеге проблема бүгенге көндә дә бик актуаль.  2013 ел  “Экологик культура һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау елы” дип юкка гына кабул ителмәде.Туган йортыбыз – табигатьне – сакламасак, киләчәгебез нинди булыр? Шушы төшенчәне яшьтән үк балаларның күңеленә салып, табигатькә сакчыл караш тәрбияли әдип.

 

Шулай минем йөрәк яна

Яңа елга кергәндә,

Балта — пычкы тотып килгән

Кешеләрне күргәндә.

Сезгә бәйрәм. Әйлән — бәйлән

Уйныйсыз да көләсез.

Ә бит юкса, кисү белән,

Үлүемне беләсез.


Чыршы сүзе

3.Белем, мәктәп темасы күпчелек шигырьләрен биләп тора. “Авыр бишлеләр”, Тискәреһәм… тылсымлыхәрефләр”, “Пөхтә була, матур була”, “Куанабыз, шатланабыз”, “Бәйрәм”, ”Усал математика”, “Бар да җитез” әсәрләрендә белем йортына, укытучы апаларга, абыйларга  мәхәббәт тәрбияли. Гөлназ образы аша “5”леләргә ия булып, тәртипле, уңган укучы булыр өчен тырыш булырга, бары шул чакта гына уңышларга ирешергә мөмкин дигән фикерне җиткерә автор.

Менә бит улниндирәхәт,

Менә бит улниндишәп!

Укыйбелүфайдалышул,

Сизгәнсездеринде, шәт…

Тискәреһәм… тылсымлыхәрефләр

Гел үзенә тартып тора

Түрдәге кара такта.

Куанабыз, шатланабыз

Без аңаязганчакта.

Куанабыз, шатланабыз

Гөлназ һәрчак көтеп ала —

Рәхәт хезмәт дәресе.

Пөхтә була, матур була

Дусларының һәр эше.

Пөхтә була, матур була

4.Ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәт — татар әдәбиятында мәңгелек темалардан санала.

Чәчәкләрем ал булсын,

Бал кортына бал булсын.

Үзем эшлим барын да –

Әниемә ял булсын.

Наза йөри бакчада

Март бәйрәмен быел бик тә

Зарыгып көткән идем.

Әниемә бүләк эзләп,

Мин арып беткән идем.

Бүләк

Әти киңрәк көри –

Аннан зурлар йөри.

Көрәк

Алга таба “Тылсымлы чүкеш”, “Солдат булдым” һ.б. шигырьләрендә шушы ук фикер – ата белән бала мөнәсәбәте тагын да тирәнрәк ачыла. Бүгенге чорда үрнәк алырдай ата  образының әдәбиятта яктыртылуы – уңышлы алым. Чөнки бала, бигрәк тә ир бала, тирә – юньдәге кешеләрнең үз-үзләрен тотышыннан, кылган гамәлләреннән үрнәк алып үсә.

Әти сукса, нык суга,

Кадактан да ут чыга.

Каян килә мондый көч,

Тылсымлыдыр бу чүкеч.

Тылсымлы чүкеч

Чүкечнең тылсымы, әлбәттә, көчле куллар белән бәйле. Бу юлларда баланың әтисе белән горурлануы да, аны яратуы да чагыла. Шагыйрь балаларда хезмәткә хөрмәт, мәхәббәт хисләрен  нәкъ менә ата образы , аны үрәк итеп кую аша тәрбияләргә омтыла.

Иңемә мылтык астым,

Әти каршына бастым,

-Килдем, иптәш командир,

Әйдә, берәр фәрман бир.

Солдат булдым

Әти кеше, төрле эшләр кушып, баланы авырлыкларны җиңәргә өйрәтә. Нәтиҗәсе бала өчен дә куанычлы:

Солдат булу шулай ул,

Өйрәнгәч бик уңай ул!

Солдат булдым

5.Гаиләдә нәни бала тууга багышланган туганлык темасын ни өчендер күп әдипләр читләтеп үтә. Бу юнәлештә Җ.Дәрзаманның “Сеңелкәш”, “Өйдә”, “Нәрсә булыр?”, “Исем таптым”, “Өйрән әле”, “Мин дә нәни бит әле” кебек шигырьләре үзе бер циклны тәшкил итә. Мондый шигырьләрдә өлкән бала психологиясендә барлыкка килгән үзгәрешләр кызыклы. Бер яктан, ул бала – Гөлназ үзен инде зур итеп тоя, икенче яктан, яңалык тормышына үзгәреш, проблемалар да алып килә. Әле бит аның да:

Бик килә сөеләсе,

Һавага чөеләсе….

Мин дә нәни бит әле

Әмма игътибар өлкән балага карата беркадәр кимегән. Өлкәннәр күбрәк нәни баланы яратып “бииләр тирәсендә”. Бала түзми:

Үчти-үчти ит әле,

Мин дә нәни бит әле! –

дип әтисенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр  була.

Өлкән баланың җитдилеге , рухи дөньясы, кичерешләре дә оста тотып алынган детальләр белән бирелгән:

Бер уйласаң, кирәк инде

Ул сеңел дигәне дә,

яки “үсә-үсә кимер әле эше дә” дигән фикерләре елмайта. Алар балаларча риясыз, беркатлы. Шигырьдәге төп фикер исә әле соңгы юлларда гына ачыла:

Дәү әнисе белми әйтмәс-

Туган кирәк кешегә!

Өйдә

6.“Арба кайта келтер-келтер”, “Авылыбыз еракмы соң?”,”Җаен тапты”, “Иртәгә тагын китер”, “Авыл сөте”, “Печән өсте” кебек әсәрләрендә авыл тулы картина рәвешендә күз алдына килеп баса.Тавык чебешләрне, куяннарны сыйлау, шундый эре, шундый пешкән җиләкләр җыеп, күбек кебек күпереп торган авыл сөте белән сыйланулар Гөлназга ел буена җитәрлек көч бирә.

Ел буена җитәрлек көч

Бирде бу сөт Гөлназга.

Татлы тәме телдә торыр

Бер көз, бер кыш, бер язга!

Авыл сөте

7.“Курчаклар”, “Урамда”, “Хоккей уены” шигырьләрендә дуслык мөнәсәбәтләре бөркелеп тора.

— Кил, уйныйк, — ди, бергәләп,

Куышып, йөгергәләп.

Урамда

Әй малайлар шуалар,

Ду күчеп шар куалар.

 Хоккей уены

Дуслар булганда гына уенның яме була. Вакыт узганы да сизелми, “суык та тоталмый куып”. Хәрәмләшүләр, даулашулар булса да, беркем дә үч сакламый, балавыз сыгып, өенә дә чапмый.

Җ.Дәрзаманда эчтәлегенә бәйле хәлдә,төрле интонацияле шигырьләр бар. Аның бер төркем шигырьләрендә юмор, тыйнак киная хас.

Автор әсәрләренең жанрын төрләндерү буенча да эшли. ”Карурман кунаклары”, “Монтаһар коесы”, “Канатлы каһарман “ исемле әкият поэмалары шул турында сөйли.

Җ.Дәрзаман әсәрләрендә эш-хәрәкәт, нигездә, лирик герой һәм Гөлназ исеменнән алып барыла. Ахырда әхлакый нәтиҗә-йомгак ясала. Мисалга “Көрәк”,“Күлмәк юам”, “Тискәре һәм…тылсымлы хәрефләр”,“Алмаз” шигырьләреннән өзекләрне китерергә мөмкин.

 

Ашы бигрәк тәмле,

Чәйдә бөтнек тәме.

Миңа көн дә шулай

Пешер, әни, яме?!


Көрәк

 

Уңган син, ди

Курчак та.

Әй күңелле

Шул чакта!


Күлмәк юам

 

Юк, еламый Гөлназ моңа,

Елау — җебекләр эше.

Авырлыкны җиңеп кенә

Эшкә өйрәнә кеше!

Тискәреһәм… тылсымлыхәрефләр

Танымаса танымаслар,

Алмаз сөенә генә:

Инде бүген икенче көн

Үзе киенә менә!

Алмаз

Биредә эштән соң ашның бигрәк  тә тәмле булуын, хаталар булса да, авырлыкларны җиңеп, бары тик үзең генә эшне башкарып чыгу, тырышлыгыңны тирә- юньдәгеләр бәяләгәндә горурлык хисе кичерәсең дигән фикер үткәрелә.

  1. Тел сурәтләү чаралары

Автор образ тудыру, текстның тәэсир көчен арттыру, сурәтләнә торган күренеш — халәтне укучы күз алдына төгәл китереп бастыру өчен,  троплар һәм фонетик чаралардан мул кулланган:

Эпифора шигырь юллары, сүзтезмә яки җөмләләр ахырында сүзләрнең кабатлануы.

Бар белгәнем зар минем

Елаткычым бар минем.

Елак курчак

Чәчәкләр өзә Гөлназ,

Такыя тезә Гөлназ.

Такыя

Кабатлау- әсәр эчендә сүзләрнең кабатлануы.

Без балык тоткан елганы

Көзге кебек иткәнсең.

Көзге кебек иткәнсең дә

Ялтыравык сипкәнсең.

Син усал түгел икән

Шуннан китте, и китте

Мине чын солдат итте.

Солдат булдым

Шулай ук, лирик геройның шәхси уйланулары һәм кичерешләре анафора, чагыштыру, метафора, антитеза, кебек поэтик фигуралар аша белдерелә.

Анафора-бер үк сүзләр, авазлар, сүзтезмәләрнең шигырь юлы башында кабатлануы.


Биш казыкта

Биш чүлмәк,

Биш малайда

Биш күлмәк.


Саный беләм

Чагыштырунинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче     күренеш белән чагыштырып сыйфатлау.

Әйтерсең лә, кайнар мичтән

Яңа чыккан икмәк,

Җылы бөркеп тора кояш –

Ичмасам, бу – хикмәт.

Иң зур хикмәт

Килеп кергәч, кояш кебек

Балкыды әллә нигә.

Мин бүләксез басып торам,

Ни әйтим, дип, әнигә.

Бүләк

Метафора- күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнгән яшерен чагыштыру.

 

Очтым беркөн

Үзеннән,

Утлар чыкты

Күземнән.


Яңа чана яңа шул

Дәү әнинең нурлы йөзе

Балкытты бөтен өйне.

Әбием гөлләре

Антитеза— капма-каршы куелу.

Инде тартам, алып булмый,

Балык зур – мин кечкенә.

Үземне тотты балык

Җанландыру— җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү

Шатланышкан тал, тупыллар

Шаулашып кул чаптылар.

Җәйге яңгыр

Сузылып бар буена,

Чәчәкләр су коена.

Зур тамчы китсә тиеп,

Куялар биеп-биеп.

Наза йөри бакчада


Кыш белән

Яз-сылу,

Тартышып,

Көчләрен

Сынашып

Алдыдар.


Яз килә

Мин артыннан елап калдым,

Елап калды гөлләре.

“Әбием гөлләре”

Рифма— ритмик төзелеш ягыннан бердәй тезмәләр ахырында бер- берсенә аваздаш һәм бу тезмәләрне бергә бәйли торган сүзләр.

Уйнарга алар белән

Уенчык түгел беләм

Чүкеч, пычкы, балта, ышкы

 

Киеп алдым

Тимераяк,

Тик дерелди

Минем аяк.

 

 Камыраяк

 

Мондый шатлык булгач,

Ничек сөенмисең,

Үзең тормыйсың да,

Үзең киенмисең!

Гөлназ мәктәпкә бара

Йомгаклау

Җәүдәт Дәрзаман үз иҗатында балаларга якын һәм кирәк булган төп темаларны күтәрә. Киң эчтәлекле шактый гына шигырьләрен өйрәнеп, без аларны  җиде тематик төркемгә берләштердек:

1.Тәрбияви темага: “Чүкеч, пычкы, балта, ышкы”, “Сәгать туктагач”, “Камыраяк”, “Туп”, “Әни сүзе”.

  1. Табигать темасына: “Җәйге яңгыр”, “Бөреләр”, “Чын әкият”, “Саумы җәй!” , “Иң зур хикмәт”.
  2. Белем, мәктәп темасына:“Авыр бишлеләр”, Тискәреһәм… тылсымлыхәрефләр”, “Пөхтә була, матур була”, “Куанабыз, шатланабыз”.
  3. Ата-ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәткә:”Наза бакчада йөри”, “Бүләк”, “Көрәк, “Тылсымлы чүкеш”, “Солдат булдым”.

5.Туганнар арасындагы мөнәсәбәткә: “Сеңелкәш”, “Өйдә”, “Нәрсә булыр?”, “Исем таптым”, “Өйрән әле”, “Мин дә нәни бит әле”

6.Авыл темасына: “Арба кайта келтер-келтер”, “Авылыбыз еракмы соң?”,”Җаен тапты”, “Иртәгә тагын китер”, “Авыл сөте”, “Печән өсте”.

7.Дуслык темасына: “Курчаклар”, “Урамда”, “Хоккей уены”.

Автор үз әсәрләрендә балага “Эшлә, тегеләй ит, болай ит”, — дип үгет – нәсыйхәт бирми, ә кызыклы сюжетлар аша баланың үз теләге белән бар эшне башкарып чыгарга өйрәтә.

Сурәтләү чараларына килгәндә, шагыйрь яратып кулланган алымнар: чагыштыру, җанландыру, анафора, метафора, эпифора, кабатлау. Әгәр автор үзе белән яңа сурәтләү чаралары алып килмәсә, аның иҗат җимеше бертөрле, кызыксыз, яңа хис тудырмый торган әсәр булыр иде. Бәхеткә каршы, әдәбиятның иксез-чиксез киңлекләрендә үзенә генә хас фикере, шул фикерне җиткерә белү, һәм ниһаять, сыгылмалы теле белән аерылып торучы талант ияләре барлыкка килеп тора.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: Якташ шагыйребез  – Җәүдәт Дәрзаман үз иҗатында балаларга багышлап шактый күп шигырьләр иҗат итә. Балалар шагыйре булу, аларга шатлык китерә торган сәләткә ия булу — зур бәхет! Тормышыбыз көлкеле-яшьле бер мәзәккә әйләнгән хәзерге чорда да чын шагыйрьләр иҗат утын сүндерми, киләчәккә зур өмет белән карый.

Кулланылган әдәбият исемлеге.

1.Алиш варислары: Казан Татарстан китап нәшрияты, 2010

2.Балалар әдәбияты: хрестоматия/  Ф.Ибраһимова//-Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2004

  1. “Гөлназ мәктәпкә бара”/ Җ.Дәрзаман шигырләр җыентыгы//-Казан, Татарстан китап нәшрияты,1983
  2. “Мәйдан” әдәби-нәфис, иҗтимиагый журнал.10/2010
  3. Татар балалар әдәбияты:/ Л.И.Минһаҗева, И.Х.Мияссарова//Казан – ТаРИХ, 2009.

Оставьте первый комментарий

Отправить ответ